16+

Туфрак сайлау буенча КИҢӘШЛӘР

Орлыкны чәчәр алдыннан туфракны әзерләү мөһим. Әгәр дә сез әзер туфракны кибеттән сатып алгансыз икән, аны, пакеты ябык килеш, кайнар сулы чиләккә утыртыгыз. Суның температурасы 60-70 градустан ким булмасын.

Өстен капкач белән каплап куегыз һәм суынганчы тотыгыз. Мондый ысул ярдәмендә без туфрактагы корткычлардан һәм паразит гөмбәчекләрдән котылабыз. Туфракны тартмаларга тутырганнан соң, өстенә җиңелчә генә Ава (AVA) ашламасын сибегез. Белгечләр әйтүенчә, препараттан соң рассаданы ашларга кирәкмәячәк.

Туфракны үзегез әзерләсәгез дә була. Моның өчен торф, көл, ком кирәк була. Бер чиләк торфка ярты чиләк ком һәм бер литр банка көл кирәк. Көл урынына ярты литр банка акбур яки бер стакан известь (яки доломит) алсагыз да була. Торфны бакчачылар өчен кирәк-яраклар сатыла торган кибетләрдән таба аласыз. Ком һәм акбур төзелеш әйберләре сатыла торган кибеттә бар.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading