16+

Марсель Сәлимҗанов исемендәге премиягә кем лаек булыр?

2017 елның 7 ноябрендә Г.Камал театрында театр сәнгате өлкәсендә Марсель Сәлимҗанов исемендәге Республика премияләре тапшырылачак, дип хәбәр ителә Камал театры сайтында. Әлеге премия Татарстан республикасы Президенты указы белән булдырылган.

Әлеге премия Татарстан республикасының профессиональ театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткән иҗат коллективларына, мәдәният хезмәткәрләренә ике елга бер мәртәбә өч җиңүчегә бирелә. 200 мең сум күләмендәге акчалата бирелгән һәр премиягә өстәп махсус бүләк һәм мактау дипломы тапшырыла.

2015 елда әлеге премия лауреаты исеменә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдинов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гомәр Мәрдәнов, Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Дәүләт татар драма театрының баш режиссеры Рөстәм Галиев лаек булдылар.

Конкурс комиссиясенә Татарстанның күренекле мәдәният эшлеклеләре керә. Комиссиянең рәисе – Татарстан республикасының мәдәният министры Айрат Сибагатуллин.

М.Сәлимҗанов исемендәге премияне тапшыру тантанасы 7 ноябрьдә, Камал театрының Зур сәхнәсендә, Н.Исәнбәтнең Илгиз Зәйниев куелышындагы "Миркәй белән Айсылу" спектакле премьерасы алдыннан узачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading