16+

Пенсиягә быел да 5000 өстәп түләнә дисәләр, нишләргә?

Татарстанда пенсиягә 5 мең сум өстәмә түләүләр вәгъдә итеп шалтыратулар саны арткан.

Татарстанда пенсиягә 5 мең сум өстәмә түләүләр вәгъдә итеп шалтыратулар саны арткан.

Хатын-кыз тавышы яңгыраткан өстәмә түләүләр турындагы мәгълүматны төрле мессенджларда (тиз арада хәбәрләшү системасы) тараталар. Шул ук хәбәрдә 20 гыйнварга кадәр гариза бирергә кирәклеге турында әйтелә.

Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге искәртүенчә, әлеге хәбәрне тарату – җинаятьчеләр эше, һәм пенсионерларга 5 мең сум күләмендә бернинди өстәмә түләүләр көтелми. Узган ел пенсия тулы күләмендә индексакцияләнгән, шуңа күрә агымдагы елда өстәмә түләүләр өчен нигез юк, дип хәбәр иттеләр РПФ ТР буенча бүлеге матбугат хезмәтендә.

Сүз уңаеннан, июль аенда җинаятьчеләр пенсионерларга совет акчасы курсы буенча пенсияләрне яңадан санату өчен устәмә түләүгә гариза язуда ярдәм итәргә тәкъдим иттеләр. Бер ай соңрак гражданнарның рәсмиләштерелгән мәгълүматларын (СНИЛС) белү өчен шалтырутылар формасында караклык гамәлләре башкарылуы ачыкланды.

Барлык шикле очракларда РПФ ТР буенча бүлеге (843) 279-27-27 телефоны буенча кайнар линиягә мөрәҗәгать итәргә яисә Telegram +7 (927) 419-27-27 мессенджерында хәбәр калдырырга өнди.

Искәртерә кирәк, 2018 елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре (теркәлгән түләүне кертеп) 3,7% артты. Теркәлгән түләү суммасы индексацияләнгәннән соң 4 мең 982,9 сум тәшкил итә, пенсия баллы – 81,49 сум (2017 елда – 78,58 сум). Татарстанда эшләмәүче пенсионарларның картлык буенча иминият пенсиясенең бер елга уртача зурлыгы 13,2 мең сум тәшкил итте, дип яза Казан мэриясе сайты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading