16+

Ландыш Сабирова: «Башкаларга кирәклегеңне тою – үзе бәхет»

Ак халатлы шәфкать туташларыннан башка бер генә хастаханә йә булмаса сырхауханәне күз алдына да китереп булмый. Табиблар билгеләгәнне үтәүче, дәваланучыларның аһ-зарын тыңлап, аларга ярдәмгә ашкынучы, бүлек-кабинетларны тәртиптә тотучы – гомумән, бөтен сәламәтләндерү учреждениесен җанландырып торучы затлар алар.

Ландыш Сабирова: «Башкаларга кирәклегеңне тою – үзе бәхет»

Ак халатлы шәфкать туташларыннан башка бер генә хастаханә йә булмаса сырхауханәне күз алдына да китереп булмый. Табиблар билгеләгәнне үтәүче, дәваланучыларның аһ-зарын тыңлап, аларга ярдәмгә ашкынучы, бүлек-кабинетларны тәртиптә тотучы – гомумән, бөтен сәламәтләндерү учреждениесен җанландырып торучы затлар алар.

Кеше дару-процедуралардан гына түгел, яхшы мөгамәлә, игътибар, ачык йөздән дә күңеленә җиңеллек ала – болар барысы да шәфкать туташлары җилкәсендә. Сәламәтлеге какшаган һәркемгә, табибларга караганда, күбрәк нәкъ менә шәфкать туташлары белән аралашырга туры килә, бу профессияне сайлаучылар стрессларга бирелмәү, башкаларның хәленә керә белү һәм тынычландыру, игелек, мәрхәмәт кебек сыйфатларны үзенә туплаган. 
Әлеге профессиягә төрле кеше төрле юллар белән килә, әмма күбесе балачак хыялын чынга ашырып, гомере буе аңа тугры булып кала. Әтнә районында туган Ландыш Сабирова да балачакта курчакларына уколлар ясап, якыннарын «дәвалап» әвәрә килеп үскән. Тора-бара бәлки бу мавыгу гына булып калып, ул да башка һөнәр сайлаган булыр иде, әмма язмыш дигәнең көтелмәгән якка борылып, аның киләчәк һөнәрен билгеләп куя. Ундүрт ел элек Ландышның әтисенә инсульт булып, авырып китә. Казан, район хастаханәләрендә дәваланганнан соң, бакыйлыкка күчә. Якын кешесен югалтудан тетрәнгән кыз алдында «Киләчәктә кем булырга?»  дигән сорау тормый – ул «Табиб булырга!» дигән ныклы карарга килә.
– Кешеләргә ярдәм итү теләге көчле иде, әни белән киңәшләшеп, тормыш юлын медицина белән бәйләргә булдым, – дип сөйли Ландыш.
Сайлаган һөнәрен яратуын яшерми, ошамаса китәр идем, ди. Шәфкать туташының эше җиңел түгеллеген һәркем чамалыйдыр. Ул әле рухи, психологик яктан да бик катлаулы. Авыру кеше – бала кебек, һәркемнең күңеленә хуш килерлек, аны юатырлык сүзләрен табарга, тынычландырырга кирәк. Өлкән яшьтәгеләрне, урын-җир өстендә, реанимация, операция өстәлендә булучыларны бигрәк тә. Училище тәмамлап чыгып, бу эшне аңламаучы, аның авырлыкларына түзә алмыйча ташлап китүчеләр дә юк түгел икән. Хезмәт биографиясен шәһәрнең 7нче хастаханәсендә башлап, бүген Республика клиник хастаханәсендә дәвам иттерүче Ландыш Сабирова үзе сайлаган юлдан тайпылырга, ирешелгәннәре белән тукталырга җыенмый – киләчәктә белемен күтәрү, табиб булу хыялы белән яши. Хәзерге заман шәфкать туташы, алда әйтеп үтелгән кешелеклелек сыфатларына ия булудан тыш, төрле яклап белемле булырга һәм һәрдаим аны күтәрү өстендә эшләргә тиеш. Әлеге һөнәргә нигез салган Флоренс Найтингейл әйткәнчә: «Медицина өлкәсендә һәркөнне яңа нәрсәгә өйрәнеп була». 
– Эшнең җиңеле генә юктыр инде ул, ә күңел биреп, дус-тату коллективта, яхшы мөгамәләдә булган хезмәттәшләр белән эшләве рәхәт, – ди Ландыш.
Балачактан чаңгыда шуган, теннис, волейбол белән шөгыльләнгән кыз хәзер дә актив тормыш рәвеше алып бара, көн саен диярлек өйрәнүләргә йөри, дүрт ел хастаханәнең волейбол командасында чыгыш ясый. Медицина хезмәткәрләре арасында үткәрелә торган төрле спорт ярышларында катнаша. Республика хастаханәләре командалары арасында уздырылган Спартакиадаларда ирешелгән уңышлары да байтак. 


Җитез кеше һәрнәрсәгә дә өлгер инде ул, җае чыгу белән, туган ягына – Әтнәгә ашкына Ландыш. 80 яшьлек бабасын да карашырга, әнисенә дә булышырга кирәк. Мәрхәмәтле һәм игелекле оныгы барлыгына бабасы да шатланып туя алмыйдыр – юкка гына шәфкать туташы булмаган бит ул. Яраткан, күңел җылысын биреп эшләгән эшең булу – үзе бер бәхет инде. Өстәвенә, ул әле башкаларга өмет бирү, җан һәм тән сызлауларын басарга үз өлешен кертә. Шәфкать туташы Ландыш Сабирова сүзләренчә, үзеңнең башкаларга кирәклегеңне тою, ярдәм итә алуың – үзе бәхет. Аңардагы тормышка, кешеләргә булган ярату һәм яктылык дәваланучыларга да, хезмәттәшләренә дә җитәрлек. 

 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Очень добрая,с золотыми руками,грамотная медсестра!Увжаем,ценим!

    Мөһим

    loading