16+

Помидорның ниндиен сайларга?

Баллы помидорлар (черри сортлары): Бусинка, Сладкий фонтан, Волшебная арфа, Черри Ира, Чезаре (F1 гибридлы сортлар).

Помидорның ниндиен сайларга?

Баллы помидорлар (черри сортлары): Бусинка, Сладкий фонтан, Волшебная арфа, Черри Ира, Чезаре (F1 гибридлы сортлар).



Итләч помидорлар (аларны биф-томат дип тә әйтәләр) арасында да шикәрлеләре була: Бычье сердце, Диво дивное, Сердце зубра, Коралловый риф, Александр Великий, Кукла Маша, Огонь (F1 гибридлы).
Югары уңыш бирә торган (бер куактан бишәр кг чыга) помидор сортлары: Водопад, Анастасия, Малиновый гигант, Настена F1, Диаболик (озын буйлы). Санька, Рио Гранде, Багира F1 (кыска буйлы).
Югары уңыш бирә торган урта өлгерешле сортлар: Волгоградский 5/95, Де-Барао.

Вак помидорлар: Чудо света (формасы һәм төсе белән лимонны хәтерләтә, массасы – 50-100 гр, бер куактан 50 данә чыга), Тарасенко 2 (бер куактан 35 помидор чыга). 
Иртә өлгерешле сортлар (95-100 көн эчендә): Дубок, Белый налив, Альфа, Амурский штамб, Валентина, Дон Жуан. 
Урта өлгерешлеләре (105-115 көндә): Розовый слон, Гибрид 35, Волгоградский, Гигант 5, Акулина, Царевна. 
Соң өлгерешлеләр (117-130 көндә): Де-Барао, Чудо света, Титан, Сахар коричневые. 
Бакчачылар арасында 70 көндә өлгерә торган сортлар аеруча популяр: Санька, Крайний север, Красная шапочка, Невский. 
Озак саклана торган томат сортлары (алар, гадәттә, соң өлгерешле була): Радикал, Лазарь, Доминатор (бер айга кадәр саклана алалар). Хуторской засолочный, Жираф – 4 айга кадәр. Лонг Кипер, Лежебок, Новогодний – Яңа елга кадәр.


 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X