16+

Путин 1 гыйнвардан элеккеге хәрбиләрнең пенсиясен арттырырга кушты

Россия Президенты Владимир Путин хөкүмәткә элеккеге хәрбиләргә һәм аларга тиңләштерелгән категориягә кергән кешеләргә 2018 елның 1 гыйнварыннан пенсияләрен индексацияләргә кушты, дип яза radiovesti.ru.

– 2018 елның бюджетында хәрбиләргә 1 гыйнвардан индексация каралган. Хәрби пенсионерларга индексация 1 февральдән генә. Бу 2,6 миллион кешегә кагыла. Минемчә, без моны синхрон рәвештә эшләргә тиешбез, – дигән ул министрлар кабинеты әгъзалары белән узган утырышта.
Россия финанс министры Антон Силуанов сүзләренчә, бюджет кереме моны эшләргә мөмкинлек бирә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading