16+

Нәрсәгә тотынса – шуны булдыра

Гаиләне учак белән тиңлибез, чөнки учак янына җылынырга җыелган кебек, гаиләдәге һәр кеше үз гаиләсенә сыена: шатлыгын бүлешә, кайгысын уртаклаша. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчлерәк була. Гаиләнең терәге – ир-ат, әти кеше. Ә ана кеше үзенең бөтен булган күңел байлыгын, матурлыгын үз балаларына бирә.

Нәрсәгә тотынса – шуны булдыра

Гаиләне учак белән тиңлибез, чөнки учак янына җылынырга җыелган кебек, гаиләдәге һәр кеше үз гаиләсенә сыена: шатлыгын бүлешә, кайгысын уртаклаша. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчлерәк була. Гаиләнең терәге – ир-ат, әти кеше. Ә ана кеше үзенең бөтен булган күңел байлыгын, матурлыгын үз балаларына бирә.

Мин бәхетле, чөнки әти-әнием парлы. Минем әтием дә, әнием дә бар. Аллага шөкер! Әнием тудырып, карап үстерә, әтием миңа шушы матур тормышны бүләк итүче. Мин аларның икесен дә тигез яратам.

Әтиле кеше үзен гел бәхетле итеп хис итә, чөнки аның яклаучысы, саклаучысы бар. Әтисез балаларның йөзләре, ни әйтсәгез дә, моңсу шикелле миңа. Кечкенә чакта әти җилкәсенә утырып йөрү – иң зур бәхет, минемчә. Син барысыннан өстә, югарыда. Шуңа сөенеп туя алмыйсың.

Минем әтием Алиуллов Марат Камил улы бик уңган, булган кеше. Аның бер дә белмәгән, эшләмәгән эше юк кебек миңа. Ул, кирәк булса, эретеп ябыштыручы, агач һәм тимер остасы, техниканы да бик яхшы белә. Белгечлеге буенча үзе икътисадчы. Казан авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган. Аңа быел 40 яшь тулды. Ир-атка тиешле өч төрле бурычны үтәде инде: әтием белән әнием бергә тырышып яңа йорт җиткезделәр, бергәләп утырткан җимеш агачлары инде уңыш бирә башлады. Үзләренә алмашка бала үстерәләр. Эшендә дә хөрмәт итәләр. Анысы ошамый, монысы ошамый дип, эш сайлап йөрми. Ул – районның җир һәм мөлкәт палатасында белгеч. Эше үтә җаваплы. Дәүләт җирләрен кешеләр дөрес файдалансыннар өчен, әтием намус белән хезмәт куя. Нәрсәгә тотынса, шуны «менә дигән!» иттереп эшли. «Әти барын да булдыра!» – дип, нәкъ менә аның кебек кешеләргә әйтәләр.

Әтием агачтан бөтен нәрсәне эшли белә. Өйдәге бөтен кирәк-яракны ул үз куллары белән ясады. Өй тирәсендә мунча, сарай, җәйге өй – әтием куллары белән ясалган. Бакчадагы түтәлләр дә кешенекеннән матуррак безнең, матурлык сибеп тора, алары да аның эше. Гаиләбезгә ял итәргә беседка да ясап куйды. Әнием белән без чәчәкләр үстерәбез. Туганнар, күрше-тирәләр һәрвакыт әтиемнән төпле киңәш алалар. Карасаң, әле минем әтием алардан күпкә яшьрәк бит!

Кыз кеше булсам да, мине үзе белгән бөтен эшкә өйрәтергә тырыша. Тормышта белгән эшең һәрвакыт ярап куя. Әнә дәү әнине дә әтисе кайчандыр ат җигәргә, утын кисәргә, ярырга өйрәткән! Мин инде нәрсә ясаганда нәрсә биреп торырга икәнен бик яхшы беләм. Күп эшләрне әтием күзәтүе астында эшли, ясый да беләм. Без һәр елны сыерчык оялары ясыйбыз. Минем әтием хәтта сувенир сыерчык оялары да ясый. Сер итеп кенә язам, ул ясаган сувенир оялар Буада зур театр бәйрәмнәре (мәсәлән, «Мәдәниятләр диалогы» фестивале) вакытында Буаның визит карточкасы буларак бүләк ителә.

Бала бишеген дә үз куллары белән ясый минем әтием. Андый кеше безнең Буа районында бүтән юк та. Дусларының бәби туена ул бишек ясый, чөнки аны кибеттән табып булмый! Бишекне үзе элеп-урнаштырып та бирә әтием. Ә бәбиләр анда бик иркенләп һәм тынычлап йоклыйлар.

Кайда нәрсә күрә – шуны ясап куя. Хәтта тавыклар өе (аны кетәклек дип булмый) дә матур итеп эшләнгән безнең. Аның бу таланты нәселдән килгән. Әтиемнең бабасы Искәндәр сугышта бер кулын калдырып кайткан. Шулай булса да, ул гармуннарны – хромкасын да, тальянын да үз куллары белән ясаган. Сабантуйда бил бирмәс оста көрәшче, кырларда мул уңыш үстергән агроном да булган. Бигрәк тә карабодай үстерүне өйрәнеп, аннан мул уңыш алуга ирешкән кеше ул. Карабодай ярмасы ясый торган тегермән дә Яңа Тинчәледә генә булган ул эшләгән дәверләрдә. Аның эшкә осталыгы әтиемә дә күчкән. Ул да шундый ук максатчан кеше.

Бөтен эшне без өчәү бергәләп эшлибез. Ялыбыз да бергә уза. Кыш көне – чаңгыда, җәй көне велосипедта йөрергә яратабыз.

Хуҗалыкны алып барырга, акчаны ничек дөрес итеп тотарга – әтием әкренләп боларына да өйрәтә. Башка әтиләргә чын үрнәк ул!

Хәзер исә алдыбызда үтә җаваплы эшебез тора. Ул – мине машина йөртергә өйрәтү. Тормышта монысы да бик кирәк шөгыль. Ат җигеп йөрүләр бетте бит инде хәзер.

Җырлыйбыз әтиләр хакында,
Үсәбез аларның кулында.
Әтиләр кул куйса иңбашка
Яктырак елмая кояш та!

(М.Фәйзуллина)

Минем гаиләм – җылы учак ул. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була.
Гаилә – тормыш нигезе. Ул нык, тату икән, димәк, дәүләт тә, җәмгыять тә нык дигән сүз. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар – гаиләнең көзгесе. Киләчәктә әти-әнием шул көзгегә карап сокланып, горурланып яшәсәләр иде.

Гөлназ Алиуллова, Буа шәһәренең 2нче лицее укучысы.

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading