16+

Әнгам Атнабаев: «Шул килү һәм китү – гомер бит!»

Бүген Әнгам Атнабаевның тууына 90 ел тулды. Аның үлмәс, бүгенге көндә дә актуальлеген җуймаган шигырьләрен сезнең хозурга тәкъдим итәбез.

Әнгам Атнабаев: «Шул килү һәм китү – гомер бит!»

Бүген Әнгам Атнабаевның тууына 90 ел тулды. Аның үлмәс, бүгенге көндә дә актуальлеген җуймаган шигырьләрен сезнең хозурга тәкъдим итәбез.

Аэропорт
Аэропорт һәрвакыт тынгысыз:
Берәүләр кемнедер каршылый,
Берәүләр кемнедер озата,
Берәүләр киләләр бик азга,
Берәүләр китәләр озакка...
Аэропорт каршылый, озата...

Яшьлектә сине дә каршылап,
Күрештем тәү кабат шушында,
Үзем дә сизмәдем - кабындым
Күзеңнән сибелгән очкынга.

Дөрләде йөрәгем учагы,
Ялкында күкләргә үрләдем...
Яндырып күмергә калдырды
Беренче мәхәббәт дигәнем.

Мин янып егылган күкләрдән
Бүген дә самолет көтәләр,
Берәүләр сөяргә киләләр,
Берәүләр сөелми китәләр...

Берәүләр киләләр бик азга,
Берәүләр китәләр озакка...
Аэропорт барсын да каршылый,
Аэропорт барсын да озата.

Тормыш та аэропорт шикелле:
Киләбез, көтәбез, китәбез...
Шул килү һәм китү - гомер бит!
Гомерне нәкъ шулай үтәбез:
Яшәүне яратып киләбез,
Яшәүдән ярату көтәбез,
Яратып туймыйча китәбез...

Бу тормыш аэропорт шикелле.

* * *
Р-га
Син китәргә тиеш бөтенләйгә -
Вагон тоткасына үрелдең.
Көз җитеп тә әле өлгермәгән,
Язны сагынып та өлгердем.

Бар табигать үксеп елый сыман:
Елый таллар...
Елый болытлар...
Болытлардан кургаш тамчы тама,
Кургаштан да авыр минутлар.

Ара якын:
тик бер генә адым,
Атлыйсы да
Атыласы синең кочакка,
Һәм янасы
бөтен гомер буе
Кочаклашып шушы учакта.

Ара якын,
ләкин кешеләрнең
Язмышлары ята арада.
Язлар белән көз арасы ерак -
Бигрәк ерак безнең аралар.

Еласыннар таллар...
Болытлар...
Һәм елгалар чыксын ярыннан! -
Тимер юлда рельслар да шулай -
Мәңге бергә, мәңге аерылган.

Без малайлар идек

Заманында без малайлар идек,
Йөгереп йөри идек урамда,
Дөнья ничек - шулай кабул итеп,
Көлә идек кызык булганда,
Елый идек кыен булганда...
Йөгереп йөри идек урамда.
Шул малайлар хәзер важныйландык:
Эре сиптерәбез борчакны,
Чүпләп-чүпләп кенә сөйләшәбез
Кирә төшеберәк корсакны.

Урамнарда йөгереп йөрү кайда!
Атлап йөрү дә аз - так сибә.
Эшкә бару, кайту - машинада,
Гулять салдырулар - таксида.

Малай чакның рәхәт ябайлыгы
Онытылган инде - белмибез,
Елар чаклар була - еламыйбыз,
Көләр чаклар була - көлмибез.

Шаярмыйбыз, имеш, олыларга
Уен-көлке - фәлән килешми,
Кайберәүләр хәтта, килешми дип,
Яшьлек дусты белән күрешми.

Ят шикелле хәзер малайларның
Урамнарда йөгереп йөргәне.
Шулай безгә акыл керә микән,
Әллә чыга микән кергәне?

* * *
Ничек барсың, тик шулай бул,
Охшама бүтәннәргә.
Теләгәндә иркәләп ал,
Әрлисең килсә, әрлә.

Сагынганда сагындым дип,
Сарыл муеннарыма.
Дөньяларыңны онытып,
Ял ит куеннарымда.

Шатланганда шаркылдап көл,
Хәсрәтең булса, кайгыр.
Үзең янсаң, син мине дә
Ялкының белән яндыр.

Ничек барсың, тик шулай бул,
Кыланма, кыландырма.
Төз юлда да боргалана
Бары тик елан гына.

Уфа - Казан

Уфа, дисең дә мактыйсың,
Уфаңнан туйдым инде.
Гомергә бер күрмәсәм дә,
Үкенмәс булдым инде.

Казан калалары матур,
Сагындым Казанымны,
Укып йөргән елларымны,
Мәхәббәт газабымны.
Яшьлек үткән юлларымнан
Казанга кабат китәм.
Бер күрергә зар булырсыз -
Уфага кайтмам бүтән!
Казанга китәм, китәм!

Елларына әллә ничә
Кабатлана шул хатам.
Казанны сагынып барам да
Уфаны сагынып кайтам.

Өчпочмак

Бу дөньяда бер син генә түгел,
Сине яратучы мин дә бар,
Тик мин генә түгел,
тагын берәү -
Син яраткан кеше -
ул да бар.

Аның өчен, бәлки, сине түгел,
Ә башканы сөю шатлыктыр...
Син әйтәсең - мине артык, дисең
Ә мин әйтәм - аны артык, дим.

Бу мәхәббәт күптән таныш булган
Кагыйдәне һаман кабатлый:
Үзең яратмаган сине сөя,
Син яраткан - сине яратмый.

Гомер юлын башлап икәү уза,
Юл чатында кала өченче,
Бернең бәхете - икенчегә кайгы,
Ә кайгысы, бәлки, сөенче.

Язмыш гелән өч йөрәкне шулай
Чәкештерә гыйшык юлында...
Бу дөньяны түп-түгәрәк диләр,
Юк, түгәрәк түгел,
Өчпочмактан тора бу дөнья...

* * *
Телләремә сүзләр бирдең
Телсезләр сөйләшерлек,
Тик телем юк - «Яратам бит,
Китмә», - дип эндәшерлек.

Көннәремә якты бирдең
Кояшлар көнләшерлек,
Тик көнем юк - син бардагы
Төнгә дә тиңләшерлек.

Беләгемә көчләр бирдең -
Батырны түнкәрерлек,
Тик көчем юк - син калдырган
Бушлыкны күтәрерлек.

Язмага реакция белдерегез

34

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading