16+

Олимпия уеннарында көмеш медаль яулаган Казан кызы Евгения Тарасовага 12 яшеннән үк кемнәр «күз атып» йөргән?

Казанның Дәрвишләр бистәсендә туып – үскән спортчы кыз Евгения Тарасова бу көннәрдә, Олимпия уеннарында партнеры Владимир Морозов белән фигуралы шуу буенча көмеш медаль яулады. Бу – Татарстан өчен дә тарихи җиңү. Евгения безнең республикага кышкы Олимпия уеннарында беренче медален китерде.

Казанның Дәрвишләр бистәсендә туып – үскән спортчы кыз Евгения Тарасова бу көннәрдә, Олимпия уеннарында партнеры Владимир Морозов белән фигуралы шуу буенча көмеш медаль яулады. Бу – Татарстан өчен дә тарихи җиңү. Евгения безнең республикага кышкы Олимпия уеннарында беренче медален китерде.

– Спортчыларның Олимпиадага әзерлек шартларын искә алсак, бу көмеш медаль безнең өчен алтынга тиң, – ди Евгениянең җиңүе турында Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов.
Сүз уңаеннан, нәкъ менә Владимир Леонов – Евгениянең Олимпиадада Татарстан исеменнән чыгыш ясавына ирешкән, аны республикага «кайтарткан» кеше.

Евгения әнисе белән әбисе тәрбиясендә үскән гап-гади Казан кызы. Әнисе хисапчы булып эшли, бүген дә Казанда яши. Ул Евгенияне дүрт яшеннән фигуралы шууга бирә. Кызның беренче тренеры – Вячеслав Головлев. Казанның 1нче урта мәктәбенә спорт сыйныфына сәләтле балалар җыйганда, аны тренер Геннадий Тарасов күреп алган һәм үзенә чакырган булган. Бүгенге көндә үзе исән булмау сәбәпле, без аның хатыны Елена Тарасова белән элемтәгә кердек. Аның сүзләренчә, тренеры инде кечкенә вакытында ук Евгенияның зур үрләргә ирешәчәген белгән.

– Бөтен бала да башта киреләнә, холкын күрсәтә, иренә. Ләкин Евгения бик тырыш кыз иде. Аз сөйләшеп, күп эшләде. Тренеры әйткән бөтен сүзне дә сеңдереп барды. Дәшми-тынмый, күзләрен зур итеп ачып тыңлап тора иде. Баланың тырышлыгын күреп, ирем аны өстәмә рәвештә олылар белән бергә әзерли башлады. Менә шулай үсеп китте ул безнең Евгения, – дип сөйләде Елена Тарасова.

15 яшьләр тирәсендә Евгения үз теләге белән, Мәскәүгә күченә. Аның парлы фигуралы шуу белән шөгыльләнәсе килгән, ә Казанда андый мөмкинлек булмаган.

– Безнең дә, әнисенең дә аны читкә җибәрәсе килмәде. Ул инде ялгыз шууда зур җиңүләр яулый башлаган иде. Ләкин Евгенияга инде 12 яшеннән башка спорт мәктәпләре дә «күз атып» йөрде. «Гәүдә төзелеше парлы шууга бара, безгә бирегез!» – дип, тренеры белән дә сөйләшүләр күп булды. Спортчы егетләр дә партнер буларак Евгенияга кызыкты. Без бу турыда озак уйладык. Хатыныңның нинди буласын беләсең килсә, әнисенә кара диләр бит әле, без дә Евгенияның әнисенә карадык – ул кечкенә генә, төз гәүдәле. Димәк, Евгения да җыйнак булачак. Ә бу – парлы шуу өчен иң мөһим шарт. Менә шуларны җентекләп уйладык та кызны Мәскәүдәге яхшы тренерлар кулына тапшырдык. Ләкин бүген дә аның бер чыгышын да калдырмый күзәтеп барам, – диде Елена Тарасова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading