16+

Нәкыйп Вәлиев: «Чернобыльгә аяк басуга коры ютәл башланды, үпкәләргә һава җитми, авыз кибә иде»

Чаң...Чаң!... Моннан нәкъ 32 ел элек, нәкъ 26 апрельдә ил халкын хафалы чаң уятты: Чернобыль атом электр станциясендә шартлау булган. Ул мизгелдә авариянең колачын да, коточкыч югалтуларны да чамалап булмый иде әле.

Нәкыйп Вәлиев: «Чернобыльгә аяк басуга коры ютәл башланды, үпкәләргә һава җитми, авыз кибә иде»

Чаң...Чаң!... Моннан нәкъ 32 ел элек, нәкъ 26 апрельдә ил халкын хафалы чаң уятты: Чернобыль атом электр станциясендә шартлау булган. Ул мизгелдә авариянең колачын да, коточкыч югалтуларны да чамалап булмый иде әле.

Интернет челтәреннән алынган мәгълүматларга караганда, Чернобыль һәлакәте китергән нәтиҗәләрне бетерүдә 600 меңгә якын кеше катнашкан, аларның 30 меңе нурланыш алу аркасында һәлак булган. Нурланыш китереп чыгарган авырулардан 2 миллионлап кеше иза чигә, шуларның дүрттән бере – балалар. Авария Европаның 10 илендә 145 квадрат километр җирне зарарлаган.

Авария нәтиҗәләрен бетерүгә тиз арада илнең төрле почмакларыннан ашыгыч рәвештә кешеләр җыйганнар. Анда эшкә бик кыска вакытка гына кергәннәр, шуңа күрә эшчеләрне әледән-әле алмаштырып торырга туры килгән. Безнең республикадан, районнан да байтак кеше шул мәхшәргә барып эшләгән. Авылдашыбыз Нәкыйп Мәгъдәнетдин улы Вәлиев – әнә шуларның берсе. Ел саен билгеләп үтелә торган «Чернобыль көне» алдыннан берничә укучы белән Нәкыйп абый гаиләсендә булып кайттык. Үземнән дә бигрәк, балаларга кызыклы булыр бу очрашу дип ниятләдем – алар ил тарихындагы мондый вакыйгаларны да, геройларны да белеп торырга тиеш. Олыгаеп бара торган хезмәт ветераны безне якты йөз белән каршы алды.

– Тумышым белән Күзкәйдән мин. Чаллының 8нче СПТУын тәмамлап, гомер буе механизатор булып эшләдем. Бригадир, ферма мөдире, механик булып та тордым. Ике ел армиядә Владивостокта диңгез пехотасында хезмәт иттем, – дип сөйләп китте ул.

– Ә һәлакәт зонасына ничек килеп эләктегез? – дип кызыксынабыз.
– 1987 елның 26 ноябрендә хәрби комиссариаттан чакыру кәгазе килде. 35 яшьтән 45кә кадәрге һәм икедән артык баласы булмаган ирләрне Чернобыльгә җибәрәчәкләре турында әйттеләр. Җыенып чыгып киттем. Башта Оренбург өлкәсенең Тоцк шәһәрендәге хәрби лагерьда әзерлек курслары үттек. Анда мин химик-разведчик белгечлеге алдым һәм үземнең батальон составында Чернобыльгә килеп төштем. Атом электр станциясенә 30лап километр кала туктадык, Ораное бистәсендәге палаткаларга урнаштырдылар. Бу безнең яшәү урыны иде. Катгый инструкция бирделәр: биредәге сулыкларда коенырга, суын эчәргә ярамый. Шешәләрдә минераль су алып киләләр, шуның белән генә юынабыз, теш чистартабыз, эчәбез, – дип сөйләде ул безгә.

– Радиацияле һаваның организмга тәэсире сизелә идеме?
– Беренче көнне бу җиргә килеп басуга, коры ютәл башланды, үпкәләргә һава җитми иде, авыз эче кибә. Санчастьта: «организм бераз күнеккәч, үтә ул», – диделәр. Чынлап та үтте. Аннары чатнап баш авырта башлады. Тора-бара анысына да түздек, күнектек. Иртәнге 6да торып, юынып ашап-эчкәч (сүз уңаеннан әйтим, ашау искиткеч шәп, ни телисең – барысы да бар), безне станциягә эшкә алып китәләр. Анда бер бүлмәдә чишенеп, махсус костюм: ак ыштан-кәчтүм, маска киябез һәм үлчәү приборын тотып, станциягә кереп китәбез. Кергәндә-чыкканда, аяк астындагы марганцовкалы суда аяк киемнәрен чайкыйбыз. Шунда ук телевизор кебек «Русси» экраныннан бөтен гәүдә күренә һәм кай төшеңдә радиация бар, ул урында кызыл ут яна. Нурланыштан саклау хәстәрен күрәләр иде инде анысы. Хәтта радиацияле машинаны да юалар, аның бер буявы да калмый иде, юдыргычлар шулай көчле булган, күрәсең, – ди Нәкыйп абый. – Мин постны бер чечен егетеннән алып калдым. Ул ике көн буе мине ничек эшләргә өйрәтте: бер сукмактан гына йөрисең – уңга-сулга бер адым да читкә басмаска. Радиацияне үлчим, артыкмы-кимме, һәрберсен блокнотыма язып барам. Кайткач, штабта ул мәгълүматларны язып алалар. Ул күрсәткечләрне Киевка, Мәскәүгә җибәрәләр диделәр.

– Эш сәгате күпме, гомумән, эш нәрсәдән гыйбарәт?
– Килү белән, һәр кешегә пропуск бирделәр. Ул өч төрле иде. Почмагына «жук» төшкәне радиацияле зонада көндез дә, төнлә дә эшләргә ярый. Билгеле инде, әледән-әле алмашынып. Ай рәсеме төшкән пропуск белән – төнлә, ә кояшлысы көндез генә эшләргә яраганны күрсәтә. Миңа «жук» төшерелгәне эләкте. Кайчан боерык бирәләр, шунда чыгып китәсең, ә станциядәге эш вакыты бер сәгатьтән артмаска тиеш. Анда барлыгы 38 сәгать керәсең һәм эш сәгатең чыга. Ә рәсми рәвештә 25 рентген нурланыш кына алырга ярый һәм шул норманы алучыларны «ликвидация» урынына башка алып бармыйлар. Аларга медицина карталары тутырып, туган якларына кайтарып җибәрәләр.

– Һәлакәт зонасында райондашларны очратмадыгызмы?
– Кызыл Байрак авылыннан Наил Әхмәтшин белән бергә бардык, Кече Шилнәдән Сергей (фамилияләре онытылган инде), Гөлектән Зиннур, Малтабардан, Новотроицкоедан бар иде. Элегрәк безне район ашханәсенә җыялар, шунда очрашып, хатирәләргә чумып, рәхәтләнеп сөйләшеп утыра идек. Хәзер бик сирәк очрашабыз шул... – дип фикерләре белән уртаклашты әңгәмәдәшебез.

Бүгенге көндә Чернобыль мәхшәрен кичкән Нәкыйп ага җәмәгате Мәгъфия апа белән бергә салган йортта улы, килене, ике оныклары белән, булганына шөкер итеп, бик матур яшиләр. Без әле героебызның тырыш хезмәте өчен төрле чорда бирелгән бүләкләре белән дә кызыксындык. 1983 елда алдынгы механизатор Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең алтын медале, аннары «Коммунистик хезмәт ударнигы» дигән күкрәк билгесе, ике тапкыр «Чернобыль атом станциясендәге катастрофаны бетерүдә катнашуы турында» медале, «Унберенче бишьеллык ударнигы» билгесе белән бүләкләнгән.

– Дөньялар-көннәр имин булсын, ил башына моннан ары андый фаҗигаләр килә күрмәсен, ә сез тырышып укыгыз, лаеклы алмаш булып үсегез, – дип озатып калды безне Вәлиевләр гаиләсе.

Тәнзилә ШӘЙХНУРОВА, Тукай районы, Күзкәй авылының китапханә мөдире.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading