16+

Кыздырган йомырка белән тавык ашы пешерү ЫСУЛЫ

Аның өчен 300 гр тавык түше, 3 йомырка, 1 кишер, 1 суган, 2 бәрәңге, тоз, борыч, үсемлек мае кирәк.

Кыздырган йомырка белән тавык ашы пешерү ЫСУЛЫ

Аның өчен 300 гр тавык түше, 3 йомырка, 1 кишер, 1 суган, 2 бәрәңге, тоз, борыч, үсемлек мае кирәк.

Тавык түшен салып шулпа пешерәбез. Ул арада үсемлек маенда вак итеп туралган суган белән эре угычтан уылган кишерне кыздырып алабыз. Пешкән итне суытырга куябыз, аннары шакмаклап турыйбыз. Майлы табада йомырка кыздырабыз, тоз-борыч сибәбез. Суынгач, аны да өй токмачы кебек саламлап турап куябыз. Иң соңыннан шулпага шакмаклап туралган бәрәңгене, кыздырылган кишер белән суганны, итне һәм йомырканы кушабыз. Табынга бирер алдыннан аш өстенә вак итеп туралган яшел тәмләткечләр сибәсе була.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading