16+

«Миркәйнең дә, Айсылуның да икесе бергә үлүе яхшырак әле...»

Традиция буенча, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры режиссерлары Марсель Сәлимҗановның туган көнен зур премьера белән каршы ала. Быел театр Нәкый Исәнбәтнең «Миркәй белән Айсылу» пьесасына алынган. Спектакль премьерасы өч көн рәттән – 5, 6, 7 ­ноябрь көннәрендә барды.

«Миркәйнең дә, Айсылуның да икесе бергә үлүе яхшырак әле...»

Традиция буенча, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры режиссерлары Марсель Сәлимҗановның туган көнен зур премьера белән каршы ала. Быел театр Нәкый Исәнбәтнең «Миркәй белән Айсылу» пьесасына алынган. Спектакль премьерасы өч көн рәттән – 5, 6, 7 ­ноябрь көннәрендә барды.

Театрның бу әсәргә алынуы юкка түгел, чөнки Камал сәхнәсендә аны соңгы тапкыр 1966 елда Марсель Сәлимҗанов үзе куйган. Татар театрында әлеге пьесаның инде өченче куелышы. Аны замана тамашачысына тәкъдим итү вазифасын бу юлы режиссер буларак Илгиз Зәйниев үз кулына алган. Биредә труппаның 95 процент актеры катнаша. Барлык актерларны да бер сәхнәгә җыю Илгиз Зәйниевнең күптәнге хыялы булган.

– Әсәргә алынуымның сәбәбе: беренчедән, темасы актуаль, икенчедән, ул театр өчен дә актуаль. Пьесада безнең актерлар өчен зур, яхшы, катлаулы рольләр бар. Минемчә, бүгенге көнгә аваздаш, көчле әсәр бу, – ди Илгиз Зәйниев.

Чыннан да, Нәкый Исәнбәт әсәре бүген дә җәмгыятьнең авырткан җирләрен фаш итә. «Миркәй белән Айсылу»да аталар һәм балалар, байлар һәм ярлылар каршылыгы, бәхетсез мәхәббәт, халык өеменә каршы тору кебек мәңгелек темалар чагылыш тапкан. Әйтерсең драматург, ничә еллар узгач та, кешелекне шул ук проблемалар борчыячагын ап-ачык күргән. Тикмәгә генә Нәкый Исәнбәтне татар Шекспиры димәгәннәрдер инде. Автор гына түгел, режиссер да шул чор тарих яссылыгын безнең заманга тәңгәлләштереп сәхнәгә куюга ирешкән.

Миркәй (Эмиль Талипов) белән Айсылуның (Ләйсән Фәйзуллина) саф мәхәббәте явыз затларны көнләштерә. Замир Дәүлие, Әхмәтҗан, Бөкре Гариф, кызның исеменә тап төшерү, Миркәйдән үч алу максатыннан, гашыйкларга зиначы дигән яла яга. Шул чор өчен үтә гайре хәл алдында калган авыл картлары илдә барган корылыкны аларның «гөнаһларыннан» күрә һәм бер гаепсез егет белән кызны җәзага дучар итә.

Бер караганда, әсәрдә бәхетсез мәхәббәт драмасы ярылып ята. Хәзерге заман белән чагыштырсак, бу драма да түгел инде. Егет белән кыз йоклаган өчен, беркемне дә җәзага тартмыйлар бүген... Ләкин режиссер тамашачыны тирәнрәк фикер йөртергә чакыра.

– Бәлки монда элеккеге кешеләр тартылган саф мәхәббәткә омтылыш бардыр, ләкин пьесаны мәхәббәт яссылыгында гына карарга кирәкми. Биредә кешене юк итү проблемасы тора. Тормыш авырайган саен, кеше, аны җиңеләйтү өчен, әллә ниләргә дә табынырга әзер. Биредә дә мәчете, мулласы булган авылда мәҗүсилек гадәтләре дә сакланган икәнен күрәбез. Кешенең һәрвакыт каяндыр читтән корбан эзләве дә гадәти хәл. Әсәрдә бу корбан Айсылу белән Миркәй булды, – ди Илгиз Зәйниев.

Режиссерның образлар, яшерен символлар белән уйнавы да әсәрне тирәнрәк ачарга ярдәм итә. Иң беренче булып, пәрдә күтәрелүгә, сәхнә өстендә эленеп торган буш чиләкләргә күз төшә. Озак та үтми, шундый ук буш чиләкләрне Айсылуның әти-әнисе һәм кыз үзе сәхнә уртасына тезеп үк куя. Татар халкында элек-­электән буш чиләк – юл уңмау билгесе. Ә буш чиләк-көянтә белән капка аша узсаң, мәет килә, диләр. Менә шул мәет, үлем көтү әсәрнең башыннан ахырына кадәр ташламады тамашачыны. Кичергән газап­ларыннан акылга җиңеләйгән Айсылуның ап-ак киемнәрдән, башына әбиләрчә япкан ак яулыктан чиләк өстендә әзерләнгән ап-ак урынга ятуы, аңа муллаларның күзен яулык белән каплап дога укуы да мәетне соңгы юлга озату күренешен хәтерләтте. Миркәй Айсылу янына килгәндә дә су буенда алар «үлек»не зиратка озатканнарын күрәләр бит. Шуңа да бу мәхәббәт тарихының бәхетле бетмәячәге көн кебек ачык иде.

– Миркәйнең дә, Айсылуның да икесе бергә үлүе яхшырак әле. Берсе генә исән калса, финал тагын да ерткычрак булыр иде, – ди Илгиз Зәйниев.

Камал театрының сезон ачы­лышында булган матбугат конференциясендә режиссер: «Эмиль Талипов белән Ләйсән Фәйзуллина булмаса, бу әсәргә алынмаган да булыр идем», – дигән иде. Ләйсәнне без моңарчы да инде төп рольләрдә күргән бар. «Көтәм сине»дә ул – сабый күңелле, мәтрүшкә чәе эчеп кенә баласын югалткан Саҗидә образында, «Җилкәнсезләр»дә  – акча өчен ата-­анасын да, милләтен дә саткан элеккеге гимназистка Дилбәр, «Мәхәббәт FM»да Рәзиляшка рольләре белән халык күңеленә кергән актриса ул. Биредә аның шушы барлык образлары бер рольгә тоташкан кебек. Башта ул шук, кыланмышы белән елмайта торган саф күңелле кыз. Инде спектакльнең ахырына таба күңеле каешланып беткән, үз-үзен югалткан кеше булып күз алдына килә. Шушы катлаулы образга алыныр алдыннан Ләйсән фильмнар карый, режиссерлары сөйләгән шуңа охшаш булган хәлләрне күңеленә киртләп куя, элеккеге спектакльдә катнашкан олырак актерларның тәҗрибәсен өйрәнә.

– Шушы спектакльга охшаш «Дерево желаний», «Охота» дигән фильм­нар карадым. Ул да образга керер­гә бик булышты. Көнчелек – кешене юк итәргә сәләтле көч ул. Хәзер дә бит җәмгыятьтә кешене юк итәргә телиләр икән, барысы да җыелып, аңа каршы чыга. Ул кеше инде берничек тә юылып бетә алмый. Хәзер тормыш бүтән инде, икенче бер илгә китәргә була. Безнең персонажлар исә качып өлгермәде, аларга ирек бирмәделәр. Качар урын да юк иде бит. Ә хәзер кеше үз тормышын үзе төзи ала. Ләкин хәзерге заманның бер афәте – интернет бар. Менә ул – зур көч. Хәзер инде кешене аның ярдәмендә «каралталар», – ди Ләйсән Фәйзуллина.

Урал таулары арасында динамит белән юл ярган Миркәй дә кеше сүзенә каршы тора алмады. Аны да һәлакәткә китерделәр.
– Бу очракта Миркәй берни эшли алмас иде. Халыкка, массага каршы чыгып булмый. Халык төркеме ул бит аңсыз була. Анда адәм баласына хас кыргыйлык та, наданлык та бар, – ди Эмиль Талипов.
Әсәрдә Миркәй кайта да китә, кайта да үлә... Ничектер авыр вакытта ул Айсылу белән булса, кыз акылдан да шашмаган булыр иде дигән гаеп тә егет өстендә кала кебек. Ләкин ул массадан акыллырак булып чыга, барысы  да закон, суд нигезендә хәл ителсен өчен көрәшеп йөри Миркәй.

– Айсылу бит Миркәйгә беркем түгел. Ул аны болай гына үзе белән алып китә алмый. Миркәй кулы сынып табибка мөрәҗәгать итә, аннан кәгазь ала, кыерсытучы кешеләрне судка бирәм дип йөри. Җитмәсә, сөйгәненең акылы зәгыйфьләнүе яңа каршылык китереп чыгара. Айсылу эт кебек үзенә ташланган кешеләрнең нахакка гаепләүләренә үзе дә ышана башлый. Геройлар үлсә дә, минем өчен аларның мәхәббәтләре исән калды, – ди Эмиль Талипов.
Нәкый Исәнбәттән аермалы буларак, Илгиз Зәйниев дин әһелләрен надан итеп күрсәтмәде, алардан көлмәде. Киресенчә, муллалар күзләре томаланган халыкны акылына килергә өндәде. Спектакльдә актерлар составы да үзгәргән. Алты-җиде персонаж, гомумән, төшеп калган.

50 ел элек уйнаган актерларны бу юлы да сәхнәдә күрү үзенчәлекле иде. Татарстанның халык артисты Дания Нуруллина элек Айсылуны уйнаса, хәзер аның әнисен башкара. Айсылу аның театр училищесын тәмамлаганнан соң беренче роле булган. Ул катнашкан спектакльне хәтта Нәкый Исәнбәт үзе карап, югары бәя биргән.

Спектакльдән соң тискәре образдагы кешене күрәлмас дәрәҗәгә җитеп кайтып китсәң, димәк, ул ролен бик шәп башкарган. Бу юлы тамашачы нәфрәте яшь артист Фәннүр Мөхәммәтҗановка (Замир Дәүлие) төште. Егетнең килеш-килбәте, сәхнәдә үз-үзен тотышы тамашачы ышанычын тагын да арттырды. Дус­ты образын башкарган Алмаз Сабирҗанов исә бу юлы да икейөз­ле, куркак, көчле кешеләр җилкәсе артына ышыкланган мәкерле Әхтәрҗан ролендә иде. Ә Алмаз Гәрәев (Бөкре Гариф) исә бөтенләй «Собор Парижской Богоматери»дагы Квазимодоны хәтерләтте. Гомумән, сәхнәгә чыккан бер генә герой да төссез шәүлә булып калмады. Режиссер иң кирәкле образларны гына сөзеп алган сыман: һәрберсе төп геройларны ачарга, әсәрнең эчтәлеген тагын да тирәнрәк итәргә ярдәм итте.

Әсәрнең музыкаль бизәлешен дә игътибарсыз калдырырга ярамый. Композитор, М.Җәлил исемендәге премия лауреаты Эмиль Низамов музыканы Г. Тукайның «Сандугач көе» шигыренә язган. Спектакль барышында әлеге көйне без Миркәй гармунда уйнаганда да, дусты Ханнанның (Раил Шәмсуаров) җыр­лавында да, фон буларак эстрада җыр­чысы Алинә Шәрибҗанова башкаруында да ишетә алдык.
Спектакльдә булган моң, сагыш, чарасызлык күңелдә әле озак сык­рап торды. Кеше сүзе, көнчелеге үтергән күпме кеше булган, бар һәм булачак... шунысы кызганыч. Җәмгыять кайчан корбаннарсыз яши башлар икән?

Рәмис Нәҗмиев фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эфэрин Камал театры артистларга??????

    • аватар Без имени

      0

      0

      Молодцы

      Мөһим

      loading