Шәһри Казан

Назгөл Дибаеваның Илфак Шиһаповка тапшырылмаган хатлары: «Китмә, аңлат миңа...»

Ул инде ярты ел безнең белән юк... 29 ноябрь көнне хезмәттәшебез, якын дустыбыз, искиткеч талантлы шәхес Илфак Шиһаповның үлеменә ярты ел булды. Шул вакыт эчендә аны уйламаган бер көн булдымы икән? Менә ишекләрне киң итеп каерып ачып килеп керер, көр тавышы белән бүлмәләрне тутырыр, «Үзең ничек соң?» – дип, һәрберебезнең хәлен сорашып чыгар кебек.

Редакциягә әле дә аны искә алып язган җылы хатлар килә, кая барсак та, укучыларыбыз якты хатирәләр, хөрмәт белән искә ала. Әледән-әле матбугатта язмалары күренә, радио-телевидениедә җырлары яңгырый. Илфак үзе генә юк... Соңгы айларда ул социаль челтәрләрдә бер туташның фотосын куя башлаган иде. Яшь, чибәр кызның кем булуы турында сорап, безгә дә мөрәҗәгать итүчеләр булды. Ул – Башкортстаннан Назгөл Дибаева. Бер тапкыр да күрешмәсәләр дә, алар шактый вакыт якыннан аралашып тордылар. «Якын кешем» дип атый иде Илфак үзе Назгөлне. Ул безгә Илфакның үлеменнән соң язган көндәлек язуларын бирде. Әлеге җылы хатларны газетабызда да бастырыр­га булдык. Аларны үзгәртүсез бирәбез.

Илфак... Илфак абый... Сиңа абый диеп тә дәшә алмый идем, безнең 28 ел арабызны уйламыйча, 18 яшьлек тиле кыз белән егет кебек аралаштык... Син еракта булсаң да, hәрвакыт янымда кебек идең. Идең түгел, юк, син әле дә янымда! Мин хисләремне кая куярга, кая барып бәрелергә белмичә, сиңа хат язам, ә син, янымда утырып: «Ну, Наз­гөөөөөөл, ну булды, ну барысы да әйбәт бит, кызым!» – диясең кебек. Син менә берсендә болай дип язган идең: «Уйларым белән син йок­лаганда яныңа килеп чүгәлим дә, озаклап, синең сабыйларныкыдай иреннәреңә, мөлаемлык, наз бөркелеп торган йөзеңә, зифа буй-сыныңа карап торам...» Әле дә шулай кырыем­да, минем күзләрдән яшьне сөртеп, карап утырасың сыман...
Ноябрь ае... Авылга кайтканда, ялгыш кына, синең социаль челтәрдәге битеңне күреп, язмаларыңны укып, «Бу нинди сәер кеше икән?!» – дип караганым әле дә хәтердә... Шулай тиеш булгандыр инде,язмыштыр... Шулвакыт әнием дә бүлмәгә килеп керде: «Кая, бу бит Илфак Шиhапов, мин дә карыйм әле, «Татарстан яшьләре»ндә язган язмаларын мин бик яратып укый идем бит!» – диде. Укый-укый, «Тишек» газетасын күрдек, әнием шул ук минутта: «Кызым, бу бит бик кызык газетага охшаган, яз әле, Башкортстанда бу газетаны яздырып буламы икән?» – диде. Мин: «Ярар, әнием, язармын, Уфага баргач язармын», – дидем.
Шул ук көнне Уфага бардым, Илфак башымнан чыкмады, язаргамы икән, юкмы, бәлки аңарда башка билгеле кешеләрдәге кебек «йолдызлык чире» бардыр дип тә уйладым... Йок­лап торгач, иртән: «Әй, жавап язмаса язмас», – дидем дә яздым.

«Исәнмесез, сезгә бер соравым бар иде: «Тишек» газетасын Башкорт­станда яздырып буламы? Рәхмәт!» – диеп хат яздым... Күп вакыт та үтмәде, телефонда смс тавышы ишетелде: «Исәнмесез, Назгөл! Исемегез бигрәк матур! Кызганычка, әлегә яздырып булмый, бик тиз арада языла алырсыз. Югалмагыз, мин хәзерге вакытта бер очрашуда, кич белән мин сезгә язармын», – дигән. Минем аптыравымның чиге булмады...
«Сез кайдан буласыз? Исемегезне кем кушты, бигрәк матур!» – дип, тагын яздың. Шулай безнең язышу башланып та китте...
Көннәр буе языштык, төннәр буе языштык... Әле исемә төшерәм дә, ярар, мин – бала-чага, ә бит син дә, бала-чага кебек, мин сөйләгән hәрбер сүзне тыңладың, hәр көн иртән «Хәерле иртә!», ә кич «Хәерле төннәр сиңа!» дия идең. Көн дә... Ә шуннан мин йокларга яткач, интернеттан чыккач, иртән торуыма миңа күңелле булсын дип, матур шигырь­ләр, язмалар яза идең, иртән мин инде йоклап тора идем, ә син hаман ятмаган. 2 сәгать аерма булса да (Татарстан белән Башкортстан арасында), син соң ята идең шул... «Ничек кенә арыган булсам да, таң атканын көтәм», – дия идең...

Нинди генә тормышыңда кызык­лы булган хәлләрне сөйләмәдең, бөтен кайгы-хәсрәтләреңне, шатлык­ларыңны яза идең бит...
Син үзең шундый зур, гел дә елмаеп торган булсаң да, күңелең бик нечкә иде шул. «Бу тормыш бит ул кызык, бер көн елмаясың, көләсең, икенче көнгә елыйсың, булыр-булмас, якын булмаган кешеләрнең әйт­кән сүзләрен бер дә күңелеңә якын итеп алма», – дия идең...
Беләм, синең танышларың бик күп булса да, чын дусларың әз иде. Әле карыйм да, «Мин аның дусты идем, мин бик якын кешесе идем», – дип сөйләгәннәр бик күп. Шулай шул, хәзер бернәрсә дә исбатлап булмый, кирәкмидер дә ул, барыбыз да Алла астында, ул күрә, ул белә... Мин дә беләм, син бу хәлне күрсәң, көлеп кенә куяр идең... Синең чын дусларың тыныч кына, бик күп сүз сөйләмичә басып тордылар... Рәхмәт аларга, синең белән чын дуслыклары өчен рәхмәт. Аларның hәрберсе турында hәр көн саен тик яхшы нәрсәләр генә сөйли идең. Кеше турында алама сүзләр бер дә сөйләгәнеңне хәтерләмим! Күмгән көнне шуларның hәрберсенә килеп, синең исемеңнән башымны иеп, рәхмәт әйтәсе килде.

Шуннан уйладым да, «Мин кем инде монда?!» – дигән сорауны үз-­үземә бирдем... Әйе, бу сорауны күп­ләр бирде, интернетта да миңа күп яздылар, чөнки минем фотосурәтләремне үзеңнең челтәрдәге битеңә көн дә диярлек куя идең. Чынлап, белмим, нигә куйгансыңдыр...
Шулай көннәр, төннәр буе язышсак та, без синең белән бер дә күрешә алмадык... «Нигә?!» дигән сорауга шулай ук җавап таба алмыйм... Күрешергә теләдек, тик... булмады... Шулай күкләр теләгәндер инде, күрәсең. Мин күкләргә мәңгелек рәхмәтле булып яшәрмен, шундый Кеше белән таныштырганнары өчен... 528 чакрым ара булса да, син монда яшәгән кайсы кешеләргә караганда 1000 тапкыр якынрак идең. Синең дөрес сүзләрең, синең киләчәктә нәрсәләр эшләргә кирәк, нәрсә эшләргә кирәкми дигәнең мәңгелек күңелемдә калыр... Син минем өчен Илфак Шиhапов – танылган кеше түгел идең, ә чын, нечкә күңелле, игелекле, зур хәрефтән Кеше идең.

Сиңа рәхмәт әйтәм... Рәхмәт әйт­кәнне син яратмый идең, «Ярый булды инде, кирәкми, нәрсә өчен?» – дия идең. «Сиңа рәхмәт, бу дөньяда булганың өчен! Миңа шундый тормышымның авыр чакларында ничә чакрым ераклыктан булышканың, дәртләндереп җибәргәнең өчен», – дидең. Аннары төгәлләп: «Тик син генә бул, миңа башка берни дә кирәкми», – дия идең бит... Барыбер сиңа рәхмәт, әйтеп бетәлмәслек рәхмәт!
Тыныч йокла, кадерле кешем, син мәңгегә минем күңелемдә!

14 июнь, 2017

Син киттең. Бер ай вакыт узып китте. Ә безнең hаман да ышанасы килми. Бөтен сәгатьләрне туктатып, кирегә борасы, сиңа бөтен кайгы-хәсрәтләрне сөйләп шалтыратасы, язасы килә. Ник сине саклап кала алмадык икән? Китәм инде, үпкәсез, үкенечсез, имеш... Ә безгә нишләргә соң?! Ничек сине бер генә минутка булса да баштан чыгарырга? Ничек яшәргә? Үкенәбез шул, синең өзгәләнгәнне нигә күзләребез күрмәгән, колакларыбыз ишетмәгән?
Эх, белгән булсак, бөтен көчебезне җыеп, синнән сорап та тормыйча, очып килер идек яннарыңа, жәлләмәс идек бөтен булган хисләребезне, сөйләр идек уйларыбызны, бирер идек бар җылыбызны. Син генә бул, син генә яшә, син бит безгә бик нык кирәк дияр идек. Күп әйтелмәгән сүзләр калды. Әле барысы да алда, бөтен гомер алда дип уйладык шул. Ә үкенечкә каршы, синең гомерең бик кыска булды.

Реклама

Тормышыңда сине күпләр белсә дә, йөзләгән кеше белән аралашсаң да, меңләгән кешене үзеңнең иҗатыңа битараф калдырмасаң да, син ялгыз булгансыңдыр, синең нечкә, йомшак күңелеңә бер нык hәм ышанычлы терәк кирәк булган.

Бик сагынабыз шул сине, Илфак, көн саен искә алабыз, җырларыңны тыңлыйбыз, шигырьләреңне укыйбыз. Нинди кеше идең бит син! Талантыңа сокланып бетәлмәслек, нинди генә изге эшләр эшләмәдең, күпме кешегә авырлыкларны үтәргә ярдәм иттең! Мәңгелек йөрәктә калырсың!
Безнең тормышыбызда, уйларыбызда, йөрәкләребездә син булдың, син бар, син булачаксың!

30 июнь, 2017

Мин син киткәч кенә тормышның асылына төшенә башлаганмын бит. Катлаулы, бик катлаулы икән бу тормыш. Ә мин, сезнең шоу-бизнес ­дөньягыз гына сазлык ул, минем кырымда гел әйбәт кешеләр, гомумән, дөнья бик матур бит, дип, үземнекен кабатлый идем. Ә син... Ә син мең тапкыр хаклы булгансың бит!

«Тора-тора исеңә төшәр минем сүзләрем!» – дия идең... Менә хатларыңны укып утырам. Син янәшәдә генә кебек... Әйе.. Әнә бит син! Нәрсәдер язасың, яңа җырың туа, ахры. Телне, милләтне бетерергә җыенган авыр вакытта, син тыныч кала аласыңмы соң инде? Йөрәк авырта. Синеке дә... Минеке дә... Шул арада син юкка чыгасың. Томан кебек тараласың. Ә колакта сүзләрең яңгырап кала: «Бу дөньяда ун кешенең берсе генә чын күңелдән, алдамыйча, синең белән аралаша, хәзерге заманда кешеләр күбесенчә үз отышы, үз файдасы өчен генә бер-берсе белән элемтә тота, син бик яшь әле, тора-бара минем сүзләрем исеңә төшәр! Кешегә ышанма, бар кешегә дә ачылма, горур бул! Әгәр берәр кайчан мин синең яныңда булмасам, исеңдә тот: син үзең дә белеп бетермисең, нинди батыр, көчле, акыллы икәнлегеңне. Мин hәрвакыт синең белән булыр­мын, бер нәрсәдән дә курыкма! Кай­чандыр син миңа булыштың, мин дә сиңа, кайда гына булсам да, булышачакмын!»

Мин сине эзлим... Син юк... Син тагын юк... Китмә, югалма, аңлат миңа:
– Нигә кешеләр шулкадәр явыз?
–Нигә синең йөзеңә төкергәннәр бүген исемең белән «пиар» ясап йөри?
– Нигә син «чын дус» дип санаган кешеләр бик тиз сине оныттылар?
– Нигә сиңа авыр вакытта алар юк иде?
– Нигә? Нигә? Нигә?

Соңгы төн хәтергә килә. Ул төнне кызып-кызып мине яшәргә өйрәтүеңнән туктап, син миңа җыр җибәрдең. Вәсилә җыры... «Ашыгасың, җаным, ялгышасың...»

Ашыктың шул... Мин инде алтынчы ай кая барып бәрелергә белмим. Башым тулы сорау. Аларга син генә җавап бирәләсең.
«Мин һәрвакыт янәшәңдә булыр­мын! Син – көчле!» – дидең... Көчем бетеп бара... Сизәсеңме? Сорауларым арта.. Ә син юк... Ю-у-у-ук...

22 ноябрь, 2017

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
  • noname
    7 декабря 2017 в 11:09
    Искиткеч, гажэп хэллэр куп инде доньяда! Сезнен язманы укып чыктым да уйланып утырам, кулдан эш тоште. Дорес, бик дорес сузлэр, яныбыздагы ЧЫН дусларны кайчак куреп тэ бетермибез шул. Алар узлэре дэ бик куренергэ тырышмыйлар. Яныбыздан юкка чыккач кына анлый, сизэ башлыйбыз. Самими, чиста кунелле бу балага безнен доньяда яшэве бик авыр булыр дип уйлыйм. Алла ярдэм бирсен сина Назголь, БЭХЕТЛЕ бул! Амин.
Реклама
  • 14 декабря 2017 в 12:30
    пресс конференция Владимира Путина
  • Балык, кап, яр буенда ялтырап ят!
  • Ратушада геройларны котладылар
  • “Болгар радиосы” V Милли музыка премиясен тапшыру тантанасы
  • «Үзгәреш җиле»ннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Горки-Әмәт урман паркында Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу
  • Дәүләт Советы сессиясендә
  • Казан кичләре
  • Казандагы балалар бакчасында «Балачак китапханәсе» ачылды
  • Йөзү буенча Россия чемпионаты башланды
  • «Миркәй белән Айсылу» спектакленнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • 8 декабря 2017 в 14:15
    Ләйсән Таишева ни өчен улына гадәти булмаган исем кушкан? Ел башында Ләйсән белән интервью эшләгәндә: “Кайчан бәби алып кайтасыз?” – дип сораган идек, ул: “Кияүгә чыкканчы, кайчан кияүгә чыгасың?” – дип йөдәтә иделәр, хәзер игътибар бәбигә күчте. Малай яки кыз алып кайткач: “Аңа иптәшкә тагын берәрне алып кайтыгыз инде”, - дип йөдәтерләр. Бәбигә кагылышлы сорауга мин: “Кайчан туса – шунда була”, - дип җавап бирәм. Ул бит бер безнең теләктән генә тормый”, - дип җавап биргән иде.
    1312
    0
    3
  • 8 декабря 2017 в 14:21
    Сүрия качкыннары: «Тынычлыкның кадерен белегез» «Сүриядәге барган вакыйгалар тормышка башка күзлектән карарга өйрәтте безне. Сугыштан да куркынычрак нәрсә юк икән. Тынычлыкның кадерен белергә кирәк».
    256
    0
    0
  • 8 декабря 2017 в 15:22
    Төп йорт килене нинди булырга тиеш? Балык Бистәсе районының Балтач авылы мәдәният йорты директоры Әминә Гатиятова белән сәнгать җитәкчесе Гөлфинә Сәлахиева төрле мәдәни программаларны уйлап чыгарып кына торалар. «Төп йорт килене» әдәби-музыкаль кичәсенә дә халык клубны шыгрым тутырып җыелды.
    122
    0
    0