16+

Ошатып йөргән кешегезгә үзегезнең ошау-ошамавыгызны ничек белергә?

Авырткан җирдән кул китми, яраткан кешедән күз китми ди. Яраткан кешегә карап кына торасы килә бит ул. Сезгә ул кыз бик ошый, ләкин ул сезне ошатамы, юкмы икәнен белми торып, хисләрегезне белдерергә куркасыз. Күзегез төшкән кызга үзегезнең ошау-ошамавыгызны ничек белергә?

Сезнең күз карашларыгыз белән очрашырга курка.

Күзләрегез очрашканда, йөзен читкә бора, кызара.

Сезне күргәч елмая.

Сезне күргәч, кызның күзләре кояштай балкып яна башлый, авызы үзе дә сизмәстән ерылып китә икән – сез аңа ошыйсыз.

Ул сезнең белән сөйләшергә ярата.

Хатын-кызның сезнең белән ничек сөйләшүеннән дә сезне ошатамы-юкмы икәнен чамалап була. Бу сорауга җавап табасыгыз килсә, сөйләшеп карагыз. Кайбер парларда беренче җөмләдән үк бер-берсенә карата кызыксыну уяна һәм сәгатьләр буе туктамый сөйләшә ала. Сезнең сорауларыгызга теләр-теләмәс, җилкәсен җыерып кына җавап бирсә, монысы – тискәре билге.

Аңа сезнең башка кызлар белән чытлыклануыгыз ошамый.

Сез ошаткан кыз, сезне башкалар белән күргәндә, үзен ничек тота? Аңа барыберме, әллә сезне башкалар белән бүлешергә теләмәгәне йөзенә чыгамы?

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading