16+

Мәктәпләрне ябабыз, «Матильда»га барабыз

Бу атнада гына прокатка чыгучы “Матильда” фильмы тирәсендә күптән шау-шу бара инде. Фильмны яклап язылган ачык хат иллегә якын кеше тарафыннан имзаланса, “Патша хачы” дип аталган оешманың әлеге картинаны кинотеатрларда күрсәтүне тыю турында петициясе 16 мең имза җыйган. Бу хәл уңаеннан хәтта Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков та аңлатма бирергә мәҗбүр булган.

Бу атнада гына прокатка чыгучы “Матильда” фильмы тирәсендә күптән шау-шу бара инде. Фильмны яклап язылган ачык хат иллегә якын кеше тарафыннан имзаланса, “Патша хачы” дип аталган оешманың әлеге картинаны кинотеатрларда күрсәтүне тыю турында петициясе 16 мең имза җыйган. Бу хәл уңаеннан хәтта Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков та аңлатма бирергә мәҗбүр булган.

Нәрсә турында соң бу картина һәм кем ул Матильда? Матильда Кшесинская – билгеле балерина, Россия патшасы Николай II белән тыгыз элемтәдә булган. Элемтәләр шулхәтле тыгыз булганнар ки, берәүләр фикеренчә, патша әлеге балеринага өйләнгән булса, Россия тарихы бөтенләй башкача булыр иде. Икенчеләре мондый хәл булмаган, бу хакта патша үзенең көндәлекләрендә язган булыр иде дип белдерә. Мөнәсәбәтләрнең бөтен нечкәлеген кәгазьгә төшереп бару гадәте күп кенә билгеле шәхесләрдә булганлыгы мәгълүм: Альберт Эйнштейн, Александр Блок шулай мавыккан һәм шуңардан ләззәт алган. Николай II андый нәрсә белән мавыкмаган күрәсең, ә Матильда үзенең мемуарларында бу хакта язып калдырган. 90 яшендә язылган әлеге мемуарлар балеринаның бәлки хыял фантазиясе генәдер, шул сәбәпле, картинаның тикшерелмәгән фактларга нигезләнеп эшләнүе дин әһелләренең хисләрен рәнҗетәчәк икән. 2000 елда Николай патша Рус православ чиркәве тарафыннан газап чигүче дип таныла. Моңардан тыш, бу әле тарихка кизәнү дә, диләр фильмны тыярга теләүчеләр. Бу яктан караганда, алар хаклы да кебек, картинаны бөтен дөнья караячак, әмма әлеге элемтәләрнең Николай патша тәхетенә утырганчы булганлыгы мәгълүм. Яшь чакта кем кемне яратмаган, мәхәббәт шундый нәрсә инде ул, булачак патшаларның да башын әйләндерә ала. Алиса Гессинскаяга өйләнер алдыннан ул Матильда белән элемтәләрне өзә һәм аңа фатир бүләк итә. Патша тәхетенә менеп, өчпочмаклы гыйшык уеннары уйнаган булса, бәлки тыярга да кирәк булгандыр, читләр алдында абруй дигән нәрсә бар бит әле, йә яратмаслар.

Күп шау-шу куптарган әлеге картина күпмегә төшкән икән? Узган ел гына кино фонды Россия фильмнарына 3,9 миллиард сум акча бүлеп биргән. “Матильда”га акча берничә ел биреп барылган һәм ул исемлекнең югары баскычларында тора. Төгәл сумманы белүче юк, прокатка чыкканнан соң 700 миллионнан 215сен кире кайтарып булачак, дигәннәре күзгә чалынды. Калган 485 миллионы җилгә очачак икән бу очракта. Патша хәтле патша турындагы фильм өчен бу бәлки күп тә түгелдер, әмма мәктәпләр ябылу уңаеннан куерган бәхәсләр вакытында бер авыл мәктәбенең еллык чыгымы 5 миллион сум дигәннәрен исәпкә алсак, аз да түгел. “Матильда”ның җилгә очкан акчасы 97 мәктәпне гөрләтеп эшләтергә җитәрлек. Ә фильмга килгәндә, без аны дөрес ракурстан карамыйбыз икән. Фильмда Николайның коронация вакытында аңын югалтып егылып, башындагы коронасын төшереп җибәрү мизгелен уйлап чыгарып, ул патшалык иткән чорда булачак тетрәнүләргә - 1917 елгы революцияләргә ымлау, диләр белгечләр. Сценарий авторларының табышы инде бу, мәктәпләре ябылмагач, гыйлем туплый алганнар. Хәзер кинолар да белемлеләр, белемсезләр өчен төрле форматта чыга башлар ахры.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading