16+

Матур һәм сәламәт булу өчен ничек дөрес тукланырга?

Диетологлар һәр өч сәгать саен аз-азлап ашарга куша. Бу вакытта без шоколад, печенье, конфет белән чәй эчеп куярга яратабыз. Аларның калорияләре күп булганлыктан, фигурага зыян килергә мөмкин. Бу продуктлар урынына нәрсә ашау дөрес?

Җиләк-җимеш, кипкән җимешләр. Көненә 400 грамм яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга кирәк. Ашыйсы килүне басар өчен алма яки банан гына ашап калмыйча, алардан салат ясарга була. Шунда ук чикләвек һәм җиләк тә сала аласыз. Әфлисун белән алма уртача 150-200 грамм, помидор белән кыяр – 150, болгар борычы 150-200 грамм. Көн дәвамында алма, әфлисун һәм яшелчә салаты ашасаң, 400 граммга җыела.

Эремчек белән кефир да файдалы. Бу очракта эремчекле продукт алырга ярамый, чөнки аларга начар сыйфатлы майлар салына. Ә кефирның майлылыгы аз булганын сайлагыз.

Бутерброд ясарга иренмәгез. Әйтик, эремчекле бутерброд. Эремчеккә яшел тәмләткечләр кушып болгатасыз да киптерелгән ипи кисәгенә (хлебцы) сылыйсыз. Эремчеккә помидор һәм болгар борычы да турап сала аласыз. Йә булмаса киптерелгән ипигә пешкән тавык ите белән кыяр куеп ашагыз.

(«АиФ»)

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading