16+

Полис турында өч сорауга ҖАВАП

Сорауларга Татарстан территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының идарә башлыгы Дилия Мәгъсүмова җавап бирә.

Сорауларга Татарстан территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының идарә башлыгы Дилия Мәгъсүмова җавап бирә.

1. Сырхауханәдә, элекке эш урыным буенча алган китапчык рәвешендәге полисымны искергән, диделәр. Аны яңасына кайчан алыштырырга кирәк?

Миләүшә Фатыйхова, Казан.

 

Иске полисларның гамәлдән чыгу вакытлары төгәл билгеләнмәгән. Алар әле дә кулланылышта. Шулай да яңа полисны мөмкин кадәр тизрәк алсагыз яхшырак. Хәзер полисны пластик формада да алырга була.

Республика территориясендә мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә эшләүче иминият медицина оешмалары өчәү: «АК БАРС-Мед», «Спасение» һәм «Чулпан-Мед». Яңа полис алу өчен, шул компанияләрнең берсенә паспорт һәм шәхси лицевой счетның иминият номеры (СНИЛС) белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр иминият компаниясенә бару мөмкинлеге юк икән, сезнең өчен документны ышанычнамә нигезендә эш итүче вәкил дә алырга хокуклы. Бу вакытта вәкилнең үзе белән ышанычнамәсе, шулай ук паспорты һәм мәнфәгатьләре яклана торган затның документлары булырга тиеш. Балигъ булмаган балалар өчен полисны ата-аналар ала. Бу очракта баланың документлары белән үз документлары да күрсәтелә.

Гариза тапшырганда, иминият медицина оешмасы вакытлыча таныклык биреп тора, полис үзе бер ай эчендә «Гознак» акционерлар җәмгыятендә ясала. Документ әзер булгач, аны шул ук иминият компаниясендә тапшыралар. Полисларны бирү пунктлары республиканың барлык шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә урнашкан.

2. Медицина иминият полисының электрон варианты бар дип ишеттем. Аны ничек рәсмиләштереп була?

Алия Сабирова, Яшел Үзән.


Мондый полисны алу өчен, кәгазь полис алганда бирелә торган документларны тапшырырга кирәк. Пластик полиста гражданның фотосурәте һәм шәхси имзасы куела. Пластик карталарны «Гознак» акционерлар җәмгыяте ясый.

 

Туганым Коми Республикасында яши, өч атнага Татарстанга килергә планлаштыра. Аңа, Коми полисы Татарстан Республикасында яраклы түгел, полисны яңадан аласы булачак, дип аңлатканнар. Чынлап та яңа полис алырга туры киләчәкме?

Варвара Сафиуллина, Әлмәт.


Мәҗбүри медицина иминияте полисы, илебезнең кайсы төбәгендә бирелүгә карамастан, Россия Федерациясенең барлык территориясендә дә гамәлдә. Әгәр сырхауханәдә полис була торып та, бушлай медицина ярдәме күрсәтүдән баш тартсалар, медицина оешмасының баш табибына мөрәҗәгать итәргә яки Татарстан Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының контакт-үзәге телефонына (8-800-200-51-51) шалтыратырга кирәк. Полисны башка төбәккә даими яшәү өчен күчеп киткән очракта гына бер ай эчендә алыштырырга кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading