16+

Орхидеялар – энергетик вампир?

Өемдә орхидеялар күп үсә. Бер танышым аларны энергетик вампир диде. Имештер, өйдә аларны тотарга ярамый. Бу чынлап та шулаймы? Алия Закирова.

Орхидеялар – энергетик вампир?

Өемдә орхидеялар күп үсә. Бер танышым аларны энергетик вампир диде. Имештер, өйдә аларны тотарга ярамый. Бу чынлап та шулаймы? Алия Закирова.

Орхидеялар төнге вакытта бик актив, шуңа да аларны йокы бүлмәсендә тотарга киңәш ителми. Төнлә аларның исе аеруча сизелә. Шунлыктан кешенең башы авыртырга, күңел төшенкелегенә бирелергә мөмкин. Таң атканда да бу гөлләр негатив энергия тарата. Алар кояш нурларын бик яратып бетерми, шуңа да аңардан саклана башлыйлар. Бу вакытта әйләнә-тирәләрендә агрессия кыры барлыкка китерәләр, шуның белән өйдәге биоэнергетик атмосферага тискәре тәэсир итәләр. Шуңа да хуҗабикәләргә көненә өч тапкыр бүлмәне җилләтергә, йокы бүлмәсендә орхидея тотмаска, өйдә биш-алты гына булсын дип киңәш итәләр.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading