16+

Миләштән бик тәмле һәм файдалы джем ясау ЫСУЛЫ

Ут янып торган миләшләргә сокланып карамаган кеше юк, ә менә аны дәвалану максатыннан кулланучылар бик сирәк. Аңарда кешенең нерв системасын ныгыта торган минераллар һәм витаминнар бик күп.

Миләштә А витамины кишергә караганда да күбрәк. С витамины буенча ул лимонны да уздыра. Моннан тыш аңарда Р, B1, В2, К, Е витаминнары бар. Халык табиблары миләшне организм хәлсезләнгән вакытта, йокысызлыктан җәфаланганда ашарга куша. Атеросклероздан саклану өчен дә кирәк. Халык медицинасында ул кан басымын нормада тоту өчен дә кулланыла. Миләш авызны камаштырмасын өчен, аны суыткычның катыру бүлегенә куеп торыгыз.

Джем өчен 1,5 кг миләш, 2 кг шикәр комы, 2 әфлисун, 1 лимон кирәк.

Миләш җиләкләрен, лимон, әфлисунны ит тарткыч аша чыгарып, эмаль савытка тутырабыз. Шикәр өстәп, яхшылап болгатабыз да ут өстенә куя­быз. Кайнап чыккач, сүрән утта 45 минут пешерүебезне дәвам итәбез. Вакыт-вакыт болгатып алабыз. Әзер джемны стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз да салкынча урында тотабыз.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading