16+

Могҗиза ничек туа?

Гөлнара Абдуллина – Казан дәүләт энергетика университеты укытучысы. Көчле инсульт, катлаулы операциядән соң табиблар аңа хатын-кыз өчен иң авыр карарларның берсен чыгара: беркайчан да бала тапмаска!

Могҗиза ничек туа?

Гөлнара Абдуллина – Казан дәүләт энергетика университеты укытучысы. Көчле инсульт, катлаулы операциядән соң табиблар аңа хатын-кыз өчен иң авыр карарларның берсен чыгара: беркайчан да бала тапмаска!

 Тик икенчегә авырлы икәнен белгәч, ул, Ходай ничек язса, шулай булыр, дип тәвәккәлләргә була. Тугыз айдан тупырдап торган кыз бала алып кайта. Үзе бу вакыйганы могҗизага тиңли, аңа ярдәм иткән табибларга гомере буена рәхмәтле.

Гөлнара Абдуллинаны сәламәтлеге 36 яшендә борчырга тотына. Башта күз аллары караңгылана башлый. Табибтан табибка йөри торгач, баш миендә зур размердагы аневризма барлыгы ачыклана. Гади тел белән әйткәндә, артерия стенасы нык күпергән була, бу үз чиратында инсультка китерә. Табиблар әйтүенчә, кан тамырларында барлыкка килгән әлеге шешсыман нәрсә аркасында, баш миенә кан саварга мөмкин. Хатынга тиз арада Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә операция ясыйлар.

Хастаханәдән чыгып бер ай үткәннән соң, Гөлнара үзенең авырлы икәнен белә. Абдуллиннар алты ел икенче бала турында хыялланган булалар. Шуңа да бу хәбәргә хатын сөенә, әмма табиблар аны, бала табарга ярамый, дип кисәтәләр. 

– 20 ел эшләү дәверендә мондый хәл белән беренче тапкыр очраштым, – ди Гөлнараны йөклелек чорында күзәткән 7нче шәһәр хастаханәсе каршындагы 3нче хатын-кызлар консультациясе мөдире Луиза Шәйхетдинова. – Гадәттә, авырлы чакта хатын-кызның бар хроник авырулары кузгалырга мөмкин. Кайда юка, шунда ертыла дигәндәй, Гөлнарада да инсульт кабатлану куркынычы бар иде. Авырлы икәнен белгәч тә, закон нигезендә, мин аңа моның нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин икәнен аңлаттым. Ирен чакыртып сөйләштем. Гадәттә, хатын-кызлар мондый очракларда абортка бара, ләкин Гөлнара баланы саклап калырга булды. «Алла биргән икән, мин аны якты дөньяга тудыру өчен барысын да эшләргә тиешмен», – дип сүзендә нык торды. Без көн саен аның белән элемтәдә булдык, берсендә кан басымы күтәрелеп киткәч, хастаханәгә дә яткырдык.

Тиздән Абдуллиннарның кызларына 1 яшь тула. Гөлнара Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә тикшеренеп тора. Бәхетле әни үзен яхшы хис итә. 

– Гөлнара безнең рекомендацияләрне төгәл үтәп барды, ул – укымышлы, көчле, үҗәт хатын. Шуңа да, Ходай рәхмәте белән, баласын исән-сау тапты. Без аның белән хәзер бик якынайдык. Бу очрак – могҗиза. Шул ук вакытта күп нәрсә кешенең үзеннән тора, табиб кушканнарны тиешенчә үтәү бик мөһим, – ди Луиза Шәйхетдинова.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading