16+

Раил Садриев: «Кышын көн саен хатын белән дүрт километр яланаяк йөрибез»

“Буа” татар дәүләт сатира һәм юмор театры директоры, Татарстаның атказанган артисты Раил Садриев инстаграмда карда коенган, яланаяк карда йөргән видеоларын куеп, бар халыкны шаккатырды.

Раил Садриев: «Кышын көн саен хатын белән дүрт километр яланаяк йөрибез»

“Буа” татар дәүләт сатира һәм юмор театры директоры, Татарстаның атказанган артисты Раил Садриев инстаграмда карда коенган, яланаяк карда йөргән видеоларын куеп, бар халыкны шаккатырды.

– Гаҗәп инде. Шигырь укыган видеоларым бик күп лайк җыймый, ә монда ике көн эчендә генә дә карда аунаган видеоны 30 меңнән артык кеше караган. Кешенең карга чумуы шулкадәр кызык булыр дип уйламадым да, чөнки минем өчен карда яланаяк йөрү, бәкедә су коену – норма, – диде ул безгә.

Раил Садриев Порфирий Иванов системасы буенча 1995 елдан бирле шөгыльләнүен әйтте. Үзе генә түгел, хатыны Эльмира, хәтта уллары да карда ауный, кышын бәкедә су коена икән.
      
– Бәкедә су коену, Зәңгәр күлне иңләп-буйлап йөзү – минем өчен гадәти нәрсә. Ләкин озак йөзүдән мәгънә юк. Анысы инде “морживание” дип атала. Ә Иванов методы – кыска вакытлы стресс (шок) тудыру. Элек көн саен шөгыльләнә идем, хәзер мөмкинлек булганда карда аунарга, аяланаяк йөрергә тырышам. Без хатын белән кышын урамга чыгып, өстебезгә су коя идек. Аның белән бергәләп өчәр-дүртәр километр яланаяк йөрибез. Алай гына да түгел, корсаклы хатыным бала табарына өч көн кала да бәкегә чумды. Улым Фәритне җиде көнлек вакытында тәүлегенә ике тапкыр салкын су белән коендыра башладык, 32 көнлек чагында мунча керттем дә, карда аунаттым. Бүген инде мәрхүм әни ул вакытта хушын җуеп егылган иде. Үскәч тә улым безнең белән бергә шөгыльләнде, бәкегә чумды. Шуңа күрә балачагында бер дә авырмады. Үзем дә бер нинди прививка ясатмыйм. Авырганым юк диярлек, – ди ул.  


     
Әлеге метод буенча теләсә кем шөгыльләнә ала, дип ышандыра Раил әфәнде. Моңа бары тик ышанырга гына кирәк.

– Кардан курка-курка атлыйсың икән, әлбәттә, сине кич белән үк “Ашыгыч ярдәм” алып китәчәк. Адәм баласы туганда аптечка белән тумый, кул-аяклары белән туа, димәк бөтен нәрсә дә тирә-юньдә бар дигән сүз. Кеше бөтенләй авырырга тиеш түгел. Ә бүген бездә адым саен даруханә, чөнки җәмгыятькә кешенең авыруы файдага гына. Ул зур бизнес. Элек Кытайда табибларга хезмәт хакын кеше авырмаганда түләгәннәр, ә инде халык чирләп китсә, “ак халатлылар” акчасыз калган, чөнки иң мөһиме – профилактика. Төрле авырулар арткан заманда адәм баласы менә шундый гади юлларны карарга тиеш. Бөтен әйбер кул астында, тирә-юньдә бит. Лимоны да, балы, содасы да. Без гел суган ашыйбыз. Су – бөтенләй уникаль, дөньяның иң көчле әйбере. Адәм баласының 90 проценты судан тора. Бөтен ризыкта да су бар, – ди Раил әфәнде.    
      
Хәер, Раил абыйның “галәмәтләре” моның белән генә чикләнми әле. Ул ватык пыяла кыйпылчыклары өстенә дә ята икән.
– Ун шешәне ватам да, шуның өстенә ятам. Өстемдә кеше атлап йөри. Бер җирем дә киселми, чөнки мин “бернинди куркыныч та юк” дип үз-үземне ышандырам. Барысы да – эчтә. Курыкканда унбер метр араны сикереп узган кешеләр бар бит, – диде ул.  

 


 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Круто!!!!

    Мөһим

    loading