16+

Лилия Биктимерова: «Гөлназ берүзе яшәсә дә, һәрчак контрольдә – төнлә дә фатирына барып керә алабыз»

Башкортстанның халык артисты Фәдис Ганиев һәм Лилия Биктимерова Уфадан авылга күченгәннәр. Авыл балалары булгач, шәхси йортта яшәп, бакча эшләрен алып бару, кош-корт тотып яшәү алар өчен хыял булган икән. Җырлы-моңлы гаиләне өй туйлары белән тәбриклибез!

Лилия Биктимерова: «Гөлназ берүзе яшәсә дә, һәрчак контрольдә  – төнлә дә фатирына барып керә алабыз»

Башкортстанның халык артисты Фәдис Ганиев һәм Лилия Биктимерова Уфадан авылга күченгәннәр. Авыл балалары булгач, шәхси йортта яшәп, бакча эшләрен алып бару, кош-корт тотып яшәү алар өчен хыял булган икән. Җырлы-моңлы гаиләне өй туйлары белән тәбриклибез!

- Уфадагы йортта Гөлназның үзен калдырып, Кушнаренково районының Таганай авылына күченеп киттек. Монда бик рәхәт, шәһәр ыгы-зыгысыннан ял итәбез. Тиздән - яз, бакча эшләрен зарыгып көтәм. Өй алдын матур чәчәкләргә күмеп, яшелчә-җимешләр үстерергә иде. Чебешләр дә алырмын дип торам. Аннары, биредә бала үстерү өчен дә бик уңайлы. Улыбыз Кәрим авыл садигына китте. Бакчада әтисенең җырларын җырлап, апаларының хушын ала инде.

Гөлназ берүзе генә яшәп калса да, тулысынча безнең контроль астында. Кирәк икән, фатирга төнлә дә барып керәбез. Əмма без аңа ышанабыз, ул һәрчак дөресен сөйли. Кем кунакка киләсен, үзе кайда барасын алдан әйтеп куя. Элегрәк шигем бар иде. «Ничек төн буе студиядә ятарга була ул?» - дип ачулана идем. Аннары, тикшереп карарга, сиздерми генә артыннан йөрергә булдым. Əйе, чынлап студиядә булып чыкты. Шуннан соң, ышаныч туды.

Балаларга карата бик таләпчәнмен. Бәлки кайвакыт йомшаграк та булырга кирәктер, әмма минем холкым андый түгел. Тәрбиядә артык иркәләү - ул бөтенләй дә кирәкми, чөнки ул очракта бала җилкәгә менеп утыра. Аннары, кайбер әти-әни баласы турында начар әйбер ишетсә: “Минем бала иң яхшысы”, - дип, ышанмый йөри. Ә мин һәрчак кеше сүзенә игътибар итәм. Гөлназ турында берәр нәрсә ишетсәм, кайткач, барын да тикшерәм, пыр тузынам. Вакытында кеше сүзенә ышанмый йөреп, соңыннан бик нык үкенгән әти-әниләрне беләм. Шулай үкенергә язмасын!

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец лилиә.дөрөҫ юлдан бараң.уңыштар һиңә.

    • аватар Без имени

      0

      0

      30 дан арткан баланны тикшереп йормэсэн,кеше сузе важнее шул.

      Мөһим

      loading