Кайберәүләр пуховикны кул белән юу яклы. Ул шулай дөрес тә. Әмма бу очракта кер порошогы кулланырга кирәкми. Аның урынына шампунь яки сыек кер юу чарасын файдаланыгыз. Пуховикны кием элгеченә элеп, душ кергәндә кулланыла торган су бөркегеч белән юыгыз. Суның температурасы 30 градустан артмасын. Аннары кер сабыны ярдәмендә щетка белән ышкыгыз. Берничә минуттан су белән юып төшерегез. Кул белән генә җиңелчә сыгып, ваннада калдырыгыз. Кер сабыны урынына шампунь яки сыек порошок кулланырга була.
Пуховикны ваннага су тутырып та юып була. Суга сыек сабын яки шампунь салабыз да куртканы ун минутка калдырабыз. Пычрак урыннарын щетка белән ышкып алабыз. Соңыннан озаклап чайкыйбыз.
Комментарийлар