16+

Лаешта пычрак су «дефицит»ка әйләнәчәк

Татарстанның Лаеш районы Чулман белән Идел елгалары кочагына урнашкан. Гаҗәеп матур җирләр.

Лаешта пычрак су «дефицит»ка әйләнәчәк

Татарстанның Лаеш районы Чулман белән Идел елгалары кочагына урнашкан. Гаҗәеп матур җирләр.

– Куйбышев сусаклагычының Лаеш тирәсендәге су киңлеге 43 километр. Районыбыз актив үсештә, ел саен 100 мең квадрат метр торак йортлар һәм биналар тапшырабыз. Лаеш шәһәрендә 857 мең кеше яши, күп фатирлы 57 йорт бар. Канализация суларын чистарту корылмасы 80 процентка тузган иде инде. Пычрак суларның чистарту чокырыннан ташып чыгып, Чулман елгасына агуына нык борчылдык. Татарстан Президентына, төзүчеләргә, республиканың Экология министрлыгына четерекле мәсьәләне уңай хәл итүдәге ярдәмнәре өчен лаешлылар исеменнән зур рәхмәт! – диде Лаеш районы хакимияте башлыгы Михаил Афанасьев 14 мартта яңа чистарту корылмасын ачу тантанасында.

Лаешта чистарту корылмасы 1970 елларда ук төзелгән булган, тимер конструкцияләре тәмам череп беткән.
– Яңа корылма тәүлегенә 450 куб метр канализация суларын чистарта, корылманың әле икенче чираты да булачак. Якын көннәрдә тагын Мамадышта, Базарлы Матакта һәм Алабуга районының Тарловка бистәсендә шушындый ук чистарту корылмалары эшләтеп җибәреләчәк, – диде төзелеш эшләрен гамәлгә ашыручы “Татарстан республикасында газлаштыру, энергиягә сакчыл технологияләр һәм инженерлык челтәрләрен үстерү фонды” дәүләт казна учреждениесе җитәкчесе Җәүдәт Миннәхмәтов.

Республикада дүрт елда гына да 32 чистарту корылмасы сафка бастырылган. Быел тагын биш муниципаль районда канализация суларын чистарту корылмасы төзү башлана.

– Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов экологиягә нык игътибар бирә. Идел елгасы төбен чистарту эшләренә керешәбез. Республикадагы чистарту корылмаларының техник хәлләрен җентекләп тикшереп чыгабыз, шуннан эш фронтын билгеләячәкбез, – диде экология һәм табигый чыганаклар министры Александр Шадриков.

Район башлыгы Михаил Афанасьевның хыяллары зурдан. Столбище, Сокуры, Нармонка, Усад, Октябрьнең 25 еллыгы авылларында, гомумән, барлык зур торак пунктларда чистарту корылмалары төзү, Лаеш шәһәрен канализация челтәре белән тулысынча колачлау ниятләнелә.

Автор фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading