16+

Радик Юльякшинның күптәнге хыялы тормышка ашкан: әмма ул яшьләргә зыянга булмасмы?

Социаль челтәрләр хәбәр итүенчә, миллионлаган тамашачының яратканы - Радик Юльякшин бүгенге көндә Таиландта ял итә.

Радик Юльякшинның күптәнге хыялы тормышка ашкан: әмма ул яшьләргә зыянга булмасмы?

Социаль челтәрләр хәбәр итүенчә, миллионлаган тамашачының яратканы - Радик Юльякшин бүгенге көндә Таиландта ял итә.

Əмма һәрвакыттагыча, ялы нинди дә булса эшләр белән дә үрелеп бара. Əле кичә генә Башкортстаннан бер төркем клипмейкерлар да Паттайга килеп төшкәннәр, димәк, тиздән Радик Юльякшинның яңа клибын күрәчәкбез.

Ə иң сенсацион яңалык - ул Elvin Grey татуировка эшләткән! Күпләр моны вакытлыча гына эшләнгән дип, артык игътибар да итмәскә тырышты. Əмма, юк, ул гомерлек татуировка! Elvin Grey аның хакында 15 ел хыялланган икән! Яхшы оста таба алмау сәбәпле моңа кадәр эшләтмәгән. Җырчының таләбенә бары тик Кытай остасы гына туры килгән. Əлеге оста күптәннән Таиландта эшли һәм эш стажы дистә еллардан артык. Россия эстрадасының күп танылган шәхесләре дә нәкъ аннан эшләтә икән. Җырчы әлеге хезмәтнең хакын сер итеп калдырды.

- Татуировка рәсеме нәрсә аңлатканын кычкырып йөрмиләр. Ул - шәхси әйбер. Əмма рәсемгә карап, якынча аңларга була. Нумеролог яки фен-шуй белгече караса, ул шундук укып бирер, - ди Elvin Grey.

Олы яшьтәге тамашачыларны иң борчыганы шул: Радиктан күреп, мәктәп балалары да бу адымга барырга мөмкин бит. Ни дисәң дә, алар кумирының һәр адымын кабатларга тырыша. Əмма җырчының продюсеры башка фикердә. Янәсе, татуировка ясату теләге үсә төшкәч кенә килә. Мәктәп балалрында мондый теләкнең булуы бөтенләй дә мөмкин түгел.

Зоя СОЛОШИНА

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading