16+

Кызларга тәмәке тартуны тыярга?!

Тәмәке тартучылар подъездларны, төпчекләр атып, чүп оясына әйләндерде. Тәмәке исе, төтене фатирларга үтеп керә. Кайберәүләр хәтта тәмәке төпчеген балконнан гына ыргыта. Сүндерелмәгән сигарет янгынга да сәбәпче булырга мөмкин. Күпме ирләребез шул «шайтан таягы»ннан кырыла.

Мин Казанда ветераннар клубы ачкач, килүчеләрнең 90 проценты хатын-кызлар иде. Барысы да – совет чоры балалары. Күбесе ялгыз. Ирләре эчкән-тарткан, 50-65 яшендә үк дөнья белән хушлашкан. Шөкер, хәзер күп яшьләр дин юлына басалар, сәламәт яшәү рәвеше алып баралар. Кызганыч, әмма кызлар арасында тәмәке тартучылар шактый. Куркыныч күренеш. Сәламәтлек саклау министрлыгы булачак аналарга тәмәке тартуны катгый тыйсын иде.
Халыкның сәламәтлегенә тәмәке төтене зыян сала. 2013 елда җәмәгать урыннарында, дәүләт оешмаларында, балалар мәйданчыкларында, подъездларда, баскыч мәйданчыкларында тәмәке тартуны тыйган закон кабул ителгән иде. Аны контрольдә тотарга кирәк. Закон чыгару белән генә түгел, аның үтәлешен дә күзәтеп торырга кирәк бит.

Рафаэль Сальмушев, Казан.
Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading