16+

Мавроди миссиясен үтәп киттеме?

«МММ» пирамидасын төзеп, миллионлаган кешене төп башына утырткан Сергей Мавроди да вафат булган икән.

Мавроди миссиясен үтәп киттеме?

«МММ» пирамидасын төзеп, миллионлаган кешене төп башына утырткан Сергей Мавроди да вафат булган икән.

Гомеренең соңгы көннәренә хәтле үз кыйбласыннан тайпылмаган «МММ» хуҗасы башкаларга «өмет һәм акча эшләргә мөмкинлек бирү»нең төрле алымнарын тормышка ашыру белән шөгыльләнгән. Узган гасырның 90нчы елларында Президент кәнәфиенә дә дәгъва белдергән Мавроди үзен даһига санамаган, бары тик «миссия» үтәүче дип кенә атаган. «Мин дөньяны үзгәртәм, даһилык ул – минем шәхесемнең бер ягы гына» дигән булган ул үзе турында. Үзенең миссиясен кай тирәгәрәк җиткереп китеп барды икән «МММ» хуҗасы һәм аны аферист дип атау дөреслеккә туры килеп бетәме соң?

Аның турында күп сөйләнде, кулга алынганнан соң, офисыннан 17 «Камаз»га төяп алып кителгән акчалар, 50 миллиард сум күләмендә түләнмәгән салымнан халык хәбәрдар. Ни генә дисәң дә, акча эшләү һәм җаваплылыктан котылу юлларын бик ансат таба белгән Мавроди – кемнең әле көн саен 50 миллион сум эшләп караганы бар? Малевичның «Кара квадрат»ын күрмәгән кеше юк. Акыллы кыяфәт ясап карап торабыз да нәрсәдер аңлаган кебек булабыз, искитәрлек нәрсәсе булмаса да, нидер яшеренгән бит монда дип уйлыйбыз. 90нчы елларда хокук саклаучылар өчен Мавроди да нәкъ шул кара квадрат кебек булган – аның начар эшләгәнен беләләр, аны кулга алырга, эшчәнлеген туктатырга кирәк, әмма миллионлаган халык «икътисад даһие» яклы, аңа ышана. Яхшы математик булудан тыш, ул әле яхшы психолог та – халык күңеленә үтеп кереп, аларга «якты» киләчәк өмет итә, шул ук вакытта пирамида төзүе турында ачыктан-ачык сөйли. Үзенә ышандыра алу сәләте шулхәтле көчле була – ул депутат булып сайлана, хәтта Президент булырга да җыенган.

Шул ук вакытта Мавродиның файдалы яклары да юк түгел. Аңа кадәр Россиянең закон чыгару системасы пирамидалар белән көрәшергә әзер булмый, «МММ» хуҗасы кайбер законнарны кабул итәргә этәргеч ясый. Пирамидалар – мошенниклык, кешене алдау, ә Мавроди, бу хакта ачыктан-ачык сөйләп, кешеләрнең алдану мөмкинлеге булуын да искәртә. Бу яктан караганда, үзе әйткәнчә, ул ниндидер «миссия»сен үтәгән булып чыга. Җиңел акчага кызыгып авызлары пешкәннәрне акча, инвестицияләр белән сак эш йөртергә кирәклеген, илнең икътисад системасына зыян салып, зур бәһаләр исәбенә уяулыкка өйрәтә. Белгечләр раславынча, «МММ»нан соң мошенникларның корбаннары ике тапкырга кимегән.

Әмма бөтен кешегә дә сабак бирә алмаган Мавроди – пирамидалар бүген дә бар. Халык үз теләге белән соңгы тиеннәрен жуликлар кулына илтеп тапшыра. Бу, әлбәттә, халыкның финанс өлкәсендә белемсез булуына да бәйле (андыйлар 46 процентны тәшкил итә), икенче яктан, тиз генә акча эшли алу мөмкинлеге дә кызыктыра. Ләкин бушлай сырның капкында гына булуын онытмаска кирәк. Узган ел Россиядә 137 финанс пирамидасы билгеләре булган оешма ябылган. Алардан күрелгән зыянның күләме 1 миллиард сумны тәшкил итә. 2016 елда бу күрсәткәч – 2, аңа хәтле исә 5,5 миллиард булган. Саннар кимү ягына киткән китүен, әмма бу өлкәдә законнар камилләштерелмәгән, ә мошенниклар бик акыллы халык. Бөтен гаепне халык җилкәсенә аудару да дөрес түгел. Белгечләр әйтүенчә, финанс пирамидалары барлыкка килү өчен уңай шартлар – илдә кыйммәтле кәгазьләрнең ирекле базары булуы, алда атап үтелгәнчә, әлеге структураларның эшчәнлеген контрольдә тоткан кануннар булмавы.

Ләкин пирамида тибында эшләүче һәрбер оешма да мошенниклар кулында дигән сүз түгел. Мәсәлән, челтәрле маркетинг, шул ук пенсия системасы да финанс пирамидасын хәтерләтә. Пенсионерлар бүген эшләүчеләр исәбенә яши. Әмма бу өлкәләрдә дә алдау очраклары юк түгел. Аларның билгеләре: куәтле реклама, бик югары түләүләр вәгъдә итү, компаниянең эшчәнлеге турында теләсә кайсы мәгълүматны яшерергә тырышу. Мондый очраклар күзәтелсә, андый оешмалар белән эш итмәвең хәерле. Мавроди да шул хакта кисәткән югыйсә, әле тагын күпме кешенең күзен ачарга ярдәм иткән булыр иде, үлеп китмәгән булса.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading