16+

«Нигә хәзер һәрнәрсәнең асылы оҗмахка эләгү өчен тырышуга барып тоташа?»

Дин әһелләренең чыгышларында кайчагында: «Иманга кайтыгыз», – дигән өндәмәләр ишетелә. Аларны тыңлагач, башка әллә нинди каршылыклы фикерләр килә.

Дин әһелләренең чыгышларында кайчагында: «Иманга кайтыгыз», – дигән өндәмәләр ишетелә. Аларны тыңлагач, башка әллә нинди каршылыклы фикерләр килә.

Дөрестән дә, 60ка җиткәндә иманга кайту кирәктер. Ә моңарчы мин имансыз идеммени, дип каршы килеп тә куям үземә. Дин тоткан кеше генә иманлы була микәнни? Әбиемне дә, әниемне дә дини кешеләр иде дип әйтә алмыйм. Әби мәрхүмә өч төрле шрифт белән яза да, укый да белә иде. Гарәп һәм латинны мәдрәсә белән мәктәптә өйрәнсә, кириллицаны үзлегеннән өйрәнгән. «Азат хатын» журналын беренче битеннән соңгысына чаклы укып бетергәч, укылган әйберләре турында безнең белән фикер алыша иде. Кыш көннәрендә исә, барыбыз да өйгә җыелып бетеп, ишек эчтән бикләнгәч, мич башына яшереп куйган дини китапларын алып бәетләр, мөнәҗәтләр, вәгазьләр укый иде. Без, дүрт бала, тын да алмый, авызларыбызны ачып тыңлап утыра идек. Ул вакытларның рәхәтлеге әле дә йөрәккә май булып ята. «Тагын укы әле, әби», – дигәч, өстәп-өстәп гыйбрәтле, тормыш әдәпләренә өйрәтә торганнарын сайлап-сайлап укый иде.

Әни мәрхүмә, рус авылында туып, рус мәктәбендә белем алган кеше буларак, Пушкинның һәм рус халык әкиятләрен, озын-озын шигырьләрне русча яттан сөйли иде. Менә кемдә булган ул хәтер дип утырам хәзер әнине уйлап. Алар икесе дә безне хезмәт яратырга, тырыш, тәртипле булырга, читнекенә тимәскә, кеше рәнҗетмәскә, булганны иптәшең һәм туганың белән бүлешергә, юмарт булырга өйрәтә иде.

Хәзерге дини календарьларда да, газеталарда да тәрбияви әһәмияткә ия булган моментлар бик күп, ләкин аларның үзәгендә ахирәткә әзерләнү өчен, ягъни оҗмахка эләгү өчен тырышыгыз дигән асыл ята. Кеше, үзеннән-үзе, үлем турында уйлый башлый. Кеше рәнҗетсәң дә, дога укып Аллаһтан сорасаң, ул сине гафу итә дигән фикерләр алга сөрелә. Аллаһы Тәгалә гафу итәр, аның кодрәте зур. Ә менә рәнҗетелгән кеше нишли, ул турыда, гадәттә, язылмый. «Кеше рәнҗетмәгез», – дип өйрәтте безне әни гомере буена. Бәлки чын иман шулдыр...

Гөлфия СОЛТАНОВА, Лаеш, Имәнкискә.

 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Автор белэн килешэм .

    Мөһим

    loading