16+

Ноябрьдә Татарстанны сакалбайлар басачак

Ноябрьдә сакаллы ир-атлар артып китсә, гаҗәпләнергә кирәкми. Республикада “БороДабрь” акциясе башланды. Бу чарада катнашырга теләгән ир-атлар сакалларын кырып атып, ай дәвамында аны үстерергә тиеш була. Беренче карашка кызык тоелган акциянең максаты күпкә җитди. Чараны оештыручылар шул рәвешле ир-атларда онкология авыруларын кисәтергә уйлый.

Ноябрьдә Татарстанны сакалбайлар басачак

Ноябрьдә сакаллы ир-атлар артып китсә, гаҗәпләнергә кирәкми. Республикада “БороДабрь” акциясе башланды. Бу чарада катнашырга теләгән ир-атлар сакалларын кырып атып, ай дәвамында аны үстерергә тиеш була. Беренче карашка кызык тоелган акциянең максаты күпкә җитди. Чараны оештыручылар шул рәвешле ир-атларда онкология авыруларын кисәтергә уйлый.

Бу акция беренче тапкыр 1999 елда Австралиядә уздырылган булган. Бездә беренче генә үткәрелүе түгел. Республика клиник онкология диспансерының баш табибы урынбасары Владимир Жаворонков үзе дә акциядә икенче ел катнаша. “БороДабрь”гә быел байкерлар, “Прогульщики” төркеме, табиблар да кушылган.
Ир-атлар арасында табибка бару, тикшерү узу гадәткә кермәгән. Югыйсә, Татарстанда ел саен 400 ир-ат мәни бизе рагыннан үлә. 6,5 меңнән артык ир-ат онкология диспансерында исәптә тора. Авыру беренче стадиядә билгеләрсез уза. Гадәттә, 60 яшьтән узганнарда ешрак очрый. Югыйсә, авыруны башлангыч стадияләрендә ачыклау, аны 85 процент очракта тулысынча дәваларга мөмкинлек бирә. Шуңа да акция кысаларында ир-атларга сәламәтлекләрен саклау турында күбрәк мәгълүмат җиткерегә тырышабыз”, – ди Владимир Жаворонков.

 Акциядә катнашучылар социаль челтәрләрдә “бородабрь” хештегы белән сакал үстерүләрен фотога төшереп куярга тиеш булачак. Шулай ук ирләр сәламәтлеген ныгыту буенча киңәшләр бирү, ракны булдырмый калу өчен анализлар тапшырырга кирәклеге хакында да искәрмәләр урнаштырып бару сорала. Иң актив биш егет мисс “БороДабрь” исеменә лаек булачак.

Акция кысаларына уздырыла торган тагын бер үзенчәлекле чара: “Ак Барс” ,“Уникс”, “Рубин”, “Зенит” командаларының уеннарына килүчеләргә сакаллы яки кырынган булуларына карамастан ПСА анализын тапшыру мөмкинлеге тудырылачак. Мәни бизе рагын ачыкларга ярдәм иткән бу бушлай анализны 50 яшьтән 69 яшькәчә һәркем үтә алачак. Анализ нәтиҗәләрен ахырдан кешеләрнең телефоннарына шалтыратып әйтәчәкләр.

Ир-атларда очрый торган яман шеш авырулары арасында иң киң таралганы – мәни бизе рагы.

Сәбәпләре:

- әйләнә-тирә мохит тәэсире
- нәселдәнлек
- дөрес тукланмау, ит күп ашау
- кешенең һөнәренә бәйле: механик, авыр физик эш башкаручылар, резина белән эшләүчеләр, типография хезмәткәрләренең авыру куркынычы зуррак.

Билгеләре:

- йомышны үтәгәннән соң, үтәгәнче авырту тою.
- еш бәдрәфкә йөрү
- өзек-өзек сию
- ирлек көче кимү, импотентлык
(болар барысы да ир-атларда еш очрый торган аденома авыруы билгеләре белән охшаш, шуңа да төгәл диагноз өчен табибка күренергә кирәк)

Авыруны кисәтү:  

- Диспансеризация вакытына 51 яшьтән узган ир-атларга Татарстанда махсус ПСА анализы бирү мөмкинлеге тудырылган. Нәселдә мәни бизе рагы булган кешеләргә аны 50 яшь тулганчы тапшырып караса да комачау итми. Дөрес, бу  очракта анализ түләүле булачак.   

Дөрес туклану мөһим: майлы, аксымга бай ризыкларны чамасын белем, яшелчә, җиләк-җимешләрне курыкмыйча ашарга ярый.
Спиртлы эчемлекләр белән мавыгырга ярамый, тәмәке дә сәламәтлеккә зыян.

Спорт белән шөгыльләнү, даими физик күнегүләр ясау ир-атларның сәламәтлеген ныгыта.


Фото: iphones.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading