16+

Пекин кәбестәсен үстерү СЕРЛӘРЕ

Пекин кәбестәсен көн кыскарак булганда: йә иртә язда, йә булмаса җәй уртасында утыртырга кирәк.

Пекин кәбестәсен үстерү СЕРЛӘРЕ

Пекин кәбестәсен көн кыскарак булганда: йә иртә язда, йә булмаса җәй уртасында утыртырга кирәк.

Шуңа да аны бер сезонга ике тапкыр утыртучылар да бар. Беренче тапкыр – 15-20 апрельдә, икенче мәртәбә 20 июльдән 10 августка чаклы. Шулай ук аларның чәчәккә китми торган сортларын алырга тырышыгыз. Бу очракта голланд гибридларын алырга киңәш итәбез. Пекин кәбестәсе иртә өлгерешле культура саналса да, аның төрлечә өлгерә торган сортлары бар. Иртә өлгерешлесен – 40-55 көннән, уртача өлгерешлесен – 55-60 көннән, соң өлгерешлесен 60-80 көннән җыеп алырга була. Кәбестәне рассада юлы белән дә, ансыз гына да үстереп була. Беренче очракта аерым чүлмәкләргә утырту дөрес, чөнки алар күчергәнне яратмый. Орлыкны туфрак белән торфтан торган катнашмага чәчегез, алар икесе дә бертигез күләмдә алынырга тиеш. Орлыкны 0,5-1 сантиметр тирәнлектә утыртыгыз. Тишелеп чыкканчы, караңгы урында тотыгыз. Алар, гадәттә, ике-өч көндә тишелеп чыга. Аннары инде аны яктыга чыгарыгыз. Суны туфракның өске катламы кипкәч кенә сибегез. Бакчага чыгарып утыртырга өч-дүрт көн кала, су сипмәскә кирәк. Рассаданың чын дүрт-биш яфрагы чыккач (якынча: утыртып, 25-30 көн узгач) кына күчереп утыртыгыз.

Рассадасыз гына утырткан очракта, орлыкны кояш төшә торган урынга чәчегез. Аңа кадәр ул урында сарымсак, суган, кыяр, бәрәңге, кишер үскән булса бигрәк тә яхшы. Башта бер-берсеннән 25-30 см ераклыкта булган чокырчыклар казыгыз. Һәр чокырчыкка ярты литрлы банка белән черемә яки компост + ике аш кашыгы көл салыгыз. Орлыкны чәчкәч, күп итеп су сибегез. Орлыкны 1-2 см тирәнлектә утыртасы була. Өстенә көл сибеп, пленка белән каплап куегыз. Дүрт-җиде көннән тишелеп тә чыгачаклар. Пекин кәбестәсе өчен оптималь температура – 15-20 градус. 13 градустан түбән яки 25 градустан югары булганда, яхшы уңышка өметләнмәгез. Кәбестәнең күчәне тизрәк формалашсын өчен, бор кислотасы эремәсен сиптерегез. Бер литр кайнар суга 2 грамм бор кислотасы салып, соңыннан тугыз литр салкын су өстәгез.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading