16+

Марат Кәбиров: «Татарстанда яшәүче кайберәүләрнең кыланмышы үзләре утырган ботакны кисүгә тиң»

Республикада дәүләт телен укытуга каршы урысларның кинәт кенә күбәеп китүе беркадәр сәер тоела. Россия Федерациясе белән шартнамә озайтылмаган өчен сөенүчеләре дә, мондый килешүгә каршылык белдерүчеләре дә хәтсез булган иде бугай. «Татарстан – аерым дәүләт түгел, үзе өчен махсус шартлар таләп итәргә хакы юк. Бөтен төбәкләр дә бертигез шартларда булырга тиеш!» – дип пыр туздылар.

Марат Кәбиров: «Татарстанда яшәүче кайберәүләрнең кыланмышы үзләре утырган ботакны кисүгә тиң»

Республикада дәүләт телен укытуга каршы урысларның кинәт кенә күбәеп китүе беркадәр сәер тоела. Россия Федерациясе белән шартнамә озайтылмаган өчен сөенүчеләре дә, мондый килешүгә каршылык белдерүчеләре дә хәтсез булган иде бугай. «Татарстан – аерым дәүләт түгел, үзе өчен махсус шартлар таләп итәргә хакы юк. Бөтен төбәкләр дә бертигез шартларда булырга тиеш!» – дип пыр туздылар.

Үзең утырган ботакны кисү

Менә монысын берничек тә аңлап булмый. Әлбәттә, милли хисләр булуы – әйбәт, үзеңне бөек милләт вәкиле итеп тоеп, башкаларны мыскылларга тырышу да... монысын да аңлап була... Ләкин Татарстанга аерым шартлар тудырылуына каршы төшү... Үзең яшәгән Татарстанга! Монысын нәрсә дип атарга да белмәссең.

Үзең утырган ботакны үзең кисү дигән әйтем бар. Татарстанда яшәүче кайбер урысларның кыланмышы шушы әйтемгә туры килә.
Мин Россия буйлап күп сәяхәт итәм. Башка өлкәләрдә, республикаларда булам. Казан кебек шәһәр беркайда юк. Ул европа шәһәрләре кебек әллә кайдан балкып тора. Матур да, чиста да, уңайлы да. Урамнары – ремонт, йортлары буяу күрмәгән башкалалар бар. Исемнәрен санап тормыйм. Өлкә үзәге, әйтик, шулай булгач, аның төпкелдәге шәһәрләре нинди була инде? Авыллары нинди? Кайчагында мин: «Бер Россиядә дә шулай төрлечә яшәп була икән!» – дип аптырыйм да. Бу җәһәттән Татарстан башкалардан күпкә аерылып тора. Әйбәтлеге белән. Үзеңнең шушы респуб­ликадан икәнеңне белсәләр, шундук хөрмәтләре арта. «О, сезнең бит анда!..» – дип тезеп китәләр. Кем төзелешнең алга киткәнлеген әйтә, кем авыл хуҗалыгында шартларның яхшырак булуын, кем – иҗат, кем технологияләр мәсьәләсендәге хөрлекләрне.

Һәм чынлап та шулай. Россия­дәге өлкәләр һәм республикалар арасында Татарстан чынлап та бар җәһәттән үрнәк булырлык. Мин монда һәртөрле статистика, саннар китереп тормыйм. Хәзер интернет заманы – теләсәгез, үзегез эзләп табыгыз. Башка тарафларда йөргәнегез булса, статистикасыз да килешерсез. Гаделлек өчен Башкортстанны да искә алып китәргә мөмкин. Әлбәттә, Уфа – Казан, ә Башкортстан Татарстан түгел. Ләкин Россиянең бүтән төбәкләре белән чагыштырганда, ул да үрнәк булырлык.

Ник алай соң?

Әлбәттә, монда: «Без бит татарлар, без булдырабыз!» – дип мактанасы килеп тора. Ләкин Самарада да, Саратовта да, Оренбургта да, Чиләбедә дә – татарлар. Россия борынгы татар дәүләтләре биләмәсендә урнашкан бит, кая карасаң да – татар. Димәк, эш монда аз гына башка нәрсәдә. Нәрсәдә соң?

Чөнки үз мәсләген тоткан респуб­лика булу – уен эш түгел. Ул безнең җитәкчеләргә Россия хөкүмәте белән Татарстан мәнфәгатьләрен дә кайгыртып сөйләшү мөмкинлеге бирә. Республиканың статусы –аның бүгенге һәм киләчәктәге үсеше өчен төп нигез ул. Монда сүз милли хисләр турында гына бармый. Татарстанның аерым статусы, аның тулы канлы дәүләт булырга омтылуы икътисади яктан үсү өчен дә хәлиткеч нигез. Һәм ул бүгенге Россиядә иң алга киткән төбәкләрнең берсе икән, бу фәкать аның Республика булуыннан. Ә Россия белән Татарстан арасында төзелгән килешү шушы статусны саклау­чы да, ныгытучы да. Икенче төрле әйтсәк, ул – Татарстанның Россия белән мөнәсәбәтләрендә кечкенә бер таяну ноктасы.

Әлбәттә, Татарстанда руслар да яши. Эшлиләр, салым түлиләр. Хокуклары да, мөмкинлекләре дә, бурычлары да тигез. Һәм шушы мөстәкыйль «Татарстан Республикасы» дигән статус нәтиҗәсендә, аларның да тормышлары Россиянең башка төбәкләрендә яшәүче милләттәшләренекенә караганда яхшырак. 90нчы елларда мәйданнарга чыгып пыр тузып яулап алган мөмкинлекләр белән бар халыклар да бик рәхәтләнеп файдалана. Татарстан Республикасында түгел, ә, әйтик... Казан губернасында яшәсәләр ничек булыр иде икән? Татар телен укымаслар иде, әлбәттә... Ләкин мондый Казан аларның төшенә дә кермәс иде. Кайбер өлкәләрдәге кебек пычрак, ярым җимерек йортларда яшәсәләр, яргаланып беткән шәһәр урамнарыннан дыкылдап йөрсәләр, шовинистик хисләре тиз коелып бетәр иде.

Шуңа күрә, мин кайберәүләрнең Татарстан белән Россия арасындагы Шартнамә озайтылмаганга сөенүләрен аңлый алмыйм. «Татар теле мәҗбүри укытыла», – дип, Татарстанның дәүләт теленә каршы шикаять яудыруларын да аңламыйм. Сез нәрсә, үзегез яшәгән җирнең республика булуын теләмисезме? Аның, бүтән төбәкләр белән чагыштырганда, алгарак китүе, яхшырак шартларда яшәве ошамыймы?

Әгәр сез барлык төбәкләрнең дә тигез дәрәҗәдә булуын телисез икән, рәхим итегез – артта калган өлкәләрне икътисади, мәдәни һ.б. яктан Татарстан дәрәҗәсенә җиткерегез. Тик беркем дә җиң сызганырга ашыкмый. Димәк, максатлары Россиянең артта калган өлкәләрен күтәрү түгел, ә алга киткән Татарстан Республикасын шул төбәкләр дәрәҗәсенә төшерү булып чыга. Югыйсә, «Татарстан – аерым дәүләт түгел, үзе өчен махсус шартлар таләп итәргә хакы юк. Бөтен төбәкләр дә бертигез шартларда булырга тиеш!» – дигән сүзне ничек аңларга?

Телем-телем-телем...

Үземне рус ата-анасы урынына куеп карыйм. Сез дә куеп карагыз. Бер генә мизгелгә шундый хәлне күз алдына китерегез әле. Сезнең балагыз мәктәпкә бара һәм анда бөтен фәннәрне дә татар телендә укый. Туган телендә түгел, ә чит телдә. Бөтен фәннәрдән дә имтиханны ул татарча тапшыра. Вузга барса да русча укый алмый – бөтен вузлар да татар телендә. Рус теле бөтен мәктәпләрдә дә фән буларак кына укытыла. Һәм татар ата-аналары моңа да каршы төшә: рус теле татар теле белән бертигез дәрәҗәдә укытылырга тиеш түгел, югыйсә безнең балаларыбыз надан кала, ди.

Сез, хөрмәтле рус ата-аналары, шундый хәлне күз алдына китерә аласызмы?
Ә татар шушы хәлгә куелган. Ул бөтен фәннәрне дә русча укыр­га мәҗбүр ителгән. Мәктәптә дә, югары уку йортларында да үз телендә укудан мәхрүм. Аның сайлау иреге юк. Сайлау иреге юк икән, бу – мәҗбүр ителү. Менә шундый шартларда руслар түгел, ә татарлар: «Ник безнең балаларыбыз үз телендә укудан мәхрүм? Бу бит ­Россия Федерациясе Конституциясен бозу була», – дип шикаять язарга тиеш иде бит. Язучылар да булды бугай. Тик аларны беркем дә ишетергә теләмәде. Бу ил хакимияте бер генә милләтне ишетергә сәләтлеме әллә?

Моңа җавап итеп, гадәттә: «Татар теле белән беркая да барып булмый, ә рус теле киң таралган, ул – Россиядә милләтара аралашу теле», – диләр. Төрле тыюлар, басымнар һәм хәйләләүләр белән, татар телен гасырлар буена рәсми, фәнни, иҗтимагый өлкәләрдән кыс­рыклап чыгарганга күрә, аның куллану даирәсе тарайган бит инде. Бүген аның «дәүләт теле» дигән статусын да гамәлдән чыгарырга тырышалар. Димәк, куллану даирәсен тагын  да ныграк тарайтыр­га. Татарлар үзләре үк: «Безнең тел нигә кирәк инде, аның белән кая барып була?!» – дип әйтерлек булсын дип тырышалар бугай.

Татар теле белән бөтен җиргә дә барып була. Аны бөтен төрки дөньясы аңлый һәм бу җәһәттән ул Россия­дән чыгу белән үк әһәмиятен югалтучы рус теленнән дә беркадәр отышлырак хәлдә. Бары тик Россия Федерациясендә рус теле бөтен милләтләргә дә көчләп тагылганга күрә генә, бүтән телләрнең әһәмияте юк кебек тоела. Бу – иллюзия. Татар телен белмәгән килеш хәтта рус тарихын нигезле өйрәнү дә авыр. Рус халкының ким дигәндә ике гасырлык тарихы татар белән бәйле, һәм ул – татар язмаларында, татар чыганакларында. Һәм ­Россия тарихында тирән эз калдыр­ган бик күп каһарманнарның  да татар булуын онытмыйк.

Хәтта «беркая барып булмый», «бернигә дә кирәкми» дигән сәбәп тә дәүләт телен өйрәнүдән баш тарту өчен аргумент була алмый. Әйтик, мин татар авылында туганмын һәм гомерем буена шушы җирдә калып дөнья көтәргә (яки чит илгә, мәсәлән, Төркиягә чыгып китәргә) телим икән, рус телен өйрәнүдән баш тартырга тиешменме? Дәүләт теле өйрәнелергә тиеш. Һәм аны «кая барып була» дигән максаттан чыгып түгел, ә дәүләтнең бөтенлеген һәм тотрыклылыгын саклау өчен өйрәнәләр. Әллә шулай түгелме?
Әгәр без телләрне «бу тел нигә кирәк, аның белән кая барып була» дигән исәптән чыгып өйрәнәбез икән... Алай булса, без балаларыбызны инглиз телендә укытыйк. Ул рус теленнән дә ныграк таралган, ул дөньякүләм аралашу теле. Фәннәрне инглизчә үзләштергән балаларыгыз дөньяның теләсә кайсы вузында укып, теләсә кайсы илдә эшли алыр. Бөтен фәннәрне дә инглизчә укытыйк та «туган тел» дәресләрен сайлау мөмкинлеге бирик. Руслар – рус телен, татарлар татар телен өйрәнсен. Әгәр Россия җитәкчелеге милләтләрнең Россия Конституциясендә язылган хокукларын тәэмин итә алмый икән, бу гадел юл булачак.

Дуслык – шартлы төшенчә?

Без еш кына: «Татарстанда милләтләр бертугандай дус-тату яши», – дип мактанырга яратабыз. Татарга каршы мәсьәләләр кузгатылмаган чакта, бу чынлап та, шулай.
Ләкин Мәскәү тарафыннан татарлар хокукын кысуга омтылыш сизелә башлау белән, әлеге «бертугандай дуслык» әллә нишләп кала. Ниндидер астыртын тантана, «әһә, сезгә күптән шулай кирәк иде»  дигән карашлар өстенлек ала башлый. Кемнәрдер ачыктан-ачык дошманлык күрсәтергә тотына. Әлегә сүздә генә, социаль челтәрләрдә, төрле чатларда гына...

Югыйсә  бер илдә дус булып яшәгәч, бер-берең өчен терәк булырга кирәк иде бит. «Татарстан – рес­публика, дәүләт. Аның закон буенча расланган дәүләт теле һәм шул дәүләт телен закон нигезендә укытуга тулы хакы бар!»  дигән сүзне Татарстанда яшәгән берәр рус кешесе әйтә аламы яки Мәскәүдә яшәгән? Объективлык өчен генә булса да, әйтә ала, әлбәттә. Тик – дәшми.
Ә минем алардан нәрсәдер көтәргә хакым бар. Россия үз чорында күп сугышлар күргән. Һәм аны яклап һәр очракта да бөтен татар күтәрелгән. Икенче ­бөтендөнья сугышында да Россияне, русны яклап һәлак булганнар, гарип­ләнгәннәр. Хәтта татар өчен аерым шартлар тәкъдим ителгәндә дә баш тартканнар, русны сатмаганнар. Җәлил шуның ачык бер мисалы. Россияне яклап һәлак булган татар каһарманнарын мин күпләп саный алам.

Бүген дә, Татарстан һәм татар язмышы киеренкелек кичергәндә, руслар дәшми. Шовинистлар пычрак ата, шовинист булмаганнары дәшми. Татарга пычрак яудыручы милләттәшләренә каршы төшүче дә күренми.
Аларның яклашуы ник кирәк соң сиңа, диләр. Кирәк! Бөтен рус та бер түгелдер бит инде, бөтенесе дә татарның һәм татар теленең юкка чыгуын теләмидер? Әллә телиләрме? Шушы шиктән котылу өчен һич югы бер абруйлы русның, үз милләттәшләренә карап: «Туктагыз әле, туганнар, сез бит ялгышасыз...» – диюе кирәк. Һәм аны ишетүче, күтәреп алучы русларның булуы кирәк. Әллә мин, бик югары чиновниклардан алып гади генә күршеләремә кадәр, һәрбер урыс кешесенә минем телемне һәм милләтемне юкка чыгарырга тырышучы дошман итеп карарга тиешменме?
Чынбарлык шундый түгелдер бит инде?
*  *  *
Шулай да, мин бүгенге вазгыять­нең бары тик ата-аналар теләгеннән генә кубарылып чыгуына ышана алмыйм. Чөнки ата-аналар һәм балалар өчен күпкә әһәмиятлерәк ихтыяҗ­ларның да бу кадәр үк киң яңгыраш ала алганы юк иде. Ниндидер яшерен көчләрнең кулы уйныйдыр, бу бик күптән һәм озакка исәпләнеп әзерләнгән гамәлдер кебек тоела. Кичә-бүген генә башланмады бит инде. Эзмә-эзлек­ле рәвештә барды. Хәтта татар теленнән баш тарт­сак та, хәлләр моның белән генә чикләнмәс кебек.

Һәм бүген үзләрен бик хәтәр итеп, «бөек милләтнең лаеклы вәкилләре» итеп тойсалар да, кайберәүләр бары тик сәяси уеннар өчен файдаланылучылар гына. Андыйлар, кирәге беткәч, барыбер чүплеккә ташлана. Революционерлар революция ясау өчен генә кирәк. Тиешле көчләр тәхеткә килгәч, аларны атып-сатып-утыртып бетерәләр.
Милләтләр тату яши ала. Ләкин берсен кысрыклап, берсенә өстенлекләр биреп, аларны сәясәтчеләр дошманлаштыра. Шуның аркасында төрле низаглар, канкоешлар килеп чыга. Әгәр бу мәсьәләне дә кискенләштерәбез икән, ул кайчан да бер шартлаячак. Ләкин сәясәтчеләр өчен бу мөһим түгел. Алар үзләре дә, якыннары да андый низаглардан ерак булачак. Аларга халык язмышы түгел, ә үзләренең хакимлеген сак­лап калу мөһим.

Фото: Татар-информ
 

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дорес уйланулар, тик туган телне яклап урамнарга чыксак кына, мен,легэн хатлар язып узебезнен, позицияне курсатсэк бер омет булыр иде, лакин татар куркытылган hэм уянмаслык йокыга киткэн бит, купчелек татарга- тел, халык язмышы дигэн уйлар башка кереп тэ чыкканнары юк. Ничамэ еллар татар, бутен халыклар авыл аркасында яшэп килде, хазер авыллар да бетеп, телне белучелар югала- нинди дару мон,а каршы бар?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик дорес язылган

      Мөһим

      loading