16+

Ноябрь нинди «күчтәнәч»ләр вәгъдә итә?

Көзнең соңгы ае түбәндәге яңалыклар алып киләчәк.

Ноябрь нинди «күчтәнәч»ләр вәгъдә итә?

Көзнең соңгы ае түбәндәге яңалыклар алып киләчәк.

Очкычта

5 ноябрьдән очкычларда багажга карата таләпләр үзгәрә. Федераль авиация кагыйдәләренә кертелгән төзәтмәләр буенча, пассажир зур багажын гына түгел, кулындагы кечкенә сумкасын да үлчәтергә тиеш була. Баксаң, моңа кадәр россиялеләрнең 65 проценты багаж өчен бөтенләй түләми йөргән. Яңа канун нигезендә исә биш килодан арткан сумканы үзең белән бортка алырга рөхсәт ителмәячәк. Хәер, багаж өчен бәяне һәр авиакомпания үзе куя.

«Аэрофлот» авиакомпаниясе хезмәткәрләре аңлатуынча, аларда бер кеше 10 килодан артмаган кул йөген үзе белән алырга хокуклы. Кул йөгенә хатын-кыз сумкасы яки портфель, кулчатыр, китап, кесә телефоны, фотоаппарат, бала арбасы, хәтта чәчәк бәйләме дә керә. Аларның авырлыгын үлчәп тормаячаклар. Пассажир таләп ителгән авырлыктан арткан багажы өчен акча түләүдән баш тартса, авиакомпания аның белән килешүне өзәргә дә мөмкин. Билет өчен акчалар кире кайтарылмаячак.

Машинада

Россиядә гамәлгә кергән «Транспорт чараларының куркынычсызлыгы турында»гы яңа закон нигезендә, 1 ноябрьдән җәйге резиналы тәгәрмәч белән йөрү тыела. Моның өчен 500 сум штраф салыначак. Казан шәһәре ЮХИДИ идарәсе пропаганда бүлеге өлкән инспекторы Александр Раскатов әйтүенчә, кышкы тәгәрмәчкә күчкәннән соң, машинага «Ш» хәрефе төшерелгән билгене кую да мәҗбүри. Бу кагыйдәне бозган өчен шулай ук 500 сум штраф каралган.

20 ноябрьдән ЮХИДИ хезмәткәрләре яңа регламент буенча эшләячәк. Бу документ буенча, алар машинаны теләсә кайчан, теләсә кайда туктата алачак. Регламенттан ЮХИДИ хезмәткәрләрен видеога төшерергә рөхсәт иткән бүлек тә төшеп калган. Ләкин шунысы да бар, Гражданнар кодексы һәм «Полиция турында»гы закон нигезендә, кеше полиция хезмәткәре белән аралашуны яздырырга, камерага төшерергә хокуклы. Тагын бер яңалык: инспекторлар юл һәлакәте турында белешмә бирмәячәк. Бу документ ОСАГО буенча иминиятләштерү компанияләренә мөрәҗәгать иткәндә кирәк. Һәлакәт була калса, автомобиль хуҗаларына – евроберкетмә тутырып, бәхәс килеп чыккан очракта, мәсьәләне суд аша хәл итәргә туры киләчәк.
Регламентта инспекторларга, халык белән аралашканда, мөмкин кадәр әдәпле, итагатьле булырга кирәклеге дә искәртелгән. Машина йөртүчеләр дә, инспектор кушса, машинадан чыгарга, документларны тышлыксыз килеш ЮХИДИ хезмәткәренең кулына тапшырырга тиеш булачак.

Икътисадта

1 ноябрьдән Татарстанга төрек помидорлары кабат кайта. Былтыр Сүриядә Россия очкычы белән булган фаҗигадән соң, Россиягә Төркиядән азык-төлек кертү тыелган иде. Тиздән, Россия министрлар кабинеты рөхсәте белән, кибетләргә 50 мең тоннадан артык помидор кайтартылачак.

1 ноябрьдән Республика ярдәм фонды «Татфондбанк» һәм «ИнтехБанк»тан зыян күргән юридик затларга акчаларын кайтара башлаячак. Әлеге максатта «Татэнерго» һәм «Сетевая компания» оешмалары ярдәме белән җыелган хәйрия акчалары файдаланылачак.
Ноябрь – салым түләү өчен соңгы ай икәнен дә истән чыгармаска киңәш итә салым инспекторлары. 1 декабрьгә кадәр җир, күчемсез милек, транспорт салымын түләп калырга кирәк. Вакытында түләнмәгән салым өчен пенилар артачак. Салым түләү турындагы квитанцияләр һәркемнең өенә килмәскә дә мөмкин. Әгәр салым инспекциясе сайтында шәхси кабинетыгыз бар икән, барлык мәгълүмат электрон формада җибәреләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading