16+

Резеда Хөсәенова: «Аш-суга мәхәббәтем чит илләргә юл ачты»

Танылган аш-су остасы, «Тәмле булсын!» дигән татар халык ашлары китабы авторы Резеда Хөсәенова туган көнендә дә ашарга пешермичә түзә алмый. Бәйрәм белән котларга килгән кунакларын ул, алъяпкыч кидереп, аш бүлмәсенә алып керде.

Резеда Хөсәенова: «Аш-суга мәхәббәтем чит илләргә юл ачты»

Танылган аш-су остасы, «Тәмле булсын!» дигән татар халык ашлары китабы авторы Резеда Хөсәенова туган көнендә дә ашарга пешермичә түзә алмый. Бәйрәм белән котларга килгән кунакларын ул, алъяпкыч кидереп, аш бүлмәсенә алып керде.

Баксаң, Резеда ханым «Тәмле булсын!» ресторанында олылар һәм балалар өчен ашарга пешерү буенча мастер-класслар оештыра башлаячак икән. Ашарга пешерергә яратучы хуҗабикәләр исә кулинар шедеврларын инстаграм, вконтакте челтәренә #тәмлеярышмилли хэштегы куеп, Резеда Хөсәенова оештырган бәйгедә катнаша ала.

Бәйге өч атна дәвам итә, соңыннан ун кешене сайлап алачаклар. I-III урыннар өчен тавыш бирү булачак. Финалга чыгучыларга Резеда Хөсәенова осталык дәресе бирәчәк.


– Кич белән өйгә кайткач, беребез дә өендә ашарга пешерү өчен күршесен чакырмый, ашарга юк дип кафе-рестораннарга йөрми, өйдә үзе пешерә. Минем дәресләрем хуҗабикәләргә үз осталыкларын шомарту өчен кирәк булачак, – ди Резеда ханым.

Резеда Хөсәенованы Россиядән читтә яшәүче татарлар да яхшы белә. Ул чит илләрдә татар ашлары пешерү серләренә өйрәтә. 31 мартта Майами шәһәренә чираттагы сәфәренә җыена.
– Синең кебек чәк-чәк ясаучылар юк дип, алар миннән шушы татлы тәм-томны пешерүемне сорыйлар. Гомумән, аш-суга мәхәбәтем чит илләргә юл ачты. Американың Сан-Франциско шәһәрендә тутырылган каз белән тавык, пылау әзерләдем, Майамида гөбәдия пешердем. Болгариянең София шәһәрендә, өстәл тутырып, татар халык ашлары әзерләргә туры килде. Анда бәлешләр пешерү өчен хәтта таба да юк иде, ләкин ул вакытта авырлыкларны сизмисең инде. Чехиягә бер баруымда – чәк-чәк, икенчесендә кыстыбый әзерләдем. Түбән Новгород шәһәрендә Федераль Сабан туена, табын тутырып, татар халык ашлары пешердем. Боларның барысын да мин берүзем генә башкарып чыга алмас идем. Янымда – хезмәттәшләрем, гаиләм, балаларым, – ди аш-су остасы.

 

Кунакларга Резеда ханым кара җимеш салынган каймак бәлеше – «Сметанник» әзерләү серләрен өйрәтте.

 

Камыр өчен: 600 г он, 200 г сөт, 100 г атланмай (ак май), 2 йомырка, 100 г шикәр, 20 г чүпрә, бер чеметем тоз

Эчлек өчен: 400 г каймак, 4-5 йомырка, 200 г шикәр, ванилин, 300 г кара җимеш, 50 г атланмай (ак май), 50 г үсемлек мае

Камыр. Йомыркага җылы сөт, чүпрә, шикәр, тоз кушабыз да килеп чыккан массаны туглыйбыз. Шуңа эретелгән ак май салабыз, он кушабыз да камыр басабыз. Камыр бераз күперсен өчен 15-20 минутка җылы урынга куябыз.

Эчлек. Йомырканы яхшылап туглыйбыз. Шикәр салып тагын туглыйбыз. Каймак, тәменчә ванилин өстәп тагын болгатабыз. Алдан ук суда җебетелгән кара җимешне ит тарткыч аша чыгарабыз. Шикәр, эретелгән ак май салабыз, яхшылап туглыйбыз.

Камырны майланган табага җәеп салабыз. Эченә башта бер бал кашыгы кара җимеш, соңыннан каймактан әзерләнгән эчлекне салабыз. Әзер формаларны газ миченә куябыз.

PS: Резеда ханым әлеге «Сметанник» өчен кечкенә генә кекс формалары әзерләгән иде. Мондый каймак бәлешен һәр кунак алдына формада килеш куярга була.

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading