16+

Медицина фәннәре докторы Оксана Фролова: «Иң яхшысы – 10 яшькә кадәр балаларга чәй эчермәскә»

Татар кешесенең 90 процент өлеше чәйдән тора дигән гыйбарә юктан гына барлыкка килмәгән. Татарлар чынлап та чәйсез яши алмый. Борынгыдан ук аны каты итеп пешереп, сөт салып, кайнар килеш өрә-өрә, бер шакмак шикәр белән эчкәннәр.

Медицина фәннәре докторы Оксана Фролова: «Иң яхшысы – 10 яшькә кадәр балаларга чәй эчермәскә»

Татар кешесенең 90 процент өлеше чәйдән тора дигән гыйбарә юктан гына барлыкка килмәгән. Татарлар чынлап та чәйсез яши алмый. Борынгыдан ук аны каты итеп пешереп, сөт салып, кайнар килеш өрә-өрә, бер шакмак шикәр белән эчкәннәр.

Хәзер инде шикәрне бер уч зурлыгындагы конфетлар алыштырды дияргә була. Ә менә чәйгә мәхәббәт бераз гына да сүрелмәде. Аны элеккечә күп итеп эчәбез. Чәйдән соң баш сызлавы да басыла, хәл керә, кәефләр күтәрелеп, үзебез яшәреп киткәндәй булабыз. Шулай да, чәйгә нихәтле генә мәдхия укысак та, бер яхшының бер яманы булмый калмый дигәндәй, аны дөрес итеп эчмәгәндә, зыяны да булып куюы бар икән.

Соңгы вакытта чәйдән бөтенләй баш тартучылар турында да ишетеп беләбез. Монысы бөтенләй таякны артык бөгеп ташлау кебек. Әллә аларда да дөреслек бармы икән? Шул сорауларга җавап эзләп, без Казан дәүләт медицина академиясенең гомуми гигиена кафедрасы профессоры, медицина фәннәре докторы Оксана Фроловага мөрәҗәгать иттек.

– Чәй безнең өчен гадәти эчемлек кенә түгел, ул ял итүнең бер төре дә дияргә була. Чәйле табын артына җыелып утыру йоласы тора-бара чәй эчү культурасын барлыкка китергән. Чәйнең файдасын берничек тә инкарь итеп булмый. Аларда картаю процессын тоткарлый торган табигый антиоксидантлар, организмга көч-хәл кертә, тешне, уртларны ныгыта торган танин матдәсе бар. Чәй эчәсе килүне баса, арыганлыкны бетерә, нервларны тынычландыра.

– Күп кенә чәйләргә, бигрәк тә пакетлыларына хуш ис һәм тәм өсти торган матдәләр, буягычлар кушыла. Аларның зыяны юкмы?
– Сайлау мөмкинлеге булганда, хуш ис һәм тәм өсти торган матдәләр кушылмаганын алырга тырышыгыз. Чәйнең кабындагы язуларга игътибар итегез: кайбер пакетлы чәйдә «ароматизаторлар табигый матдәләргә тәңгәл» дип язылган була. Димәк, аңа химик матдә кушылган. Иң яхшысы – чәйгә кара җимеш, күрәгә салып эчү. Тәмле дә, файдалы да. Без куллана торган күп кенә ризыкларда организм өчен мөһим булган азык җепселләре аз, ә менә кипкән җимешләрдә алар бар. Азык җепселләре ашкайнату системасын яхшырта, йөрәк авыруларыннан саклый, эчәклек эшчәнлеген активлаштыра. Болардан кала, җимешләрдә калий да күп. Анысы бигрәк тә йөрәк-кан тамырлары системасы өчен кирәк. Чәйдә аларның файдалы үзлекләре югалмый. Күпме генә файдалы булса да, җимешләрне шулай ук күп кулланырга ярамый, чөнки аларда калорий күп. Бер чынаяк чәйгә ике-өч җимеш салу җитә. Шикәр, бал урынына җимеш куллану күпкә дөрес. Соңгы елларда бөтен дөньяда симерүдән интегүчеләрнең саны арта бара. Татарстанда да бу хәл күзәтелә. Аның бер сәбәбе – майлы һәм баллы ризыкларны күп ашау. Тәүлегенә кеше 40 грамм шикәр, якынча алты чәй кашыгы шикәр кулланырга тиеш. Бу – ипи, ботка, конфет һәм башка ризыклар составындагы шикәрне бергә кушып. Чәйдә кофеин да бар. Бер чынаяк каты итеп пешерелгән кара чәйдә – 400 мг, яшел чәйдә 200-250 мл кофеин исәпләнә. Кайбер каһвә сортларында да кофеинның күләме шуның кадәр булырга мөмкин. Кан басымы югары булганнарга каты чәй эчәргә ярамый, шул исәптән яшел чәйне дә.

– Алдарак сүз пакетлы чәйләр турында да барды. Ул башка чәйләрдән нәрсәсе белән аерыла?
– Алар, суда тәмен һәм төсен тиз чыгарсын өчен, тузан рәвешенә китереп төеләләр. Вак кына чәй бөртекләре һәм «тузаннан» торган бу чәйгә, исе һәм тәме калмагач, хуш ис һәм тәм бирә торган матдәләр кушалар.

– Көненә ничә чынаяк чәй эчәргә ярый?
– Дүрт-биш чынаяк. Шуны да истә тотарга кирәк: каты чәйне күп эчсәң, тешләр саргая.

– Чәйне төнгә каршы эчү дә зыянлымы?
– Йоклар алдыннан, каһвә кебек үк, каты чәй эчәргә ярамый. Ул нервларны тынычсызландырырга мөмкин. Аңардан соң йоклап китү авыр була. Авырлы хатын-кызларга да каты чәй эчәргә киңәш итмибез. Аеруча соңгы өч айда, чөнки ул кан басымын күтәрә.

– Температура югары булганда кайнар чәй эчәргә ярамый дип ишеткәнем бар.
– Әйе, ул температураны тагын да күтәрә, организмга ныграк көрәшергә туры килә.

– Ашказаны авырткан кешеләргә чәй эчәргә ярыймы?
– Ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте вакытында, ашказаны кислотасы югары булганда, чәй эчүне чикләргә кирәк. Гипертония, атеросклероз, йокысызлык вакытында да артык мавыкмаска киңәш итәбез. Ашказаны авыртканнарга каты чәйне ач карынга эчәргә ярамый.
 

– Кайберәүләр даруны чәй белән эчеп куя, бу дөресме?
– Даруны фәкать чиста су белән генә эчәргә кирәк, югыйсә ул тиешенчә үзләштерелмәячәк.

– Чәйне пешергәннән соң, аны күпме вакыт эчендә эчәргә ярый?
– Бер үк чәйне кат-кат пешерергә рөхсәт ителми. Яңа пешеп чыккан чәйне генә эчегез, суынгач, аның файдасы да калмый инде. Шунысы да бар: авызны пешерә-пешерә, кайнар чәй ярамый. Ул авыз эчен, тамакның лайлалы тышчасын пешерә, шуның аркасында үзгәрешләр барлыкка килеп, яман чиргә дә китереп җиткерергә мөмкин. Кайнар чәй йоткылык һәм ашказанын да ярсыта. Шул рәвешле ашказаны-эчәк тракты авыруларына да китерергә мөмкин. Гомумән, чәйне яңа кайнап чыккан су белән пешермиләр. Аның температурасы 70 градус булырга тиеш, ягъни кайнап чыгып, ике-өч минут узгач кына пешерәсе. Болай иткәндә, чәй бөртекләренең файдалы үзлекләре саклана. Салкын чәй эчү дә дөрес түгел. Оптималь температура 56 градус булырга тиеш.

– Кечкенә балаларга чәй эчерергә ярыймы? Яраса, ничә яшьтән?
– Каты булмаган чәй ярый. Иң яхшысы – ун яшькә кадәр чәй эчермәскә, чөнки аның составында, әйткәнемчә, кофеин бар.

– Мунчадан соң каты чәй эчү дөресме?
– Мунчадан соң эчәсе килә, әлбәттә, әмма каты чәй эчәргә киңәш ителми. Алкоголь эчемлекләрдән соң да чәй эчәргә ярамый. Йөрәккә көч килә, кан басымы күтәрелә. Кеше чәй эчкәч айнып киткән кебек булса да, организм өчен ул зур сынау.


Чәй турында кызыклы фактлар

Чәй – дөньяда иң билгеле эчемлек, икенче урында – сыра.
Яшел чәйдә, кара чәйгә караганда, С витамины 50 процентка күбрәк.
Пакетлы чәйнең тарихы 1904 елга барып тоташа. Нью-Йорк кешесе Томас Салливан чәйләрне кәгазь пакетта сата башлый. Бер клиенты чәйле пакетны суга ялгыш төшереп җибәрә, чәй кыяфәтенә кергәч, эчеп карый.

Җир шарында бер секундка ике миллион чынаяк чәй эчәләр.
Чәйнең ватаны булып Кытай саналса да, аны Төркия, Ирландия һәм Бөекбританиядә күбрәк эчәләр.


Чәйне Кытайда VII гасыр башында үстерә башлыйлар. Кытай теленнән ул «яшь яфракчык» дип тәрҗемә ителә. Европага исә әлеге эчемлек Португалия диңгезчеләре белән 1517 елда килеп керә. XIX гасырның уртасына кадәр чәй бары тик Кытайда гына үскән.


Беләсезме?

Чәй куагы – мәңге яшел күпьеллык куак. Ул -23°С га кадәрге кыска вакытлы салкыннарга чыдам, ләкин салкын районнарда уңышны аз бирә. Башка үсемлекләрдән аермалы буларак, чәй куагы көз көне чәчәк ата. Җимшәннәр куакларда кышлый, ә язын үсә башлыйлар; орлыклары октябрьдә өлгерә. Чәй куагының очындагы яфракларын җыялар.
Яшел чәй дә, кара чәй дә бер үк чималдан әзерләнә, ләкин эшкәртү ысулларында берникадәр аерма бар. Яшел чәйне әзерләгәндә, яфракларны ферментацияләмичә, шунда ук киптерәләр. Яфраклар яшел төсен югалтмый.


Киңәш

Чәй бөртекләрен махсус кечкенә чәйнеккә салып пешерергә кирәк. Аны пешерер алдыннан чәйнекне кайнар су белән чайкатыгыз. Аннары чәй бөртекләре салып, өстенә кайнар су агызганнан соң, биш-алты минут каплап торыгыз.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    кибет чэйн эчмибез

    Мөһим

    loading