16+

«Ксения Собчакның татар телен саклап калуына сез ышанасызмы?»

Федераль программалар кысаларында Татарстанга 2016 елда – 72 миллиард, ә 2017 елда 86 миллиард сум акча күчерелгән. Россия Дәүләт Думасының милләтләр эшләре буенча комитеты рәисе Илдар Гыйльметдинов журналистлар белән очрашуында әйтте моны.

«Ксения Собчакның татар телен саклап калуына сез ышанасызмы?»

Федераль программалар кысаларында Татарстанга 2016 елда – 72 миллиард, ә 2017 елда 86 миллиард сум акча күчерелгән. Россия Дәүләт Думасының милләтләр эшләре буенча комитеты рәисе Илдар Гыйльметдинов журналистлар белән очрашуында әйтте моны.

– Татарстан федераль программаларның барысында да актив катнаша. Төзү һәм төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк, республикага шул күләмнәрдә акча биреләчәк, – диде ул.

Депутат Дәүләт Думасының көзге сессиясендә каралган эшләргә тукталды. Ялган алкоголь продукциясе җитештерүчеләргә һәм сатучыларга хәзер инде җинаять эше үк кузгатыла. Юридик һәм физик затларга бу төрдәге эшчәнлекләре өчен зур штрафлар салына. Муниципаль берәмлекләр тәкъдиме буенча, физик затлардан салымнарны 1 октябрьгә кадәр җыю тәртибен гамәлгә кую уйланыла. Хәзергә бу срок – 1 декабрь. Муниципалитетлар салым табышын декабрьдә генә ала, шул сәбәпле аны Яңа елга кадәр нәтиҗәле файдалану өчен вакыт аз кала икән.

– Авылларда үзара салым акчасын җыю каршылыкларга очрый иде, – ди Гыйльметдинов. – Әйтик, акчаны бер авыл– юл төзелешенә, ә икенче авыл – чишмәне карауга, ә өченче авыл зиратны төзекләндерергә тотарга тели. Шушы өч авылны берләштергән җирле үзидарә җыелган акчаны, мәсәлән, юл төзелешенә генә күчерә. Беренче авыл моңа каршы, чөнки анда инде юл бар. Бу мәсьәлә көйләнелде, хәзер инде һәр авыл үзара салым акчасын нинди эшкә тотачагын үзе хәл итә. Дәүләт тә башкара төзү-төзекләндерү эшләрен. Ләкин үзара салым да отышлы чара. Авыл халкы җыйган акчаның һәр сумына дәүләт дүрт сум өсти. Мин үзем дә авылда үзара салым җыйганда акча бирәм. Авылдагы теге яки бу эшне тизрәк башкару мөмкинлеге бу ләбаса. Безгә әле «Бистә» программасын җанландыру зарур. Казан бистәләрендә дә үзара салым тәртибен рәхәтләнеп кулланып булыр иде.

Мәктәпләр, балалар бакчалары, авыл клублары һәм медпунктлары төзелеше, шулай ук ишегалларын һәм паркларны төзекләндерү программаларына «Бердәм Россия» сәяси партиясе теләктәшлек күрсәтә, бу юнәлешләрдә эш дәвам итәчәк.

Татар теле турында да сүз кузгалмый калмады, әлбәттә. Илдар Гыйльметдинов укытучылар әзерләүгә, укыту алымнарын камилләштерүгә игътибарны көчәйтү зарурлыгын аерым басым ясап әйтте. Дәреслекләр бастыруда федераль үзәкнең булышлыгы кирәк. Россия Дәүләт Думасында милли телләр буенча парламент тыңлаулары әзерләнә.

– Ксения Собчакның татар телен саклап калуына сез ышанасызмы? – диде бер журналистның соравына каршы Илдар Гыйльметдинов. – Юк. Собчакның буш сүзләре, пиар кампаниясе генә бу. Безгә бернинди Собчаклардан, Сидоровлардан, Баһавиевлардан ярдәм көтәргә кирәкми, тел мәсьәләсен үзебезгә хәл итәргә кирәк.

Фото: 24smi.org

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Собчакнын (Ксениянен) кысылмаган жире юк, ана сайлаучыларны yз ягына ауыштыру очен кылана инде.

    Мөһим

    loading