16+

Кышкы киемнәрне саклау буенча КИҢӘШЛӘР

Туныгызны балконда сакламагыз, йоны кибеп, сына башларга мөмкин.

Кышкы киемнәрне саклау буенча КИҢӘШЛӘР

Туныгызны балконда сакламагыз, йоны кибеп, сына башларга мөмкин.

Мех киемнәрне төреп сакламагыз. Тун эленеп кенә торырга тиеш.

Трикотаж киемнәрне, киресенчә, элгечтә сакларга кирәкми, югыйсә алар сузылачак.

Күн һәм мех киемнәрне полиэтилен пакетка салмагыз. Махсус чехоллар булмаса, иске җәймә кулланыгыз. Ак төстәге мехны караңгы төстәге чехолга тыгыгыз. Ул саргаюдан саклый.

Мех әйберләрне айга бер тапкыр карап, җилләтеп торыгыз. Кичкә шкаф ишеген ачык калдырсагыз да була.

Аларны саклау өчен элек нафталин кулланганнар, әмма исе бик яман булгач, күпләр аның урынына чехолга кипкән дәфнә яфрагы яки әфлисун кабыгы, лаванда салып калдыра. Көя күбәләге типография буявы исен дә яратмый, диләр, шуңа да киштәләргә гәҗит тутырып куегыз.

Күн итекләрне киптереп, крем сөртеп куегыз. Эченә газета тутырыгыз. Алар саклана торган тартмага кечкенә генә чүпрәк капчыкка тоз салып калдырсагыз да була. Ул үзенә дымны сеңдереп тора.

Күн киемнәрне сабынлы су белән сөртегез, суга нашатырь спирты тамызырга да онытмагыз. Иң соңыннан глицеринлы чүпрәк белән корытыгыз. Нечкә күннән тегелгәннәрен сөткә манылган чүпрәк белән сөртегез.

Кайры тун (дубленка) яки күн киемнәрнең элгече зур булмасын. Үз җилкә үлчәменә туры килгәнен сайлагыз.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading