16+

Раковина, унитаздагы күгәрекне ничек бетерергә?

Раковина, унитаздагы күгәрекне бетерү өчен аш серкәсе кулланыгыз.

Раковина, унитаздагы күгәрекне ничек бетерергә?

Раковина, унитаздагы күгәрекне бетерү өчен аш серкәсе кулланыгыз.

Таплы урынга сулы чүпрәк куеп торыгыз. Нашатырь спирты белән водород перекисе (1:10 исәбеннән) кушылган катнашма да булыша, аны да берничә сәгать тотарга кирәк була. Белизна да кулланып карый аласыз. Аның составындагы хлор сантехниканы шулай ук чистарта. Аны төнгә каршы агызып калдырыгыз. 
Элек савыт-сабаларны юганда, горчица кулланганнар. Ул иң куркынычсыз һәм нәтиҗәле чара. Ике чәй кашыгы төелгән горчицаны бер литр суга салып юыгыз. Әлеге катнашма бигрәк тә майлы савыт-сабаларны әйбәт чистарта. 
Өй юганда түбәндәге катнашманы куллана аласыз. Моның өчен 150 гр кер сабыны, 1 чәй кашыгы горчица порошогы, 1 чәй кашыгы лимон согы, 15-20 тамчы лаванда мае (башка май да ярый), 2 аш кашыгы глицерин, 1 стакан су кирәк була. Сабынны суга салабыз да газга куябыз, эреп беткәч, калган ингредиентларны кушабыз.
 

фото: vannaya1.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading