16+

Рево белән Люция

Нигә безгә генә насыйп булган шундый тарих, нишләп безнең өстә генә тәҗрибә уздырганнар дигән фикерләр ишеткән бар революция, советлар чоры турында гәпләшкәндә.

Рево белән Люция

Нигә безгә генә насыйп булган шундый тарих, нишләп безнең өстә генә тәҗрибә уздырганнар дигән фикерләр ишеткән бар революция, советлар чоры турында гәпләшкәндә.

«Революция булмаган булса...» дип акыл сатучылар җитәрлек, ул чакта патша Россиясе чәчәк аткан, Европа илләре кебек алга киткән булыр иде, диләр. Кыргый капитализм дип аталган чорга аяк баскач узганны тиргәү, таш өстендә таш калдырмыйча туздырып атып, шуның калдык-постыгы өеме өстендә акыл сатып утыру аерым бер модага әверелде.

Әмма революция хәтле революция – колхоз председателен алыштыру гына түгел, әлеге дөньякүләм вакыйганы бер яссылык­та гына карау артык беркатлылык. Кайберәүләр, Октябрь революциясен чит ил агентлары оештырган, гади халыкны үз мәнфәгатьләрендә кулланганнар, диләр. Әмма революция – дәүләт перевороты, мәйданга чыгып сикерешү генә түгел, аны халык кына оештыра ала. Октябрь революциясе бөтенләй булмаган булса, ­Россия­ дигән дәүләт нишләп беткән булыр иде һәм без бүген ничек яшәр идек? Ул чагында сорауны болайрак бирергә кирәк: Россия дигән дәүләт бөтенләй булыр идеме? Февраль революциясеннән соң Польша, Украина, Кавказ аерыла, Себер белән Ерак Көнчыгыш үз-үзенә хуҗа булып яши башлый, алга таба Россия калган территориясенең дә күп өлешен югалткан булыр иде. Таралып барган илне большевиклар штык һәм кан түгү бәрабәренә кабат бергә туп­лау бәхетенә ирешә. Әмма тормыш үз агымы белән ага, башкалар да бер урында тормый, күрше Европада гитлерчылар барыбер үз дигәннәрен тормышка ашыру теләгеннән ваз кичмәс һәм Европа дөньяга әлеге дә баягы гел шул куәтле, ярсулы Гитлер проектын тәкъдим итәр иде. Ә аларның юлы инде билгеле – ул Көнчыгышка таба юнәлгән. Россиянең аерылып чыккан һәм тернәкләнеп китәргә өлгермәгән өлешләре нацистлар итек астында изелеп калачагы көн кебек ачык.

Ул чагында бәлки сугышның башлану сроклары һәм масштабы гына башка булыр иде, әмма бөтенләй үк булмыйча калыр дип уйлау – беркатлылык. Таркау республикалар Өченче рейх байрагы астында берләшкән Европага каршы торырлык хәлдә түгел, өстәвенә аерылган республикаларның да кайберсе алар ягында булып, шуның белән Россия дигән дәүләтнең тарихы тәмамланган да булыр, бүген «Революция булмаган булса» дип баш ватар кеше дә булмас иде.
Шушы хәлләргә килеп җитмәс өчен, патша режимы үз-үзен сак­лап кала алган булыр идеме соң? Ничек кенә әйләндермә, Россия­нең артта калган булганлыгы мәгълүм. Тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен Беренче Бөтендөнья сугышыннан баш тартырга кирәк. Әлеге сугышны булдырмый калу мөмкин түгел, аны банкирлар аша китереп чыгаручы әлеге дә баягы һаман шул Европа, шул рәвеш­ле, Көнбатыш сугыш утын кабызып җибәреп, Россиядә үз эшен эшли. Сугыш җимерекләре, кан-коешлар булмаса, бөтен көч илне күтәрүгә түгелсә, бәлки революцияләр булмый да калыр иде. Кыс­касы, тегеләй дә, болай да, Көнбатыш гел безгә «ярдәм» итеп торган килеп чыга.

Революцияләр ясап, россиялеләр үз өстендә тәҗрибәләр уздырган дию дә дөрес түгел, алар – бөтен дөньяны үзгәрткән вакыйгалар. Кытай, Корея, Лаос, Вьетнам бүген бөтенләй башка юнәлештә үсеш алыр иде. Кем белгән, ул чагында Кытай дөнья аренасында әйдаман роленә дәгъва белдерә алыр идеме икән? Билгеле, большевиклар булмагач, берничә дистә елга сузылган, капиталистик Көнбатыш белән социалистик Көнчыгышны капма-каршы куйган «салкын сугыш» та булмас иде. Бер яхшының бер яманы – шул капма-каршылык чорында ике якның һәркайсы төрле өлкәләрдә үсеш алган. Без әле бүген дә шулар нигезендә яңача яшәргә омтылабыз.

Әмма буласы булган һәм бүген бер нәрсәне дә үзгәртеп, тарих тәгәрмәчен кирегә таба борып булмый. Безгә бары тик үткәннәрнең сабагын гына аласы кала. Ә оныту дигәннән, без аны оныта алмыйбыз да, чөнки ул безнең исемнәрдә чагылыш таба. Татар халкы революцияне мәңгеләштерү ролен үз өстенә алган, күрәсең, дистәләрчә революцион исем бар бездә. Танышларның игезәк балалары тугач, бу алар өчен революция кебек бер вакыйга булгангадыр инде, балаларына Рево белән Люция дип кушканнар. Революциянең файдасы юк түгел инде, ни дисәң дә...

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading