16+

«Ленин бабайга да рәхмәт инде, революция ясап, татарга күпме яңа исем биргән!»

Кышка керер алдыннан бакчада тәртип салып капшанып йөри идем, «Нихәл, күрше?» – дип, Айдар килеп керде. Үз эшен эшләп бетерә дә башкаларны сөйләндереп йөри аннары. «Әйбәт кенә әле, – мин әйтәм, – менә бу су савытының кран тишеген ничек томалыйсың син?» «Чөй бәр син аңа, мин гел шулай эшлим». Баш Айдарныкы хәтле дә эшләмәгән, ә мин целлофан белән чорнап куйган идем, икенче кат эшлисе була инде.

Кышка керер алдыннан бакчада тәртип салып капшанып йөри идем, «Нихәл, күрше?» – дип, Айдар килеп керде. Үз эшен эшләп бетерә дә башкаларны сөйләндереп йөри аннары. «Әйбәт кенә әле, – мин әйтәм, – менә бу су савытының кран тишеген ничек томалыйсың син?» «Чөй бәр син аңа, мин гел шулай эшлим». Баш Айдарныкы хәтле дә эшләмәгән, ә мин целлофан белән чорнап куйган идем, икенче кат эшлисе була инде.

Шулай кайбер эшемнең беренче тапкырдан ук барып чыкмый торган гадәте бар, һәр очракта да минем гаеп белән генә түгел үзе. Үҗәтләнеп китеп кабат тотынгач барып та чыга, тырма башына гел басып тормасаң. Әллә моның сәбәбе тууга ук ике тапкыр исем кушканга күрәме икән? Беренче исем нишләп ярамагандыр, бераздан соң яңасына алыштырырга ниятләгәннәр. Мөәзин бабай йорт аша гына, ерак йөрисе юк, чакырып керт тә, азан әйтеп, баланың колагына яңасын кычкырт, имеш. Мөәзин карт, эшкә йөргән кебек, атна саен безнең капканы шыгырдатып йөргән ул чакта, ерак барасы түгел, ачык чырай, такта чәй, нигә йөрмәскә соң?
Дөрес, бөтен эш тә ике кат эшләнмәгән инде анысы, бала чакта күрше Миншәһитнең мылтыгын беренче баруда ук урлап качкан идем, егет чакта кыз озата алмыйча капка төбеннән борылып киткән вакытлар да булмады кебек – һәрчакта да гаеп миндә генә түгел дидем бит. Хәер, бусы башка мәсьәлә, исем турында иде бит сүзем. Алар татарда шулхәтле күп, ике атна түгел, ике көн саен алмаштырып торсаң да, бер кеше гомере генә җитмәячәк – 25 меңнән артык икән. Теге мөәзин карт ике көн саен миңа исем алыштырырга дип кереп-чыгып йөрсә, безнең капканың тупсасы тузып өзелгән булыр иде, мөгаен. Кытайларда, борынгыдан килгән гадәт буенча, бала тугач, тау башыннан фарфор савыт тәгәрәтәләр икән, ташларга бәрелеп нинди тавыш чыга – шуңардан исем ясала. Элекке заманда кайбер төрки халыкларда, бала тугач, ата кеше урамга чыгып киткән һәм күзенә нәрсә чалына – шуны баласына кушкан. Ерлан исемле казах егетеннән «Исемең нәрсәне аңлата?» дип кызыксынган идем. «Ер» – җир, дала, икенче мәгънәсе җыр икән (казахныкы булуына шикләнәм әле мин бераз, мишәрдә дә «йир» (җир) белән «ер» (җыр) инде ул), «лан» дигәне – олан, бала сүзеннән. Далада җырлап йөрүче баланы күргәндер инде берәү. Татарның алай дала буйлап җырлап, тау башыннан фарфор савытлар тәгәрәтергә вакыты булмаган, Океан, Асфальт, Олимпиада, Трактор дигән гади генә исемнәр кушкан баласына (шыттыра дисездер, әмма шундый исемле кешеләрне үзем күргәнем бар). Ленин бабайга да рәхмәт инде, революция ясап, татарга күпме яңа исем биргән! Мәгънәсе турында уйлап торыш юк, яңгырашы матур, заманча булсын да башкаларныкыннан аерылып торсын! Татар исемнәре буенча географияне дә, тарихны да, космосны да өйрәнеп була.

Күптән түгел кулга тагын бер исемнәр китабы килеп эләкте әле. Таныш исемнәрнең мәгънәсен карамый калмыйсың бит инде. Мәсәлән, әлеге дә баягы Айдарга айның да, дарның да катышы юк, маңгайдагы чәч чугы икән ул (Тарас Бульбаныкы төсле), болгарлар шулай атаган. Вилданны В.И.Ленин хөрмәтенә ВИЛ+ Дан дип аңлатырга тырышучылар бар, әмма ул фарсы теленнән «бала, сабый» дип тәрҗемә ителә. Денис (Дениз) – төрки телдә «диңгез» дигәнне аңлата. «Рубин» футбол командасында төрек футболчысы Карадениз бар, аның исеме үз телендә Кара диңгез була инде. Кәшфулла – гарәп сүзе, «беренче булып ачучы» мәгънәсендә. Колумб – Америка кәшфулласы, әлеге материкны беренче булып ачкач. Рәхил (Рахиль) – матур яңгырашлы исем, шулай бит? Ә яһүдләр сарыкны шулай атыйлар икән, исең китәр. Ә Юныс алар телендә күгәрчен икән.
Фәрит – гарәпчә «сирәк» дигәнне аңлата. Танышларны барлап чыктым да исемнәренең мәгънәсенә туры килгәненә инандым әле.

«Шәһри Казан» газетасы нилектән шундый матур, зәвыклы итеп бизәлгән дип уйлыйсыз? Аны шунда эшләүче Фәрит кебек сирәк очрый торган талант ияләре биткә сала, бөтен сере дә шул. Дилбәр – ышанычлылык билгесе икән. Мондый исемлеләргә таянырга була, диелгән. Наилә – фарсычадан «уңышка ирешүче» дип тәрҗемә ителә. Тыныч һәм басынкы холыклы кешеләр икән бу исемгә ия булучылар. Дамирны революциягә бәйләп аңлатырга тырышучылар бар, әмма гарәп версиясе буенча бу исем «тимер» дигәнне аңлата.

Дамирлар кечкенәдән белемгә омтыла, хайваннар турында укырга ярата икән. Акыллы һәм юмарт кеше дигән. Тагын бер ышанычлы кешеләр – Илсөяр исемлеләр. Сакчыл, уйлап эш итә торган, ихтыяр көчле Илсөярләрнең девизы – «Аңлау». Эльза исемлеләрдә тоемлау көчле һәм шуның бәрабәренә кайбер күңелсезлекләрне булдырмый кала ала. Төрле яшьтә фантазиягә бирелеп, сорылыктан арына, көч туплый. Рәзинә исеме – гарәпчәдән «тыныч холык» дип тәрҗемә ителә, бу исем ияләре үз эшләренең тиешенчә бәяләнүен тели, үтә сизгер тоемлау сәләтенә ия, яхшы хуҗабикә, матур тавышлы.

Алсулар – ягымлы, сабыр, җәнҗалларны яратмаучы, ачу сакламаучы кешеләр. Зөлфия – гарәп сүзе, «бөдрә чәчле» дип тәрҗем ителә, күчерелмә мәгънәдә – «чибәр». Шундый ук мәгънәгә ия булган европалашкан варианты – Юлия. Зөлфияләр бик яхшы хәтерле, ачуы килгәндә, янәшәдә тормавың хәерле, диелгән. Ачу сакламый, таләпчән, авырлыклардан курыкмый. Бер урында утырып тормый, кем белән нәрсә турында сөйләшергә кирәклеген белә, күзәтүчән, акрын кыймылдаганнарга ачуы килә. «Гранат чәчәге» дип тәрҗемә ителә торган исем Гөлнара икән. Синонимнары – Анаргөл, Наргөл. Кайбер төрки халыкта Анар дигәне еш очрый. «Бу исем ияләре кечкенәдән хәрәкәтчән, тормыш сөючән, юмор хисле, бик күп сәләткә ия. Хәтерләре бик яхшы, эше холкына һәм күңеленә туры килерлек, яхшы оештыручы һәм таләпчән. Тәртип сакларга тырыша һәм аны бозарга яратмый. Яше белән бергә таләпчәнлеге һәм тәвәккәллеге дә арта бара», дип язылган китапта. Калганнарын язып тормыйм, кирәкмәс нәрсәләр ычкындырырсың тагын.

...Мөәзин картны әйтәм әле, ике тапкыр исем кушып, һаман берничә кат эшләтеп йөртә. Су савыты эченә тычканнар кереп пычратып йөрмәсеннәр дип, кран тишегенә чөй бәреп куйдым, кул астындагы юкәдән. Карлар эрегәч, язга күренер инде, нәтиҗәсе булырмы. Бакча да матурайды хәзер, төрле җимеш куаклары бар, уңышы да мул. Уңышы булгач, тычканы да юк түгел, кимергәлиләр. Элегрәк бәрелмәгән шул чөй, әйтүче дә булмаган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading