16+

Әлфинә Әзһәмова килене Индиваның бәби алып кайтмау сәбәбен әйтте

Татар эстрадасында берничә феномен бар. Аларның берсе – Әлфинә Әзһәмова. Кабатланмас образы белән кинәт сәнгать дөньясына килеп керде һәм үзенең моңлы тавышы белән күпләрнең күңелен әсир итте.

Әлфинә Әзһәмова килене Индиваның бәби алып кайтмау сәбәбен әйтте

Татар эстрадасында берничә феномен бар. Аларның берсе – Әлфинә Әзһәмова. Кабатланмас образы белән кинәт сәнгать дөньясына килеп керде һәм үзенең моңлы тавышы белән күпләрнең күңелен әсир итте.

- Әлфинә апа, ничек хәлләрегез?
- Хәлләр әйбәтләнеп килә. Бик озак авырып яттым бит. Хастаханәдә дә ятып чыктым, хәзер өйдә, савгып киләм. Балаларыма рәхмәтлемен, гел минем янда гына булдылар, кайгырттылар. Мәскәүдәге улым да киленем Индива белән кайттылар. Һәркайсына зур рәхмәт.

- Индива бәби көтмиме соң?
- Юк әле. ГИТИСта укып йөри бит, быел икенче курсны тәмамлый. Ә анда бала табып утырып булмый. Укуын тәмамласын инде, шуны көтәбез. Әмма, шулай да, бар да Аллаһы кулында. Дөнья хәлләре ничек буласын кем белә?!

Индива – бик акыллы бала. Артык сокланмаска, сөенмәскә дә тырышам, чөнки күз тиеп куюы бар. Улымның да холкы әйбәт, өлкән балама караганда, анысы йомшаграк. Шуңа да нинди хатын эләгер икән, дип борчылып йөргән идем. Аллага шөкер! Индива – язмышыбыз бүләге.

- Сез бүген нинди планнар белән яшисез?
- Терелеп бетәргә иде. Соравыгыз иҗатка кагылышлы булса, әлегә зур планнар юк. Булган яңа клипны, җырларны ротациягә биреп чыгасы бар. Хәзер бит бар да акчага корылган, бушка гына синең җырыңны беркайда да әйләндермиләр.

Авырып ятканда да, җырлар минем белән янәшә булды. Гомумән, мин бәләкәйдән үк җыр яраттым. Тик кыюлык булмагангамы, күпләр кебек 20 яшьтә үк җырчы була алмадым. Миңа бит стабильлек кирәк иде. Ай саен күпме акча алачагымны, аны нәрсәгә тотачагымны белергә тиешмен.  Шул рәвешле 20 елдан артык заводта эшләдем, двигательләр җыйдым. Аннары, кассетада автор-башкаручының “Төнге урам” җырын ишетеп, шуңа гадәти булмаган аранжировка ясатып, продюсерларда кызыксыну уяттым. Алар бит мине Чаллыдан Казанга алып китте. Башта ризалашмадым, курыктым. Янәсе, күпме эш хакы алачагымны белмим. “Курыкма, заводта эшләгәнгә карата күбрәк алачаксың”, - дип ышандырдылар. Чынлап та шулай булды. Үз вакыты җитсә, хыяллар тормышка аша икән. Шул рәвешле, 42 яшемдә җырчы булып киттем. Хәзер 13 ел инде сәхнәдә. Һәм эшемне бик яратам!
 

Язмага реакция белдерегез

21

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading