16+

Кызларга ышанма, язгы бозга таянма!

Язгы боз ястык калынлыгы булса да ышанма, дип әйтеп-кисәтеп торсалар да, күп кенә балыкчылар моны колакларына да элми.

Кызларга ышанма, язгы бозга таянма!

Язгы боз ястык калынлыгы булса да ышанма, дип әйтеп-кисәтеп торсалар да, күп кенә балыкчылар моны колакларына да элми.

Үзләре тишкән бәкегә бәйләп куйганнармыни, көннәр буе шуңа текәлеп тик утыралар. Ял көне ни дә, бәйрәм ни аларга. Иртәнге сәгать биштә тору да куркытмый үзләрен. Еш кына саклык чараларын да онытып җибәрәләр. Узган атнада гына да Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Казансу елгасында боз астына төшеп киткән 26 яшьлек егетне коткарган. Алексеевск районының Сакон авылында яшәүчеләр ярдан 150 метр ераклыкта Кама елгасына баткан балыкчы мәетен чыгарганнар. 64 яшьлек ир-ат Казан кешесе булган.

– Көннәр җылытып, язгы кояш ныграк кыздыра башлауга ук, балыкчыларны суга кермәскә өнди башлыйбыз. Өндәп кенә калмыйбыз, таләп итәбез. Язгы боз тиз уалучан була, су астына төшеп киткәнеңне сизми дә каласың. Су объектларында батып үлү очраклары булмасын өчен, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсе 6 апрельдән кешеләр күпләп бозга чыга торган урыннарда вакытлыча коткару постлары эшләячәк. Алар тәүлек буе эшләячәк, – диде Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте вәкиле Марат Рәхмәтуллин.

Оста балыкчы Дамир Сәләхов та бу көннәрдә, балык тотарга ничек кенә кызыкса да, Камага барырга ашыкмый.
– Кызларга ышанма, язгы бозга таянма, диләр. Юка бозга керү бик куркыныч. Хатын да, балаларны да әтисез калдырасың килмәсә, өйдә генә утыр, ди. Сак булырга кирәк, әлбәттә, башны-күзне югалтып чыгып йөгерергә ярамый. Атна-ун көн сабыр итәргә кирәк. Боз астына киткән балыкчылар турында гел ишетеп торабыз. Чынлыкта, балыкчының күңелен балыкчы гына аңлыйдыр. Аны сату өчен дә, ашау өчен дә түгел, күңел өчен тотабыз. Ул бер чир кебек. Буш вакыт чыгуга, күңел кыбырсына башлый. Анда җыенып чыгып китү – үзе бәйрәм. Көннең үткәне сизелми дә. Әй, балыкчы булмагач, сез мине барыбер аңламаячаксыз, – дип көлдерде ул мине.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы статистикасы буенча, ел саен яз көне су астына 500 кеше китә. Белгечләр әйтүенчә, бозга кергәндә, үзең белән таяк алырга кирәк. Аның белән бозга суккалап алгач, шул урында су чыкса, аннан тизрәк китегез. Бер боз кисәгендә берничә кеше җыелып торырга тиеш түгел. Берничә кеше булганда, алар бер-берсеннән биш-алты метр ераклыкта барырга тиеш. Бозда сикерергә яки йөгерергә ярамый. Караңгы вакытта бозга бөтенләй кермәгез. Төнге кыраудан соң боз каты һәм ышанычлы тоела, әмма иртән аңа алданып керергә ярамый. Көндез ул бик тиз эри. Юка бозга кергән очракта, аннан кире чыкканда, аягыгызны шудырып, боздан алмыйча гына чыгыгыз.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

ФОТОРЕПОРТАЖ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading