16+

Ришат Төхвәтуллин концертында Фирдүс Тямаев белән Әнвәр Нургалиев нишләгән?

13 декабрьдә Казанның “УНИКС” концертлар залында татар эстрадасының популяр, моңлы җырчысы Ришат Төхвәтуллинның өстәмә концерты узды. Аңа кадәр җырчы Казан тамашачысы алдында октябрь аенда өч көн рәттән чыгыш ясаган иде инде.

Ришат Төхвәтуллин концертында Фирдүс Тямаев белән Әнвәр Нургалиев нишләгән?

13 декабрьдә Казанның “УНИКС” концертлар залында татар эстрадасының популяр, моңлы җырчысы Ришат Төхвәтуллинның өстәмә концерты узды. Аңа кадәр җырчы Казан тамашачысы алдында октябрь аенда өч көн рәттән чыгыш ясаган иде инде.

“Егет моңы” дип исемләнгән концерт программасы – Ришатның иҗатында алтынчы сезон. Әйтергә кирәк, җырчының концертына билетлар бик тиз арада сатылып бетә. Аның тамашасын бер барып күргән тамашачы кабат-кабат барадыр дип уйлап һич кенә дә ялгышмыймдыр. Залда утыручыларның күбесе – аның иң тугры тамашачысы. Хәтта бер үк программасын берничә тапкыр тамаша кылучылар да бар. Казаннан гына түгел, Россиянең төрле төбәгеннән, республика районнарыннан да киләләр хәтта. Бу җырчы өчен зур күрсәткеч һәм бәя. Тугры тамашачылары арасында тумышы белән Лениногрск районынннан булып, бүген Казанда кызы тәрбиясендә яшәүче 90 яшьлек Мөнәвәрә Вәлиева да бар иде.

– Ришатның җырлаганын бик яратам. Концертларын калдырганым юк. Моңлы, матур җырлый. Үзе дә бик чибәр. Бөтен җырларын да яратам. Ләкин аеруча “Агым су” җыры ошый. Үлеп беткән идем инде мин. Ришат баламның җырларын тыңлап, яшәү дәрте алып кайтып барам, - диде Мөнәвәрә әбекәй безгә.   

«Егет моңы» дип исемләнгән программада Ришат башкаруындагы татар халык җырларын да, ретро җырларны да, репертуарындагы яңа һәм алдагы елларда иҗат ителгән әсәрләрне дә ишетергә мөмкин иде. Җырчы әйтүе буенча, быелгы сезонга алты яңа җыр иҗат ителгән. «Зәңгәр күзләр», «Мәхәббәтем», «Мин бәхетле» тамашачы тарафыннан аеруча яратып кабул ителде. Узган сезондагы хитларны (“Сиңа кадәр”, “Аккошлар мәхәббәте”, “Исеңдәме” һәм башкалар) башкаргач та, халык җырчыны аягүрә басып алкышларга күмде.

– Безнең максат – гореф-гадәтләрне, рухи байлыкны, татар халкына хас булган традицияләрне, җыр-моңнарны тамашачыга җиткерү. Мин, әлбәттә, яшьләр яратып кабул итә торган җиңелчә җырлар да башкара алам, ләкин шулай да өстенлекне алда санап узганнарга бирәсем килә. “Егет моңы” программасын егет белән кыз арасындагы мәхәббәткә генә кайтарып калдыру дөрес түгел. Аның асылында фәлсәфи темаларга – туган якка, әти-әнигә карата мәхәббәт ята. Халык минем концертларга моңлы, мәгънәле җырлар ишетергә теләп киләдер дип уйлыйм, - диде Ришат концерттан соң безнең белән аралашканда.    
   
Концертны карарга тугры тамашачылар гына түгел, Ришатның иҗатташ дуслары да килгән иде. Популяр җырчы Фирдүс Тямаев, Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев – әнә шундыйлардан.  
– Без зур сәхнәгә Ришат белән бергә күтәрелдек. Быел икебезнең дә алтынчы сезоны бара. Концертына беренче тапкыр килүем, моңа кадәр аның иҗаты белән интернет аша гына таныш идем. Ник дигәндә, тормыш иптәшем Резидә – Ришатның фанаты. Ул аны бик яратып тыңлый һәм бер концертын да калдыраганы юк. Без бит хәзер дөнья куабыз. Башта миллион хәл итәсе мәсьәләләр кайный. Ә бүгенге концертта минем башым ял итте.  Телефоннарымны сүндереп куеп, рәхәтләнеп, сокланып карап утырдым. Беренчедән, тере тавыш. Икенчедән, киемнәре, биючеләре, музыкантлары, алып баручылары – барысы да бик югары дәрәҗәдә. Алия Карачурина да бик матур җырлый. Бүген мин Ришатның иҗаты белән якыннан таныштым дип әйтә алам. Киләсе елларда да килергә насыйп булсын иде, дигән теләктә калам. Шуны аңладым: без, җырчылар, концерт вакытында да бер-беребезгә ярдәм итәргә итәргә тиеш, – диде Фирдүс Тямаев.

Фирдүстән аермалы буларак, Ришатның концертын Әнвәр Нургалиев икенче тапкыр карый икән.
– Яшь булуына карамастан, Ришатның иҗатын бик яратам һәм хөрмәт итәм. Җырлары да, концерты да сыйфатлы, мәгънәле. Мондый якташым булуы белән горурланам, – диде Әнвәр әфәнде.   
Сүз уңаеннан, кунаклар арасында Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев та бар иде.

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading