16+

Кырым күпере ачылды: җәйге ял бәяләре артмасмы?

Бүген күптән көтелгән Кырым күпере ачылды. Аны ачу тантанасында Россия Президенты Владимир Путин катнашты. Самосвал руле артына үзе утырып, иң беренче булып күпердән ул йөреп карады.

Кырым күпере ачылды:  җәйге ял бәяләре артмасмы?

Бүген күптән көтелгән Кырым күпере ачылды. Аны ачу тантанасында Россия Президенты Владимир Путин катнашты. Самосвал руле артына үзе утырып, иң беренче булып күпердән ул йөреп карады.

Көньякка машина белән ялга барырга теләүчеләр бүген үк Керчь бугазы аша йөри ала. Элек исә ил халкы паром белән генә бара ала иде. Күпер быелның декабрь аенда ачылырга тиеш, әмма төзүчеләр бу эшне тизләтте, күпер ярты елга иртәрәк ачылды.  

Шушы гасыр эчендә Кырым күперен берничә тапкыр төзергә омтылыш булган. Кырым Россиягә кушылганнан соң гына аны төзеп чыга алдылар. 227,92 млрд сумга төшкән Кырым күперенең озынлыгы – 19 чакрым. Ул Россиядә генә түгел, Европада да иң озын күпер санала. Трасса Таман ярымутравыннан башланып, Тузла утравы аша уза һәм Керчь бугазын кисеп үтеп, Кырым ярына килеп чыга. Күпер диңгез өстеннән 35 метр биеклектә урнашкан. Күпер өч төрдәге җиде мең субай өстендә тора. Аларның кайберләренең диаметрлыра 1,5 метрны тәшкил итә. кайбер субайлар суга 105 метр тирәнлектә батырылган. Күпер юлына 11 см калынлыктагы ике кат асфальт түшәлгән.

Автотуристлар өчен Кырымга бару юлы өстендә авыл хуҗалыгы продукцияләрен сата торган вакытлыча базарлар һәм ял итү урыннары ачылачак. Шулай ук машина юллары карталарын әзерләп куячаклар.
Кырым республикасының Курортлар министрлыгы Кырым күпере аша баручы автотуристларга үзенең тәкъдимнәрен дә җиткерә, дип яза regnum.ru. Аерым алганда, Батальное – Каменское – Владиславовка – Первомайское авыллары маршруты буенча Феодосия шәһәрен урап үтә торган юлны кулланырга киңәш итәләр. Кырымның көнбатышы: Саки, Евпатория, Черноморское, Раздольноега тизрәк барып җитү яки кайту өчен Джанкой трассасы буенча урап үтү юлын кулланырга кирәк. Әлеге трассаны 1 июньдә ачарга нитялиләр. Машина йөртүчеләр өчен махсус юл һәм навигаөия билгеләре куелачак.

Белгечләр, күпер ачылу белән бәйле рәвештә, бу сезонда туристларның артуын гөманлый. Кырымдагы кунакханәләрне, узган елгы шушы чор белән чагыштырганда, 10-20 процентка күбрәк броньлаганнар. Шул ук вакытта белгечләр Краснодар крае курортларына бәяләр артачагын да кисәтә.
Кырымда ял итүче туристларның саны киләсе елга тагын да артачак. Бу Кырым күпере аша тимер юл ачылу белән бәйле.

Фото: rbk.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading