16+

Очты, очты, генераллар очты

Кояш торган саен ныграк җылыта, яз тулы көченә үз вәкаләтләрен урнаштыра бара. Тиздән кара каргалар да кайтып җитәр инде, балачактагы «Очты, очты, каргалар очты...» уены искә төште шул чак.

Очты, очты, генераллар очты

Кояш торган саен ныграк җылыта, яз тулы көченә үз вәкаләтләрен урнаштыра бара. Тиздән кара каргалар да кайтып җитәр инде, балачактагы «Очты, очты, каргалар очты...» уены искә төште шул чак.

Каргаларны күрмәдем әле, узган атнада күмәртәләп генераллар гына «очты». Шагыйрь язганча, «рәт-рәт булып гаскәр кеби...» Президент имзалаган указда Эчке эшләр, эзләнү комитеты, МЧС, җәзаларны үтәү федераль хезмәтеннән 11 генералның исеме күрсәтелгән. Аларның күбесе регионнарда хезмәт иткән, эштән азат ителү сәбәпләре әйтелми.

Кайберәүләр, бу «чистарту» гадәти хәл, идарәчелек яшәрү курсы белән бара, генералларга да картаю хас, диләр. Икенчеләре исә запаска китүчеләрнең кул астында эшләүчеләргә карата сораулар булган дип белдерә. Белгечләр моны гадәти күренеш, ул олыгаю яки ышанычны югалту белән бәйле, кайсы да булса җитәкченең гаебе булса, аның ялгызын гына эштән азат итәләр, ә бу очракта берьюлы 11 генерал турында сүз бара, дип аңлата. Шул ук указдан күренгәнчә, Президент 15 кешене яңа постларга да билгеләгән.
Мондый күренеш агымдагы ел өчен беренче тапкыр гына түгел. Март башында берьюлы 10 генерал үзләренең постларыннан азат ителгән булса, февральдә алда атап үтелгән министрлыклардан 16 генерал кәнәфиләрен бушатты. Узган ел да мондый хәл өч тапкыр булды. Эчке эшләр министрлыгы турында сөйләгәндә, Владимир Путин югары постларга сайланачак кандидатларга таләпләрне катгыйландыру мөһим дип белдергән иде.

Әлеге үзгәрешләрне кайберәүләр март аенда булып узган Президент сайлауларына бәйли, чиратта – губернаторлар һәм регионнардагы югары даирәләр, бу хәл инде Дагыстаннан башланды диючеләр бар. Әмма Кремль өлкә башлыклары арасында «чистартулар» булмый дип ышандыра, сентябрь аенда болай да 20 регионның башлыгы сайланачак. Быелгы җәй сайлау кампанияләренә бик бай булачак. Шунлыктан көзгә хәтле әле өлкә башлыкларына кайгырырга кирәкми. Үзгәрешләр олы яшьтәге яки үз теләге белән китәргә теләүчеләргә генә кагылырга мөмкин. Узган елның көзендәге төсле губернаторларның күмәртәләп китү күренеше быел кабатланмаячак икән. Кайбер чыганаклардан күренгәнчә, былтыр ул Президент сайлаулары алдыннан эшләнгән. Әлеге сайлауларда регионнар активлыкларын күрсәткәнгә, ниндидер үзгәрешләр кертер өчен сәбәп юк. Сентябрьдә Бердәм сайлаулар көнендә башлыкларны турыдан-туры сайлау 17 регионда узачак, тагын өчесенә закон чыгару җыенында сайлап куячаклар.

Кемеровода март аенда гына булган фаҗигадән соң өлкә башлыгы Аман Тулеев үз теләге белән эшеннән азат ителде. Ул әлеге постны биш срок рәттән биләүче һәм иң өлкәннәреннән берсе иде. Аннан соң җитәкчелек постында озак булучылар исемлегендә Белгород өлкәсенең губернаторы Евгений Савченко (24 елдан артык) калды. Җиде срок рәттән өлкә башлыгы булып сайланган Савченко губернаторлар арасында бүгенге көндә рекордсмен булып исәпләнә.

Липецкиның башлыгы Олег Королев исә 19 ел 11 ай югары постны били һәм ул икенче урында бара. Ә озын гомерле сәяси җитәкчеләр арасында өченче һәм дүртенче урыннарны Калуга белән Курск өлкәләре губернаторлары Анатолий Артамонов һәм Александр Михайлов бүлешә – икесе дә 17 ел, 4 ай югары постны били. Бишенче урында Әстерхан өлкәсе башлыгы Александр Жилкин бара – аның 13 ел, 7 айлык югары даирәчелек тәҗрибәсе бар.
Шулай итеп, чиратта тагын кемнәр «очасын» көзгә генә беләчәкбез. Ә «Очты, очты, каргалар очты» уены бик кызык ул. Анда йә карга оча, йә арба. Тиешле урында кулыңны күтәреп селкемәсәң, уеннан очып чыгасың да читтән генә башкаларның түгәрәкләнеп басып рәхәтләнеп уйнаганын күзәтәсең. Ә синең урынга яңа уенчылар кереп баса. Шартлары да бик гади – нәрсәнең очканын, нәрсәнең очмаганын тиз генә чамалап, кирәкле урында кулыңны күтәреп җилпенә белү генә кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу гадвти куренеш,генераллар барда олы яшьтэге кешелэр,яшьлэргэ Дэ эш кирэк.каргалар очты Белэн чагыштыру дорес тугел.бу очу тугел,э лаеклы ялга киту.

    Мөһим

    loading