16+

Нәкъ элеккечә булды...

Алга, яңалыкларга омтылып яшәсәк тә, үткәннәр гел сагындыра. Нәкъ элеккегечә дип нәрсәне генә искә алмыйбыз. Мичтә коймак пешерү, җыйнаулашып пилмән бөгү, карга батып, чана шуу, учак кырында таң аттыру, элеккеге кебек туңдырма ашау. Кыскасы, һәркемнең үз хатирәсе.

Нәкъ элеккечә булды...

Алга, яңалыкларга омтылып яшәсәк тә, үткәннәр гел сагындыра. Нәкъ элеккегечә дип нәрсәне генә искә алмыйбыз. Мичтә коймак пешерү, җыйнаулашып пилмән бөгү, карга батып, чана шуу, учак кырында таң аттыру, элеккеге кебек туңдырма ашау. Кыскасы, һәркемнең үз хатирәсе.

18 март көнне үткән Президент сайлауларына да «нәкъ элеккегечә» дигән бәяләмә бирде халык. Бу иң беренче чиратта халыкның оешканлыгы, бердәмлеге. Нәкъ элеккегечә урам тутырып, олысы-кечесе сайлауга барды. Кемнәрдер, мәҗбүриләп кудылар, дип әйтергә теләр. Хәзерге заманда халыкны чыбыркылап куып кына җыйнап буламы икән? Сайлау участокларында эшләүчеләрнең сүзләренә караганда, быелгы сайлауга бер килми торган кешеләр дә килгән. Диванда кырын ятып, «анда минем өчен сайлаганнар инде» дип ятучылар саны бик аз булган.
– Халыкның бу хәтле оешып сайлауларга катнашканы юк иде бугай. Гадәттә, һәр сайлауга килми кала торган берничә кеше була, быел исә бөтен кеше килде, – ди Балтач районы Арбор авылының сайлау комиссиясе әгъзасы Рафилә Һадиева.

Саба районы Иләбәр авылыннан Вәсилә Галиева да шуны ук кабатлады:
– Иртәнге унга авыл халкының күпчелеге сайлаган иде инде. Аннан соң Нәүрүз бәйрәме башланды. Буран булса да, уйнадык та, җырладык та. Һәр елдагыча, учак ягып пылау, төрле ярмалардан «дуслык» боткасы пешердек, кайнар чәй белән сыйландык. Кышны да озаттык, сайлауларны да үткәрдек.

Авылларның берсен-берсе уздырып бәйрәм үткәрүләре дә «нәкъ элеккегечә» булды. Урам бәйрәмнәре, спорт ярышлары, кем нәрсәгә оста. Питрәч районы Богородское халкы өчен бәйрәм көне буе дәвам иткән дияргә дә була. Бигрәк тә балалар өчен күп төрле чаралар оештырганнар: зоопарк, батут, курчак театры, аниматорлар. Урам тулы сыйны сөйләп тә бетерерлек түгел: пылау, татлы мамык, поп-корн.

Әлбәттә, күпләр өчен бу бик тә җаваплы эш көне булды.
– Документларны әзерләп, сайлау комиссиясе рәисен Казанга озатып өйгә кайтканда, иртәнге дүрт иде. Ахыры хәерле булсын, тыныч үтте, – ди Кукмара районыннан Резидә Касыймова.
Шулай итеп, үткәннәрнең матур хатирәсе белән тарихның янә бер яңа сәхифәсен башлыйбыз. Сайлаулары элеккегечә булса да, алга карап яшәргә, яңа уңышларга ирешергә насыйп булсын.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading