16+

Нурания Җамалиның Яңа ел «күчтәнәче» әзер: төп рольне Асылъяр башкара

Режиссер Нурания Җамали төшергән татар фильмнарын «Яңа Гасыр» каналы тамашачылары Яңа ел алдыннан карарга ияләнгән. Кемнәрдер аны хәтта, шаяртып, «татар Гайдае» дип тә атый. Быелгы ел да искәрмә түгел. Тиздән экраннарга режиссерның «Синең күзләр» дип аталган өр-яңа мелодрамасы чыга. Яңа татар фильмы белән тулырак Нурания Җамали үзе таныштырды.

Нурания Җамалиның Яңа ел «күчтәнәче» әзер: төп рольне Асылъяр башкара

Режиссер Нурания Җамали төшергән татар фильмнарын «Яңа Гасыр» каналы тамашачылары Яңа ел алдыннан карарга ияләнгән. Кемнәрдер аны хәтта, шаяртып, «татар Гайдае» дип тә атый. Быелгы ел да искәрмә түгел. Тиздән экраннарга режиссерның «Синең күзләр» дип аталган өр-яңа мелодрамасы чыга. Яңа татар фильмы белән тулырак Нурания Җамали үзе таныштырды.

– Телеканал программасында «Синең күзләр» фильмын күргән тамашачы нинди тарихны күзәтергә әзер булырга тиеш?
– Без «Синең күзләр» фильмы өчен бик кирәкле тема алдык дип саныйм. Бүген яшьләр бер-берсен таба алмый. 30-35 яшькә җиткән яшьләргә бер-берсен табу аеруча кыен. Әлбәттә, бүгенге көндә яшьләр турыдан-туры да, интернет аша да аралаша. Шуңа да карамастан, күп яшьләр ялгыз бит. Белмим, ялгыз булу заман таләпләренә туры киләдерме, чөнки кемдер хәзер эш баскычында югары күтәрелергә тели бит. Мин монысын өздереп кенә әйтә алмыйм. Танышларым арасында балаларының күбесе үзенә яр таба алмый. 30 яшькә җиткән яшьләр үзләренә кайдан яр табарга тиеш соң? Фильм үзәгенә менә шушы тема алынды. Күп кенә яшьләр, күктән йолдыз эзләп, янәшәдә булган бәхетләрен күрергә теләми. Әгәр дә алар күңел күзләрен ачыбрак караса, үзләренә үк яхшы булыр иде. Ник дигәндә, күңел күзе белән күргән кешегә янәшәдәге сөйгән ярын табу җиңелрәк. Безнең фильм шушы сөйгән ярны эзләү юлы хакында сөйли.

– Яңа фильм кем әсәренә һәм нинди жанрга нигезләнеп төшерелде?
– Безнең хәзерге көндә Айгөл Әхмәтгалиева дигән танылган язучыбыз бар. Без аңа заказ бирдек һәм ул үзенең кечкенә генә хикәясеннән дүрт сериялек сценарий язды. Жанры – мелодрама. Күп тамашачы миңа: «Елата торган фильм төшермә инде», – ди. Соңгы вакытта «Үксезләр» фильмын төшердем, ә анда халык фильмның буеннан-буена елап утыра. Яңа ел алдыннан һәр кеше ял итәрлек сериал төшерәсе килә, чөнки бәйрәмдә һәрбер гаилә ял итәргә тели. Кеше, гадәттә, фильмны Яңа елда махсус утырып карамый: ул аны пилмән бөгә-бөгә, салатлар әзерли-әзерли, бәлешләр пешерә-пешерә карый. Авыр фильмнар кирәкми. Бәйрәм алдыннан җиңел булсын дип, «Синең күзләр» мелодрамасын төшерергә уйладык.

– Фильмда төп рольләрне кемнәр башкара?
– Төп рольне киң тамашачыга яхшы таныш булган, «Яланаяклы кыз» фильмында да төп рольне уйнаган җырчы Асылъяр башкара. Тамашачы аны әлеге фильмда бик яратып калды, монысында да яратырлар дип ышанып калам. Икенче героебыз – Камал театры артисты Илнур Закиров. Фильмда шулай ук Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша, Миләүшә Шәйхетдинова, «Дәү әни» Әлфинур Хисами, Ирек Кашапов, яшьләрдән Диләрә Фәттахова да катнаша. Фильмда барлыгы 20ләп артист катнашты.

– Моңа кадәр cез төшергән татар фильмнарыннан «Синең күзләр» нәрсәсе белән аерылып тора?
– Элек минем «Ярлар бер-берсен табарга тиеш» дигән темага кагылганым юк иде. Күбрәк мәхәббәт, гаилә һәм бер-берсенә хыянәт мәсьәләләре күтәрелеп килде. «Синең күзләр» – яшьләр темасына кагылган фильм. Монда шуның өчен дә яшьләр күп катнаша.

– Яңа фильмның премьерасы кайчанга билгеләнгән?
– Премьера 26, 27, 28 һәм 29 декабрь көннәрендә була. Дүрт серия «Татарстан–Яңа Гасыр» телеканалында күрсәтеләчәк, ә 31 декабрь – бәйрәм көнендә – фильмның барлык серияләре янәдән кабатлап күрсәтелә.

– «Синең күзләр» фильмын төшерү нәрсә белән истә калды?
– Фильмны бик кызу темпта төшердек. Төшерәбез һәм монтажлыйбыз, төшерәбез һәм монтажлыйбыз (көлә). Яңа ел алдыннан безнең һәрвакыт шундый темп була.

– Сериалның иң уңышлы татар фильмы булу мөмкинлеге бармы?
– Иң уңышлы дип әйтмәсәм дә, халыкның яратып карый торган сериалы булыр дип өметләнәм. Шулай дип уйларга тулы нигез бар.

– Фильмның сценарие сезне нәрсәсе белән җәлеп итте?
– Ничә ел рәттән даими рәвештә, Яңа ел алдыннан фильм төшерәсеңме, дип сорыйлар. Бәйрәм алдыннан фильм төшерергә тиеш дип саныйм үземне, моны тамашачылар да шулай дип саный. Яңа елны ничек кенә әйләндерсәң дә, ул Яңа ел булып кала. Бәйрәм темасына кагылганга күрә, мин бу сценарийга алындым.

– Ни өчен фильм «Синең күзләр» дип атала?
– Кеше бер-берсен танып белә: йә ул аның тышкы кыяфәтеннән, йә ул аның үз-үзен тоту гадәтеннән яисә чибәрлеге һәм матурлыгыннан. Безнең парлар менә күзләр аша таныша. Шуңа күрә ул «Синең күзләр» дип атала да инде.

Ильяс Шаһиев

Реклама хокукында

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading