16+

Матурлык

(Бер карт әдип авызыннан) Күптән, бик күптән булган вакыйга, әмма бүгенгедәй күз алдымда: без, өч шәкерт, бер атка утырып, өяз мәдрәсәсеннән авылыбызга кайтырга чыктык. Дөресрәге, Гыйлемдар белән без икәү бер авылга – Чуаркүлгә кайтабыз, ә Бәдретдинне юл өстендәге Ишле авылында калдырып китәргә тиешбез. Тагын шуны да әйтим, безне ялкау гына юыртып алып кайткан күк алаша Гыйлемдарларныкы иде. Без авылда алар белән күрше генә торабыз. Шул сәбәпле Гыйлемдар белән мине алырга бер язын безнең ат килсә, икенче язда алар аты килә торган иде.

Матурлык

(Бер карт әдип авызыннан) Күптән, бик күптән булган вакыйга, әмма бүгенгедәй күз алдымда: без, өч шәкерт, бер атка утырып, өяз мәдрәсәсеннән авылыбызга кайтырга чыктык. Дөресрәге, Гыйлемдар белән без икәү бер авылга – Чуаркүлгә кайтабыз, ә Бәдретдинне юл өстендәге Ишле авылында калдырып китәргә тиешбез. Тагын шуны да әйтим, безне ялкау гына юыртып алып кайткан күк алаша Гыйлемдарларныкы иде. Без авылда алар белән күрше генә торабыз. Шул сәбәпле Гыйлемдар белән мине алырга бер язын безнең ат килсә, икенче язда алар аты килә торган иде.


Ә Бәдретдин – безнең очраклы юлдашыбыз. Дөрес, без мәдрәсәгә бер вакытта җыелабыз, бер вакытта таралабыз, ләкин моңарчы аның белән бергә кайтырга туры килгәне юк иде әле. Бәдретдин кешегә бер дә йөк булырга яратмый иде. Укулар беткәч тә, ул базарга килгән авылдашларының берсенә ияреп китә дә бара яки ялгыз үзе генә утыз чакрымдагы авылына җәяүләп сыптыра торган иде. Бу юлы инде без аны, үзебез сорап дигәндәй, бергәләп кайтырга күндердек. Бәдретдин безнең мәдрәсәдә иң ярлы шәкерт иде. Аңа авылыннан бернинди дә ярдәм килми иде. Тик Ишледән базарга килүче берәрсе бик сирәк кенә аңа әнисенең киндер чүпрәккә төреп җибәргән тары ипиен яки берәр йомарлам маен кертеп чыга торган иде. Бәдретдин шуны да, бик кыенсынып: «Нигә инде бу? Әнкәйгә әйтегез, мин ач түгел, үзеннән өзеп җибәрмәсен!» – дип алып кала иде. Һәм шул майны ул ни өчендер без белән чәнчеп ашый иде. Шәкертләр аңардан: «Нигә алай итәсең?» – дип сорасалар, Бәдретдин көлгән булып кына: «Без белән ашагач, озакка җитә ул!» – дип җавап бирә торган иде.
Илдә чыпчык үлми дигәндәй, безнең Бәдретдин дә, бик интегеп, ачка киселеп булса да, укуын әнә шулай алып бара иде. Һәм бик яхшы укый иде ул. Хәер, бу күп сыналган нәрсә: рәхимсез нужада торып укыган ярлы шәкерт гадәттә бик сәләтле булып чыга. Башкача аңа мөмкин дә түгел. Бай шәкерт, әйтик, туң күчән булса да, мәдрәсәдә теләсә күпме ята ала, ә ярлы шәкерт, начар укыдымы, беренче кыштан ук мәдрәсәдән очарга мәҗбүр була... Аннары, ярлы шәкерт бик яхшы укыса гына үзенең матди хәлен дә беркадәр җиңеләйтә ала.
Менә безнең Бәдретдингә дә, ул замандагы тел белән әйтсәк, истикамәтле вә иҗтиһатлы шәкерт булганга күрә, байлар иганәсеннән ара-тирә ярдәм тия иде; начар укучыларның дәресләрен хәзерләшкән өчен дә аңа аз-маз тама иде, хәлфәләргә дә ул булышкалый иде, аннары авыру-сырхауларга догалыклар, Аятел-Көрсиләр күчереп тә азрак бакырлар тешергәли иде. Кыскасы, эшсез тормый иде шәкерт. Ләкин эшне дә, ярдәмне дә ул үзе бервакытта да сорап алмый иде. «Мин бит ярлы, миңа ярдәм итү – сезнең вазифагыз» дигән әрсез мес­кенлекне без аның йөзендә беркай­чан да күрмәдек.
Табигате белән үк ул, ничек дим, шундый тигез, сабыр холыклы бер егет иде. Ялагайлана да белмәс, масая да белмәс, яхшы белән яхшы, ә яман белән алыш-биреше юк – андыйлардан үзен ничектер бөтенләй читтә тота белә иде. Тагын шунысы кызык, никадәр генә ярлы булмасын, ул берәүдән дә бернәрсә дә сорарга яратмый иде. Гадәттә, шәкертләр аңардан гел анысын-монысын сорап торалар, чөнки аның үз кулы белән ясаган каеш тупсалы, әрҗә сыман сандыгында мәдрәсә тормышы өчен кирәк бөтен нәрсәсе – энәсе дә, җебе дә, уймагы да, безе дә, пәкесе дә, эскәге дә, көзгесе дә, төрле каләмнәре дә, кәгазь-дәфтәрләре дә, хәтта җилем белән балавызы да саклана торган иде. Ничек җыйгандыр ул аларны, ләкин һаман шул ярлылыгым кешегә йөк булмасын дип, тамагыннан өзеп булса да, тырышкан, күрәсең инде. Дөрес, ул калын-калын дәрес китапларына бик мохтаҗ иде. Ләкин булган кадәресен бик пөхтә тышлап, битләре керләнмәсен өчен көмеш кәгазьдән тоткыч ясап, кадерләп кенә саклый иде.
Ул заманда, ягъни революция алды елларында, шәкертләрнең яңа әдәбият белән мавыгуы искиткеч көчәйгән иде. Икмәк шикелле үк зарури бернәрсәгә әйләнеп киткән иде безнең өчен әдәбият!.. Һәрбер шәкерт төпләп алган калын дәфтәренә җыр күчерә, шигырь күчерә, хәтта романнардан өзекләр дә күчерә. Ике шәкертнең берсе ­шигырь яза. Бик күпләр Сәгыйть Рәми белән тилерә. Аңа иярәләр, аңа охшарга тырышалар, аны яттан сөйләп йөриләр... Дөрес, безнең барыбыз өчен дә бөтенесеннән өстен, бөтенесеннән якын – Тукай иде, иң күп күчерелгән, иң сөеп укылган да Тукай иде.
Шигырь чире безнең Бәдретдингә дә йоккан иде, ул да яза иде, ләкин язганын бервакытта да күтәреп, очраган берәүгә укып йөрми иде. Аны сорап та укырга күндерүе читен иде. Инде укый калса, аның әйберсе башкаларныкы төсле зар еламыйча гына язылган, күбрәк табигать күренешен гади генә сурәтләгән яки үзенчә берәр тормыш фәлсәфәсе әйтергә тырышкан кыска гына шигъри парча булып чыга торган иде.
Әнә шундый сәер генә, серле генә һәм сөйкемле генә бер егет иде безнең Бәдретдин шәриктәшебез!
Ярый, сүз озынга китте, без бит әле өчәүләшеп читән тарантаста хозур гына авылыбызга кайтып барабыз. Юл такыр, тузан юк, күк алаша, эченә кату төшүдән «горт-горт» иткән тавыш чыгарып, үз кәенә салмак кына юырта... Күптән түгел, май урталарында, беренче җылы яңгыр­лар явып узган иде. Хәзер бөтен нәрсә дәррәү кузгалып, күтәрелеп, үсеп бара: арышлар сабакка сузыла башлаган, бодайлар куе булып, кучкыл-яшел булып, егетләр мыегыдай, сызылып кына чыгып килә; сөрелмәгән чирәмнәрдә яшь үлән былтыргы корыган үләнне басып, каплап та киткән, кайберләре инде чәчәкләрен дә ачарга өлгергән... Юл буенда әнә эт эчәгесенең беренче ал «кыңгыраулары»... Әйтәсе дә юк, табигатьнең иң саф, иң садә, иң ямьле чагы!..
Безгә, кыш буе мәдрәсәдә кибеп яткан шәкертләргә, бу чиксез иркен, якты, җылыкай дөнья искиткеч тансык иде, шифалы-рәхәт иде, без аны иснәп тә, сулап та, күзләребез белән күреп тә туя алмый идек. Баштарак без әледән-әле тарантас­тан төшеп, аякларыбыз җирнең җылысын бер рәхәтләнеп татысын дигәндәй, чирәмгә кереп киттек, йөгерештек-куыштык, иелеп, чәчәкләр өздек. Бәдретдин тау юасы тапты, аны өзеп чәйнәдек. Мин безнең авылда «тәмлекәй» дип йөртелә торган, сабагы дүрт кырлы, озын гына бер үсемлекне җыеп алдым. Аны да, тиресен суеп, ашап карадык. Бәдретдин әйтә, моны башкортларда «кияү камчысы» дип йөртәләр, ди, чөнки очындагы менә шушы бөреләре зәңгәр чәчәк булып ачылгач, ул чынлап та чуклы камчыга охшап китә, ди.
Ә безнең Гыйлемдар, озын сыйрак, гел йомран эзләп чапты, туктап, ике учын кушлап сызгырып та карады, ләкин хәйләкәр җәнлек шәкерт сызгырганын сизә иде, ахрысы, оясыннан чыгып, колакларын торгызып, арт тәпиләренә утырмады.
...Юл буе безне тургайлар сайравы озатып барды. Гүя менә төпсез нурлы аяз күктән өстебезгә сихри бер моң тибрәнеп-чыңлап, өзлексез явып торды. Ә беләсезме, тургай сайравының сихере нәрсәдә?.. Иң элек, сынаганыгыз бардыр, тургай сайраганда, җир өстенә җиңелчә генә уйчан-моңсу бер тынлык җәелә. Әйтерсең барлык табигать, барлык җан иясе, әдипләр әйткәнчә, сөкүт калып, тәмам мөкиббән китеп, бары аны гына тыңлый, аны тыңлап сөенечле, сагышлы, ләззәтле бер рәхәткә чума... Икенче сихере шунда ки, тургай сайраганда, дөнья ничектер искиткеч җәелеп, киңәеп, яктырып киткәндәй була. Әнә шул югарыда кечкенә кошчык талпынган күкнең үзе шикелле үк, җир йөзе дә иксез-чиксез булып, гаҗәеп тын, нурлы булып тоела башлый...
Белмим, бу вакытта бүтән кош­лар сайрый торгандырмы – игътибар иткәнем юк, әмма бер кошның тавышы, бөтен җир өсте тургайлар сайравыннан өзлексез чыңлап торса да, безне сискәндереп, колагыбызга килеп керә. Бу – кәккүк! Кешеләрнең исләренә ниндидер бик мөһим нәрсәне төшерер өчен табигать тарафыннан яратылган күзгә күренмәс сәер кош!.. Юлдан шактый читтә торган күксел урман яныннан узганда, без аның да тынып калырга мәҗбүр иткән кисәтүле тавышын ишеттек.
Шулай кәефләнеп, күңелле генә кайта торгач, без, ниһаять, кызыл ярлы тауларга каршы тигез үзәнлектә сузылып утырган Ишле авылына да якынлаштык. Юлга чыккач та Бәдретдин безне, Ишледә туктап, чәй эчеп чыгарга чакырган иде. Без, билгеле, кыстатып тормадык, шәриктәшеңә кереп, чәй эчеп, күңел ачып чыгу шәкертләр өчен табигый бер низам инде ул.
Авылга җиткәндә генә Бәдретдин, дилбегәне үзенә алып, атны олы юлдан уңга каерды да бәпкә үләне түшәлгән җир өстеннән генә иң арткы урамга таба алып китте. Һәм озак та үтми, шул урамның иң читендәге, бүтән йортлардан аерылыбрак, ялгызы гына торган бер өйнең каршысына безне китереп тә туктатты.
Без фәкыйрь кешеләргә керәсебезне белеп килә идек, әмма бу кадәр ярлы хуҗалыкны күрербез дип һич тә көтмәгән идек. Хәер, моның хуҗалык дип атар җире дә юк иде. Шыр кырда утырган бәләкәй генә ялгыз өй үзе искереп-тузып, яртылаш җиргә кереп беткән. Салам түбәсе череп, каралып, тирескә әйләнә башлаган. Әйтерсең шуның авырлыгыннан өйнең кайбер бүрәнәләре бүселеп чыккан, ишек-тәрәзәләре кыйшайган, ә тәрәзә пыялалары тора-тора инде яшькелт-зәңгәр төскә кергән... Капка юк, койма юк, тик урам яклап та кыр яклап кына ике рәт киртә сузылган... Ишегалдын кыр үләне басып киткән. Анда чикерткәләр тыз-быз сикерешәләр. Димәк, бернинди аяклы мал да юк.
Без инде хәйран булып, гаҗәпләнеп калуыбызны Бәдретдиннең үзенә ничек тә сиздермәскә тырыштык. 
Арба эзе төшмәгән ачык ишегалдына узып, түбәсе чыбык-чабыклар белән ябылган иске генә бер читән абзар алдында атыбызны туктаттык. Өйдән кечерәк буйлы, ак чырайлы, җирән сакаллы, арык-өшән генә бер абзый чыкты. Аның өстендә киндер күлмәк, тез башларына зур ямаулар салынган киҗеле ыштан, башында мескен бүрек, аякларында тула оек белән тузган чабаталар иде. Ул, тарантас янына килеп, бары: «Улым!» — дип кенә Бәдретдин белән күреште, аннары безгә дә шулай сүзсез генә ике кулын сузды һәм шунда ук ат башына барып, аны тугара да башлады...
Бәдретдин, сандыгын күтәреп, өйгә ашыкты. Өй ишегендә бер хатын күренде, ләкин ул ни өчендер тиз генә кире борылды. Бу – Бәдретдиннең әнисе булгандыр инде, тик менә аның ишектән чыгар-чыкмас кире чигенүе безне бераз гаҗәпләндерде.
Атны тугарып бетүгә, Бәдретдин өйдән чиләк белән су, чүмеч һәм тастымал күтәреп чыкты. Чирәм өстендә генә чиләктән бер-беребезгә су коеп юынып алдык. Күңелгә: «Комганнары да юк, күрәсең»,– дигән уй килде. Һәм без бернәрсә күрмәгән, белмәгән булып кыланыр­га яки ваемсыз гына сөйләнергә ничектер сүз дә, сәләт тә таба алмый идек. Ләкин Бәдретдин үзе тыныч иде, һәрхәлдә, оялу-уңайсызлану кебек бернәрсә дә сиздерми иде.
Юынып беткәч, сәлам биреп, өйгә кердек. Бәдретдиннең әтисе, бер читтәрәк торган килеш безне бик гади генә: «Әйдәгез, шәкертләр!» – дип каршы алды.
Караңгырак кына өй эче дә тышкы ягы кебек үк искереп, тузып беткән икән инде. Ләкин күпме генә искереп-тузып бетмәсен, аның бүрәнәләре тома балавыздай сары-көрән иде әле, тапталып, кырылып ашалган идәне дә чип-чис­та иде... Өйнең бөтен түрен иңләп, өстенә киез җәелгән зур сәке тора, ике урындык, бер эскәмия, мич буенда тагын бер бүкән тора – менә җиһаз дигәне бары шул гына. Мич алды иске генә чүпрәк чаршау белән бүленгән, анда кемнеңдер озын гына итеп чыра телүе ишетелә.
Өйгә кергәч тә, безнең иң элек күргән кешебез сәке түрендә, стенага терәлеп, текә генә утырган бер бабай булды. Бабай Хозыр Ильяс төсле ап-ак сакаллы, ап-ак күлмәк-ыштаннан иде. Бары тик башындагы беленгә әйләнгән түбәтәе генә аның күксел-кара иде.
Без бабайга күрешер өчен кулларыбызны суздык. Бабай селкенмәде. Бәдретдин ашыгып әйтеп куйды:
– Бабакай, шәкертләр синең белән күрешергә телиләр.
– Ә, шулаймыни, бәрәкалла! – диде бабай, аз гына җанланып, һәм безгә кипкән, зур каты кулларын сузды. Күзләре ачык булса да, ул дөм сукыр иде.
Без утырышып дога кылдык һәм, шәкертләрчә кулларыбызны тез өстенә куеп, бер мәлгә тынып калдык. Безнең үзебезгә сүз башлавы, билгеле, кыенрак иде, аннары нидер менә телебезне һаман бәйләп тора иде. Ләкин, гаҗәп хәл, хуҗалар үзләре дә сүзсезләр иде. Гомумән, бу өйдә сүз бик аз сөйләнә булса кирәк – ничектер бик тиз без шуны сизгәндәй булдык. Бабай, үзенең эчке дөнья­сына киткәндәй, текә каткан килеш тып-тын утыра. Бәдретдин әрле-бирле йөренә, нидер әйтмәкче дә шикелле, ләкин сүз таба алмый кебек... Әтисе башта мич буендагы бүкәндә безгә бераз шаккатып утырды да, аннары, торып, сәке кырыена чәй урыны әзерли башлады. 

Әмирхан Еники

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading