16+

Оливер Мукенди: «Иптәшем татарча «Алмагачларым» җырын өйрәткәннән бирле татар теленә гашыйкмын»

Оливер Мукенди, Конго демократик республикасы, Киншаса:

Оливер Мукенди: «Иптәшем татарча «Алмагачларым» җырын өйрәткәннән бирле татар теленә гашыйкмын»

Оливер Мукенди, Конго демократик республикасы, Киншаса:

– Казанга килгәнемә – алты ел. Казан авиация институтында магистратурада укыйм. Тулай торакта бер иптәшем татарча «Алмагачларым» җырын өйрәтте. Шуннан бирле татар теленә гашыйкмын. Татар халык җырларын өйрәнү җиңел. Аларны өйрәнер алдыннан, эчтәлеге белән кызыксынам. Ә менә телне өйрәнү авыррак. Тик шулай да татар теле миңа яңа дөньяны ачарга ярдәм итте. Татарлар – киң күңелле, кунакчыл халык. Гореф-гадәтләрегезне, йолаларыгызны сакларга омтылуыгыз ошый. Чәк-чәк, бәлеш, гөбәдияләрегез кебек тәмле ризыклар беркайда да юк. Укуымны тәмамлагач та, берничә елга Казанда калырга уйлыйм. Мин монда үземне үз өемдәге кебек хис итәм. Мин генә түгел, Татарстанга килгән һәркем шулайдыр дип уйлыйм. Республикадагы милләтләр дус яши. Бу бигрәк тә Халыклар дуслыгы йортында сизелә. Исеме җисеменә бик туры килә аның. Африка студентлары союзының активисты булгач, анда бик еш булам. Дуслык йортына килеп керүгә, сине үз туганнары кебек каршы алалар, дустанә сөйләшәләр. Бер йортта бер гаилә булып яшибез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading