16+

«Президент грантлары муниципалитетлар эшләп бетермәгән «тишекләрне» томалау өчен түгел, ә җәмәгать институтларын үстерү өчен»

Авылда теге яки бу гаилә сыерын, сарыкларын көтүгә куарга соңга калса, бу хәлгә бик уңайсызлана. Өлкәннәр: ”Ялкаулар, йоклап ятасыз”, – дип, орышырга да күп сорап тормый.

«Президент грантлары муниципалитетлар эшләп бетермәгән «тишекләрне» томалау өчен түгел, ә җәмәгать институтларын үстерү өчен»

Авылда теге яки бу гаилә сыерын, сарыкларын көтүгә куарга соңга калса, бу хәлгә бик уңайсызлана. Өлкәннәр: ”Ялкаулар, йоклап ятасыз”, – дип, орышырга да күп сорап тормый.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова 24 ноябрьдә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә республиканың җиде муниципаль районына киләчәктә үзләренең колаклары төбенә “будильник” куярга чакырды.

– Быел коммерцияле булмаган оешмаларның социаль эчтәлекле проектларына республика конкурсында җиде район, гомүмән, катнашмады. Димәк, әлеге муниципаль районнарда җәмәгать оешмалары белән эшләүдә проблема бар. Тагын җиде районнан тәкъдим ителгән проектлар конкурстан узмады. Муниципаль районнарның ундүрте читтә калды дигән сүз, – дип, канәгатьсезлек белдерде Римма Ратникова. – Бу конкурс Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә үткәрелә. Президент грантлары муниципалитетлар эшләп бетермәгән “тишекләрне” томалау өчен түгел, ә җәмәгать институтларын үстерү өчен, ләбаса.

Җәмәгать оешмалары арасында социаль эчтәлекле проектларга республика конкурсы ел саен оештырыла. Бәйгедә катнашу өчен җәмәгать оешмасының инде кимендә бер ел эшчәнлек алып барганлыгы шарт.

– Быелгы конкурска 35 муниципаль берәмлектәге коммерциячел булмаган оешмалардан 197 эш тәкъдим ителгән иде, 29 муниципаль берәмлектән 112 проект җиңүче дип табылды. Аларга үзләренең проектларын гамәлгә ашыру өчен Татарстан бюджетыннан 35 миллион сум акча биреләчәк, – диде республиканың икътисад министры урынбасары Олег Пелевин.
Татарстанның Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин сөйләгәнчә, республикада 5,5 мең җәмәгать оешмасы исәпләнә, аларга хакимият тарафыннан ярдәм күрсәтелә.

Яшь буынны ватанпәрварлек рухында тәрбияләү номинациясендә 26 проект җиңгән.
– Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин ватанпәрварлек тәрбиясенә зур әһәмият бирә. Бөек Ватан сугышы турында яшьләргә нык аңлатырга, тәрбия мәсьәләсенә игътибарны киметмәскә кирәк. Татарстан Журналистлар берлегендә дә музей оештырылды. Анда да Бөек Ватан сугышы темасы лаеклы урын алып тора, сугышта журналистлар да катнашкан, – диде Римма Ратникова.

– “Үлемсез полк” акциясе хакимият йөкләгән проект түгел бит, җәмәгатьчелек тарафыннан кузгалган һәм миллион кешеләр күңелендә яклау тапкан проект. Җәмәгать оешмаларының киләчәктә дә яшьләрне ватанпәрварләр итеп тәрбияләүдә актив эшләүләре зарур, – диде Анатолий Фомин.

Римма Ратникова йомгаклау сүзендә җәмәгать оешмаларына үзләренең социаль проектларын гамәлгә ашыруда “Бердәм Россия” сәяси партиясенең дә ярдәм итәчәгенә ышандырды, алдагы конкурсларда республиканың 45 муниципаль берәмлеген дә күрергә теләвен әйтте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading