16+

Марат Кәбиров: «Җанны тәнгә бәйләүче җеп кайда?»

Авылда туып-үскән малайлар тормышның ачысын да, төчесен дә татый. Һәрхәлдә, эшнең авырын күрмәгән, аның белән җилкә чиләндермәгән бер генә авыл егете дә юктыр.

Марат Кәбиров: «Җанны тәнгә бәйләүче җеп кайда?»

Авылда туып-үскән малайлар тормышның ачысын да, төчесен дә татый. Һәрхәлдә, эшнең авырын күрмәгән, аның белән җилкә чиләндермәгән бер генә авыл егете дә юктыр.

Урманын да кисә ул, печән-саламын да әзерли, бура да бурый, көтүен дә көтә. Мин дә авыл малае һәм бу галәмәтләр яхшы таныш. Юкка гына шәһәргә чыгып качмаганмын бит инде.

Көз менә, бәрәңге алынып бетмәгән, яңгыр ява, салкын... Син күккә артыңны куеп бакчага туңкайгансың. Өстәвенә бәрәңгесе уңган... Ходай биргән нәрсәне җирдә калдырып булмый ич инде... Ләкин син ходай турында да уйламыйсың... Сиңа, кар яуганчы, бәрәңге алып бетерергә кирәк. Беренчедән, кар яуса да алырга туры киләчәк. Икенчедән, сиңа чынлап та бәрәңге кирәк. Икенче икмәк бит инде, ул мул икән: малың да, үзең дә тук дигән сүз. Арурак чыкса, сатып җибәрергә дә була. Бу эшнең бөтен мәгънәсе шунда. Һәм бары тик шушыны аңлау гына бу мәшәкатьне җиңеп чыгарлык көч бирә.

Мисал артык колхозча булмасын өчен, спорт ярышларын алыйк. Менә бөтен халык алдында ике ир трусикчан гына калып, берсен берсе дөмбәсли башласа, сез ни уйлар идегез? Бер нәрсә уйламасаң да сәер күренеш, шулай бит. Беренче карашка. Әмма җиңүче үзенең һәм иленең абруен күтәрә, матди хәлен яхшырта. Һәм шуңа күрә, меңнәрнең яраткан спорт төре булган бокс яши.

Игътибар бирсәң, тирә-яктагы бөтен эш-гамәлнең үзенә күрә мәгънәсе бар. Әйтик, кеше агач утырта икән - тирә-якны матурлауга, табигатьне саклауга өлеш кертә. Өй сала икән, үзенең һәм якыннарының тормыш шартларын яхшыр­та. Хәтта беренче карашка бөтенләй мәгънәсез булып күренгән гамәлләр дә ниндидер әһәмияткә ия була. (Әйтик, борыныңны сеңгерәсең икән, сулышың җиңеләеп кала.) Һәм аларның барысы да үзеңнең яки башкаларның тормышын җиңеләйтергә омтылу белән бәйле. Бары тик башкаларның мәнфәгате үзеңнекенә каршы килгәндә генә бу күренеш бераз үзгәрә төшә, безнең эгоизм өстенлек ала. Һәркемнең үз дигәнен эшлисе килә бит инде. Һәркемнең үз борынын чистартасы килә. Шул нигездә һәртөрле низаглар, талашлар, сугышлар хасил була.

Һәр гамәлнең мәгънәсе бар. Шулай булмаса, без ул эшне эшләп тә маташмас идек. Һәр эш-гамәл нинди дә булса әһәмияткә ия булгач, әлбәттә, безнең гомер дә мәгънәдән мәхрүм булырга тиеш түгелдер. Һәм без ул мәгънәне табабыз.

Әйтик, авылда җир казып, урман салып, тагын әллә нинди авыр эшләр белән җилкә чиләндергән кеше шәһәргә килеп, тулай торакта вахтер булып урнаша. Бу - авылдагы хезмәт белән чагыштырырлык түгел. Көне буе утырып торасың (ә авылда бу ял иткәндә генә эләгә иде), теләсәң, китап укыйсың, телефонда казынасың, музыка тыңлыйсың, үткән-сүткән кызларга бәйләнәсең... Җаның нәрсә тели - шуны эшлисең. Бернинди авырлыгы юк. Өстәвенә ярыйсы гына акча да түлиләр, хәтта авылдагыдан да күбрәк!.. Мондый куррорт өчен үзеңнән акча алырга тиешләр югыйсә.

Икенче төрле әйткәндә, авылдагы авыр эштән кинәт шәһәр оҗмахына күчкән теге кеше яңа эшенең бер мәгънәсен дә күрми, ул үзен бер дә юкка акча алам дип уйлый. Һәм бераз кыенсына да әле. Әмма шундый рәхәт эштән китәргә дә йөрәге җитми.

Берәр ел чамасы вакыт үтүгә, вахтада утыру аңа инде ял итү булып тоелмый. Ул үзен бик җитди эшчегә исәпли башлый. Ә ник шулай булмаска тиеш әле?! Беренчедән, ул килгән-киткән кешенең документын тикшереп, теркәп бара. Җинаятьче-фәлән булса, шундук тотып ябачаклар. Димәк, тулай торакта яшәүчеләрнең тынычлыгын саклый. Икенчедән, һәртөрле белешмәләр бирә. Өченчедән... Кыскасы, аның эшен санап бетерерлек түгел. Һәм һәркайсы бик зур әһәмияткә ия. Шундый җаваплы вазифа башкарганы өчен, аның табанын ялап торырга тиеш­ләр әле! Кыскасы, бу адәм үзен Җирнең күчәре итеп тоя башлый. Ну... Һич югы тулай торак күчәре...

Югыйсә бер ел эчендә бернәрсә дә үзгәрмәде. Шул ук тулай торак, шул ук кешеләр, шул ук вахта бүлмәсе... Барысы да шул килеш. Әмма кешенең үз эшенә булган мөнәсәбәте генә үзгәрде. Ул үз вазифасының мәгънәсен аңлады. Шуны аңлаудан, ул үзен дә бик әһәмиятле шәхес итеп тоя башлады. Ва-ажный шундый.

Мәгънә - безнең эш-гамәлләргә стимул бирүче көч. Кеше тормышны үзгәртә алмый. Әмма ул тормышка карашын үзгәртә ала. Тормышка карашын үзгәртеп, ул үзенең әһәмиятен күтәрә. Үз гомерен нинди дә булса мәгънәгә ия дип уйлау аның ышанычын арттыра, көчле итә.
«Барыбызны да үтереп бетерә алмассыз! Без күп...» - ди Зоя Космодемьянская үзен һәлак итүче нацистларга. Һәм гомеренең мәгънәсен Ватан өчен көрәштә күреп, дөньядан китә. Ну... Китапта шулай язылган...

Ә бер карасаң, яшәүнең бер мәгънәсе дә юк. Кем генә булмасын, нинди генә батырлыклар кылып кемнәрне генә коткармасын, нинди генә явыз булып кемнәрне генә җәфаламасын, барыбер үлемгә дучар. Ул коткарган кешеләр дә, аларның балалары да үлеп бетәчәк. Җиңүләрнең дә бер әһәмияте юк. Шул ук Зояны аткан кешеләр дә күптән әрвах. Заманында Чыңгыз хан ярты дөньяны яулап алган, мәшһүр дәүләт төзегән. Кайда бүген ул хан? Кайда ул дәүләт? Яки борынгы иң алдынгы цивилизация­ләрдән исәпләнгән Рим кайда? Юк! Мәңге яшәр кебек кыланган патшалары да юк, нәселләрен дә беркем белми. Утыз-кырык ел элек кенә иң бөек державалардан саналган СССР да юк. Печ итәр өчен дә Америкага йөри торган Ельцин да юк... Хәтта кеше дигән зат тоташы белән кырылып бетсә дә, Галәм өчен зур югалту булмаячак. Динозаврлар һәм мамонтлар һәлакәтен кичергән Җир сабыр гына әйләнүен белә.

Барысын аңлап торган хәлдә дә, без моның чынбарлык икәненә ышанырга теләмибез. Аерым кеше гомеренең һәм тоташ кешелек яшәешенең мәгънәсезлеген тою коточкыч булып күренә. Ә ул чынлап та коточкыч.
Кеше, алдында конкрет эшләр торган чакта, бернинди мәгънә турында да уйламый әле. Ул бары тик эшли һәм яши генә. (Сугыша, байлык туплый, егыла, тора, башкаларны егарга тырыша...) Яшәү мәгънәсе (дөресрәге, яшәүнең мәгънәсезлеге) турында уйлану ниндидер максатларга ирешкәннән соң яки өметсез булып тоелган уңышсызлыкларга юлыкканнан соң башлана.

Әйтик, патша морадына иреште - иң көчле күрше патшалыкны яулап алды. Хәзер аңа яуларлык ил, сугышырлык зат калмады. Тормышының мәгънәсе югалды. Вәзирләренең дә башын кисеп карый, хатынын да кыйнап карый - җанына тынгылык юк. Ул үзенең нигә яшәвен дә белми хәзер. Җиңүенең иң бөеге аның шәхси фаҗигасенә әверелә.
Яки уңышсызлык мисалы. Миссия­сен иҗатта күреп ярыйсы гына үрләр яулап килгән әдипнең таланты корыды. Ул сау-сәламәт, бөтен әгъзасы эшли, тормышы мул, гаиләсе искитмәле, әмма бер юл да яза алмый. Һәм ул үзенең яшәвендә бернинди дә шатлык очкыны күрә алмый. Тормыш аңа кадерен җуя. Ул элек тә шул язуыннан башка бер эш тә белми иде, хәзер анысын да булдыра алмый...

Җиңел хәл түгел, шулай бит. Һәм без гомернең һәр мизгеленә мәгъ­нәви төсмер бирергә ашыгабыз. Үзебезне көчле итеп, кирәкле итеп тоясыбыз килә. Бәлки, бу үз-үзеңне саклау, яки нәсел калдыру инстинктлары кебек үк, аңасты эшчәнлеге белән бәйледер.
Ничек кенә булмасын, адәм баласының тормышы, үз гомеренең мәгънәсен нәрсәдә күрүе белән бәяләнә. Шул мәгънә аны теге яки бу гамәлләргә этәрә. Яшәргә мәҗбүр итә. Һәм ул юкка чыга икән, шәхес таркала башлый. Кешенең җаны белән тәнен бәйләп торучы җеп яшәү мәгънәсе дип атала.

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading